[1] Шулчак давыл эченнән Әюбкә Раббы болай диде:
[2] «Ир бул, билеңне кысыбрак бу! Мин сорыйм синнән, ә син аңлатып бир.
[3] Син шулай итеп Минем хөкемне юкка чыгарасыңмы, үзеңне аклар өчен, Мине гаеплисеңме?
[4] Синең кулыңның куәте Аллаһыныкы кебекме?! Тавышың, Аныкы сыман, күк күкрәвенә тиңме?!
[5] Алай икән, үзеңне мәһабәт вә бөеклек белән бизә, дан вә шөһрәткә төрен.
[6] Ачу-ярсуыңа ирек бир, һәр тәкәббергә кара да буйсындыр аны,
[7] һәр тәкәббергә кара да тез чүктер, ә яманнарны басып торган урынында таптап из!
[8] Битләренә кәфен ябып, табутка сал, барысын бергә җиргә күм.
[9] Шул чагында Мин Үзем үк сине мактармын, уң кулың сине коткара, диярмен!
[10] Әнә, бегемотка кара: аны да, сине дә Мин бар иттем! Ул, үгез сыман, үлән белән туклана.
[11] Ботларының ныклыгына кара син аның, корсагының көчле мускулларына кара;
[12] аның койрыгы эрбет агачыдай нык, ботларындагы сеңерләре үрелгән кебек;
[13] аякларын бакыр торбалар дип белерсең, кабыргалары тимерчыбык сыман.
[14] Аллаһы башкарган эшләрнең иң мәһабәте ул; Яратучысы гына аңа Үзенең кылычын күтәрә ала.
[15] Ризыкны аңа киек җәнлекләр йөгерешеп уйнап йөргән таулар бирә.
[16] Саз камышлыгында качып ята ул, лотослар арасында ял итә;
[17] лотослар күләгәсе каплап тора аны, тирәсендә – инеш таллары.
[18] Менә аңа ташкын сулар ургыла – ул селкенеп тә карамый, авызына Үрдүн суы ташып керсә дә – ул тыныч.
[19] Аны эләктереп алган берәү бармы?! Кем аның борынына ыргак кигертә алыр?
[20] Ә Ливьятанны кармакка тота аласыңмы?! Бау белән телен бәйләп куя аласыңмы?!
[21] Борынына аркан кигертә, теш казнасын ыргак белән тишә аласыңмы?!
[22] Ул синнән кат-кат ялварып сорармы, назлы сүзләре белән йомшартырга тырышырмы?!
[23] Мәңге колың булырга синең белән килешү төзерме?!
[24] Кошчык белән уйнагандай, аның белән уйнарсыңмы, кызларыңа бер кызык булыр дип, бәйгә куярсыңмы?!
[25] Балыкчылар аның өчен сатулашырмы, сәүдәгәрләргә аны бүлеп бирерме?!
[26] Ыргаклы сөңге белән аны тишә, балыкчы чәнечкесе белән башын чәрдәкли алырсыңмы?!
[27] Кагылып кына кара – кабат аңа кул сузмассың һәм ул сугышны гомереңдә оныта алмассың!