[1] Шуннан Әюб, сүз башлап, дөньяга килгән көненә ләгънәт укыды:
[3] «Мин туган көн, „ир бала яралды!“ дип әйткән төн кырылып китсен!
[4] Ул көн караңгылыкка әйләнсен, Аллаһы аны күкләрдә искә алмасын, таң яктысы аңа нур чәчмәсен.
[5] Караңгылык, үлем сөреме ялмап алсын аны, кара болыт капласын; кояш тотылу аңа дәһшәт салсын.
[6] Куе караңгылык чорнап алсын ул төнне – ел көннәре исәбендә саналмасын, айлар исәбенә дә кермәсен.
[7] Аһ, ул төн кысыр булсын, сөенеч авазлары ишетелмәсен.
[8] Көннәрне каргый алырдай, Ливьятанны уятырдай көче булган сихерчеләр мин туган көнне ләгънәт укып каргасын.
[9] Ул төнне таң йолдызларын караңгылык капласын; төн, зарыгып көтсә дә, таң нурларын күрә алмасын,
[10] чөнки ул төн әнкәм карынын капламады, күзләремне кайгы-хәсрәттән сакламады.
[11] Никләргә мин үле булып тумаганмын, һәм тугач та, никләр генә үлмәгәнмен?
[12] Нигә мине, тугач, тезләренә алдылар, нигә миңа күкрәк сөте имезделәр?
[13] Хәзер менә үлем йокысы белән йоклар идем, тыныч булыр иде миңа
[14] сарайлары җимерелгән патшалар һәм аларның мәслихәтчеләре белән янәшәдә,
[15] алтын җыйган, йортларын көмеш белән тутырган түрәләр арасында.
[16] Күмәрләр иде мине үле туган бала кебек, якты дөнья күрергә өлгермәгән сабый кебек.
[17] Яманнарның ярсулары басыла анда, арып-талчыкканнар анда җаннарына ял ала,
[18] тоткыннар да иркен сулап куя анда, ишетелми сакчыларның янаулары аларга.
[19] Анда кечек тә, бөек тә тигездер, анда кол да хуҗасыннан азаттыр.
[20] Ник бирергә газап чигүчегә якты көн?! Җаны кыйналганга яшәү ник кирәк?!
[21] Үлем көтә алар, ләкин үлем күренми, хәзинә эзләгәннән дә тырышыбрак эзли алар үлемне;
[22] кабер читенә баскач тантана итә, шатлык-сөенеч кичерә алар.
[23] Андый кешенең барыр юлы караңгы, һәр тарафына Аллаһы киртә куя аның.
[24] Аһ-зарларым бүген – минем икмәгем, газаплы ыңгырашуларым сулар кебек түгелә.
[25] Ни-нәрсәдән курыксам – шулар төште башыма, ни-нәрсәдән өркенсәм – барысы килде каршыма.
[26] Тынычлык, ял һәм иминлек юк миңа, гасабилык биләп алды күңелемне».