[1] Элиһу болай дип өстәде:
[2] «Аз гына көтеп тор – һәм мин сиңа аңлатып бирермен, Аллаһыны яклап, тагын кайбер нәрсәләр әйтермен.
[3] Фикерләремне ерактан башлыйм, Яратучымның гаделлеген исбатлап бирәм.
[4] Чынлап та, минем сүзләрем ялган түгел, синең каршыңда камил белемле кеше басып тора.
[5] Аллаһы – кодрәтле! Әмма Ул беркемгә дә мыскыллап карамый. Аның көче һәм акылы бөектер.
[6] Яман кешене Ул исән калдырмас, ә мазлумнарга гаделлек белән гамәл кыла;
[7] тәкъвалардан йөзен чөермәс, аларны тәхеткә, патшалар рәтенә утыртыр, күтәрелүләре мәңгелеккә булыр.
[8] Әгәр кеше бәхетсезлек белән богауланган, бәйлелеккә төшкән икән,
[9] димәк, Аллаһы аларның эш-гамәлләренә, тәкәбберлектә кылынган җинаятьләренә ишарәли,
[10] үгет-нәсыйхәтен ишетсеннәр өчен, шулай колакларын ача, гөнаһлардан баш тартырга куша.
[11] Инде тыңласалар һәм Аңа хезмәт итә башласалар, алдагы көннәре – иркен, мул тормышта, калган гомерләре шатлыкта үтәр.
[12] Ә тыңламасалар – юк ителерләр, акыл-зиһенгә ирешмичә һәлак булырлар.
[13] Денсезләрнең йөрәгендә ачу ярсый; Аллаһы аларны богаулап куйгач та, Аңардан шәфкать сорап ялвармыйлар.
[14] Алар яшьли үләләр, тормышлары фәхеш ирләрнекедәй кыска була.
[15] Мазлумнарны исә Аллаһы газап биреп коткара, газап чиккәндә, Үзен ишетсеннәр дип, колакларын ача.
[16] Тарлыктан Ул сине дә киртәләр булмаган киңлеккә чыгарыр иде, өстәлең сый-нигъмәттән сыгылып торыр иде.
[17] Ләкин сине яманнарга тәгаенләнгән хөкем көтә – гадел хөкем куып тотар сине.
[18] Сак бул, байлык сине кызыктырмасын, мул ришвәт сине юлыңнан яздырмасын.
[19] Бөтен егәрең, туплаган бар байлыгың сине бәладән коткарырмы?!
[20] Бөтен халыкларның җир йөзеннән юкка чыгар төнен көтмә!
[21] Бозыклык юлына аяк басудан саклан, газаплар сиңа юкка гына бирелмәгән.
[22] Күрче: Аллаһының куәте никадәр бөек! Аның кебек берәр остаз бармы тагын?!
[23] Ничек эшләргә кирәклеген Аңа кем күрсәткән?! „Син дөрес эшләмәдең“, – дип, Аңа каршы кем әйткән?!
[24] Җырларда макталган Аның изге гамәлләренә мәдхияләр яудырырга син онытма.
[25] Аның эшләрен бар кеше күреп тора, гаҗәпләнеп читтән тамаша кыла.
[26] Шулай, Аллаһының бөеклеген аңлап бетерерлек түгел, Аның гомер хисабы санап бетергесез.
[27] Ул, су тамчыларын бергә җыеп, томаннан яңгыр туплый,
[28] болыттан яңгыр яудыра, кешеләрне ташкын сулар белән күмә.
[29] Болытларның агышын, Аллаһы чатырыннан чыккан күк күкрәү авазларын төшенергә кемнең хәленнән килер?!
[30] Болытларны Ул әнә балкышларга күмә, диңгез тирәнлекләрен караңгылык белән каплап куя.
[31] Халыклар өстеннән Ул менә шул рәвешле хакимлек итә һәм аларга мул итеп ризыгын да бирә.
[32] Аның кул очыннан яшен очып чыга – кайда кушса, шунда яшен суга;
[33] күк күкрәүләр Аның килүен хәбәр итә, хәтта хайваннар да Аның якынлашуын аңлый.