[1] Җавабында Әюб болай диде:
[2] «Сүзләремне игътибар белән тыңлагызчы – ичмасам, шул рәвешле күңелем юансын!
[3] Мин сөйләп бетергәнче түзеп торыгыз, сүземне тәмамлагач исә – көлсәгез көләрсез.
[4] Әллә мин кешеләрдән зарланаммы?! Әллә түземсезләнүем урынсызмы?!
[5] Менә, мине күреп котыгыз алынсын, учыгыз белән авызыгызны каплагыз.
[6] Шул хакта уйлауга – үзем куркып куям, дер-дер килә башлый бөтен тәнем.
[7] Ник яманнар картайганчы тыныч яши, куәтләре артканнан-арта гына бара?
[8] Аларның балалары һәрчак үзләре белән, оныклары да күз алдында.
[9] Аларның йортына куркыныч янамый, Аллаһының хөкем таягы баш өсләрендә тормый.
[10] Аларның үгезләре сыерларны заяга капламый – һәрберсе бозау китерә, бозау салганнары да юк.
[11] Балаларын, сарык бәрәннәре кебек, чабышып уйнарга чыгаралар, кечек сабыйлары да бииләр, сикерешәләр,
[12] шөлдерле барабан һәм гөсләгә кушылып җырлыйлар, курайга кушылып күңел ачалар.
[13] Алар көннәрен шатлык эчендә үткәрәләр, үлеләр аймагына тыныч иңәләр.
[14] Ә бит Аллаһыга болай диләр: „Бездән кит Син, Синең юлларыңны беләсебез килми!
[15] Без хезмәт итәрлек Кодрәт иясе кем ул шулкадәр?! Аңа ялварудан безгә ни файда?!“
[16] Күрегезче: тормышларының муллыгы үз кулларында дип уйлый алар. Яманнарның бу мәкерле уйлары ерак торсын миннән!
[17] Яманнарның шәме еш сүнәме, бәла-каза аларга еш киләме? Ачулы вакытында Аллаһы аларны еш газап чиктерәме?
[18] Җилдә тузгыган салам булырга иде аларга яки өермә очырткан кибәк кебек!
[19] „Аллаһы бит атасына тиешле җәзаны баласына саклап тора“, – дисез. Ләкин бозыклар белеп торсын өчен, җәзаны Ул аларның үзләренә бирсен,
[20] һәлакәтләрен үз күзләре белән күрсеннәр, Кодрәт иясенең ачуын эчсеннәр!
[21] Гомер еллары беткәч, үлгәннән соң, гаиләсенә нәрсә буласын уйлыймыни алар?!
[22] Аллаһыга – хәтта югарыдагыларны Хөкем итүчегә – акыл өйрәтергә мөмкинме?!
[23] Тәне тулып-тулышып торган, сөякләре җелек белән тулган берәү үз көчендә чакта, тынычлыкта һәм уңай-җитеш тормышта үлеп китә.
[25] Ә башка берәү, җаны әрнеп, яшәү ләззәтен татымый да үлеп китә.
[26] Аларның икесе дә бер туфракта янәшә ятар, икесен дә кортлар сырып алыр.
[27] Мин сезнең нәрсә уйлавыгызны, миңа каршы нинди мәкерләр әзерләвегезне беләм.
[28] Әйтерсез: „Зур түрәнең өе хәзер кайда, яманнар яшәгән чатыр кайда?“
[29] Ил гизүчеләрдән сораштырганыгыз, аларның күзәтүләренә колак салганыгыз булмадымы:
[30] явыз бәндә һәлакәт көнендә котылып кала, Раббының ярсулы көне аны читләтеп үтә.
[31] Кем соң аның, күзенә карап, гаебен фаш итәр, кылган эшләре өчен кем җәза бирер?
[32] Үлгәч, гәүдәсен зиратка хөрмәтләп озатырлар, каберенә сак куярлар,
[33] үзән балчыгы аңа йомшак түшәк булыр, артыннан бар кеше озата килер, алдыннан баручыларның да исәбе-хисабы булмас.
[34] Йә, нигә кирәк миңа сезнең буш юатуларыгыз?! Сезнең җавапларыгыз – тоташтан ялгандыр!»