Skip to content
Opens in a new window

[1] Тау кәҗәләренең кайчан бәти китерергә тиешлеген беләсеңме, боланның бала тудырганын күзәткәнең бармы?!

[2] Аларның ничә ай йөкле булып йөрүләрен син санап барасыңмы, яңа токым китерер,

[3] җиргә чүгәләп бала тудырыр, йөкләреннән арыныр вакытларын беләсеңме?!

[4] Аларның балалары кырда үсеп көч җыя, ә аннары көтүдән китә һәм әйләнеп кайтмый.

[5] Кыргый ишәкләрне иреккә кем җибәрде, аларның тышавын кем чиште?

[6] Аларны чүлгә Мин җибәрдем, тозлакны аларның утлавы иттем!

[7] Шәһәр ыгы-зыгысы алар өчен көлке бер нәрсә генә, куалап баручының тавышы да алар өчен ят нәрсә.

[8] Ашарга яраклы үлән эзләп, таудан-тауга йөри алар.

[9] Кыргый үгез сиңа хезмәт итәрме, синең утлыгың кырыенда төн кунармы?

[10] Син аны, җигеп, буразна салырга кертә алырсыңмы, синең арттан үзәндәге басуны сөреп барырмы ул?!

[11] Аның көч-куәтенә таяна алырсыңмы, аңардан эшеңне эшләтә алырсыңмы?!

[12] Аның кире әйләнеп кайтуына шикләнмәссеңме, җыйган уңышыңны ындыр табагына илтерме ул?!

[13] Тәвә кошы канатларын шатланып каккалый, тик аның мамык-каурые ләкләкнеке белән тиңләшә алмый.

[14] Кайнар тузанда ятып җылынсыннар өчен, ана тәвә кошы күкәйләрен җирдә калдырып китә,

[15] кемдер аларны таптап үтәр, кыргый җәнлек сытып китәр, дип уйлап та карамый.

[16] Үзенең кошчыкларына ул каты бәгырьле – әйтерсең лә, алар читләр, бөтен тырышлыгы юкка чыгар, дип тә курыкмый,

[17] чөнки Аллаһы аңа акылдан өлеш чыгармаган, аң-зиһен белән бүләкләмәгән.

[18] Ләкин ул торып чаба башласа, атны да, җайдакны да узып көлкегә калдыра!

[19] Синме атка көч бирдең, муенын ял белән урап алдың,

[20] саранча кебек чабарга өйрәттең?! Аның кешнәве нинди куркыныч!

[21] Сөенә-сөенә тоягы белән җиргә бәрә ул, куәтенә сыеша алмыйча сугышка атыла.

[22] Дәһшәт янаса да, куркып калмый – көлә генә, кылыч аны туктата алмый.

[23] Сыртындагы җайдакның садагында уклар чыңгылдый, сөңгесе һәм кыска саплы сөңгесе елтырый.

[24] Ашкынып чапкан атның тояклары юлны йота гына; быргы тавышын ишетсә, йөгәнен тотып булмый аның;

[25] быргы кычкыртуга, ул кешнәп җибәрә; гаскәр башлыгының сөрән салуын һәм сугышчыларның үкерүен ишетә ул, сугыш исен әллә кайдан сизеп тора.

[26] Синең кодрәтең беләнме карчыга күккә күтәрелә дә, канатларын җил иркенә куеп, көньякка оча?!

[27] Синең ихтыярың беләнме бөркет күккә атылып менә һәм биектә-биектә оясын кора?!

[28] Кыя башында, тау-таш арасында гомер кичерә ул, шунда төн үткәрә.

[29] Шуннан торып, табышын күзәтә – күзләре гаять үткен аның.

[30] Кошчыкларын кан белән туендыра ул; үләксә кайда булса, ул шунда».

[31] Раббы Әюбкә тагын болай диде:

[32] «Бу бәхәс капчыгы Кодрәт иясен өйрәтмәкче буламы?! Аллаһыга кем тел тидерсә, шул җавап тотсын!»

[33] Шунда Әюб Аллаһыга болай дип җавап кайтарды:

[34] «Мин бер мескенмен! Нәрсә дип җавап бирим Сиңа? Сүзсез калып, кулым белән авызым каплыйм.

[35] Мин бер әйттем инде – башка кабатлап тормыйм, хәтта ике дә әйттем – хәзер исә тынып калам».

Әюб — Chapters