[1] Ярдәмгә чакырып кара, җавап бирүче табылырмы? Изгеләрнең кайсысына мөрәҗәгать итәрсең икән?
[2] Ахмакны ярсучанлыгы харап итәр, беркатлыны көнчелеге үтерер.
[3] Мин күрдем ки, аңгыраның тамырлары тирәнәеп өлгерми, көтмәгәндә йортына ләгънәт ябырылып төшә.
[4] Балаларына ярдәмгә килүче булмас, шәһәр капкасы төбендә дәгъвалары юкка чыгар, һәм берәү дә аларны якламас.
[5] Җир уңышын аның ачлар ашар, хәтта тигәнәк арасында үскәнен дә аерып алырлар, ә ачкүзләр аның байлыгын талар.
[6] Бәла җир астыннан үзе шытып чыкмый, кайгы кырда үзе үсми.
[7] Ут чаткысының һавага очуы хак булган кебек, адәм баласының хәсрәт чигәр өчен тууы хактыр.
[8] Әмма синең урыныңда мин булсам, Аллаһыга ялварыр идем, үз эшемне Аллаһыга тапшырыр идем.
[9] Ул кылган гамәлләр бөек, акыл ирешмәслек, могҗизаларының исәп-хисабы юк.
[10] Җир йөзенә Ул яңгыр яудырыр, кырларга дым иңдерер;
[11] кимсетелгәннәрне югары күтәрер, зарлыларны хәвефсез юлга чыгарыр.
[12] Аллаһы хәйләкәрләрнең ниятләрен бозар, һәм аларның кулларыннан уңыш китәр;
[13] Йомры башларның хәйләсен Ул үзләренә каршы кулланыр, һәм мәкерлеләрнең ниятләре юкка чыгар.
[14] Аларны көпә-көндез караңгылык чорнап алыр, көн уртасында, төндәге кебек, капшанып кына йөрерләр.
[15] Фәкыйрьләрне Аллаһы кылычтай үткен сүзләрдән коткарыр, куәтлеләрнең каты кулыннан азат итәр.
[16] Шуңа күрә кимсетелгәннең өмете бар – гаделсезлекнең авызы томаланыр.
[17] Аллаһының нәсыйхәтен алганнар бәхетледер! Шуңа күрә Кодрәт иясенең үгетләрен кире какма!
[18] Ясаган җәрәхәтен Ул Үзе үк бәйләп куяр; Ул сугар, ләкин Аның кулы савыктырыр да.
[19] Ул сине алты бәла-казадан коткарыр, җиденчесенең дә зыяны тимәс сиңа.
[20] Кытлык килгәндә, Ул сине – ач үлемнән, сугышта кылычтан йолып алыр.
[21] Тел камчысы сиңа үрелеп җитмәс, бөлгенлек килсә дә курыкмассың.
[22] Бөлүгә дә, ачлыкка да син көлеп кенә карарсың, ерткыч җанварлар да сиңа куркыныч тоелмас.
[23] Басудагы ташлар сиңа комачау итмәс, кыр җәнлекләре белән татулыкта яшәрсең.
[24] Чатырыңда иминлек булуын белерсең, малларыңны барлаганда, һичнәрсәнең югалмавын күрерсең.
[25] Нәселеңнең ишлелеген, бала-чагаңның кырда үскән үлән санынча күп булуын күрерсең.
[26] Үз вакытында җыеп бәйләнгән иген көлтәсе кебек, олы яшькә җиткәч дөнья куярсың.
[27] Менә нәрсәләр ачыкладык без – шулай, һәммәсе дөрестер! Колак салып тыңла да үзеңә сабак ал».