[1] Яшәүдән гайрәтем чикте, кайгыларымны түгим әле, җаным ачыргаланудан сөйлим әле.
[2] Аллаһыга әйтермен: хөкем чыгарырга ашыкма! Нәрсәдә гаеплисең Син мине?
[3] Мине җәберләвең шулай бик яхшы дисеңме?! Үз кулларың белән яратканны кире кагып, яманнарның мәкерен хуплавың әйбәт нәрсәме?!
[4] Әллә Синең дә күзләрең гади кешенеке сыманмы?! Син дә дөньяга кешеләр кебек карыйсыңмы?!
[5] Әллә Синең көннәрең аларның көннәре кебекме?! Елларың адәм затыныкы кебек кыскамы?!
[6] Шуның өченме син миннән гаеп эзлисең, гөнаһ табарга телисең?
[7] Син минем гаепсез икәнемне, Синең куеныңнан берәүнең дә коткара алмаячагын беләсең.
[8] Синең кулларың мине бар итте, әвәләде, хәзер, кире уйлап, мине юк итәргә телисеңме?
[9] Исеңдәме: Син мине балчыктан әвәләп бар иткән идең, инде янә туфрак хәленә кайтарасыңмы?
[10] Мине яратканда, савытка сөт салган кебек, эремчек итеп куерткан Син түгел идеңме?!
[11] Син мине, ит һәм тирегә төрендереп, сөяк, сеңерләргә кушып тукыдың.
[12] Миңа тормыш бирдең, мәрхәмәтле булдың; мине кайгыртып, рухымны саклап тордың.
[13] Ләкин йөрәк түреңдә башка нәрсә дә яшеренгән булган икән, мин беләм, Синең ниятең шундый булган:
[14] мине күзәтеп торырга һәм, әгәр гөнаһ кылсам, гаебемне җәзасыз калдырмаска.
[15] Әгәр гаепле икәнмен – беттем мин! Ә инде гаепсез икәнмен – анда да башымны күтәрә алмамын; кимсетүләрдән гарыкмын һәм кайгылардан исерекмен.
[16] Башымны гына күтәрәмен – арыслан кебек ташланасың, янә миңа каршы дәһшәтле көчеңне күрсәтәсең:
[17] миңа каршы яңа шаһитлар табасың, ачуыңны һаман ныграк кабартасың, һөҗүм арты һөҗүм оештырасың.
[18] Ник Син мине ана карыныннан бу дөньяга китердең? Тумас борын, беркем күрмәгән килеш үлгән булсам, яхшырак булыр иде –
[19] ана карыныннан туп-туры кабергә күчеп, мин бөтенләй дөньяга килмәгән дә кебек булыр идем.
[20] Көннәрем санаулы гына – калдыр мине, аз гына хәл алырга мөмкинлек бир.
[21] Мин бит тиздән караңгы, үлем сөременә чумган, мәңге әйләнеп кайтмаслык илгә –
[22] дөм караңгылык, үлем сөреме баскан, яктылык та кара булып тоелган җыйнаксыз-таркау илгә китәм».