[1] Җавабында Әюб болай диде:
[2] «Әгәр минем хәсрәтемне үлчәп карасаң, бизмәннәргә салсаң бар кайгымны –
[3] диңгез комыннан да авыррак тартыр иде ул. Шуңа күрә сүзләрем өзек-төтек!
[4] Кодрәт иясенең уклары кадалгандыр тәнемә, рухым эчә агуын шуларның, Аллаһының барча дәһшәтләре миңа каршы юнәлгән.
[5] Җәйләүдәге ишәк кычкырырмы, анда үлән җитәрлек булса?! Арандагы сыер мөгрәрме, алдында ашарына булса?!
[6] Тозсыз ашның тәме бармы әллә?! Йомырка агының тәме булырмы?!
[7] Күңелем һич кабул итми, хәтта кагыласым килми, андый аш күңелне болгата!
[8] Аһ, теләгем кабул булса иде, Аллаһы өметемне акласа иде –
[9] юк итәргә теләп мине, тәвәккәлләп, күтәрсә иде дә кулын, гомер җебемне өзсә иде!
[10] Шунда миңа бер юаныч булыр иде, туктаусыз газап чиккәндә дә куаныр идем. Чөнки бит мин Изге Затның сүзеннән чыкмадым!
[11] Өметемне өзмәс өчен, кайдан куәт алыйм? Гомеремнең азагы нинди булыр, ничек түзеп торыйм?
[12] Минем көчем таш кебек ныкмы?! Гәүдәм әллә бакырданмы минем?!
[13] Бу чарасыз хәлләр эчендә ярдәм итәрлек көч бармыни соң минем үземдә?
[14] Хәтта Кодрәт иясеннән куркуны оныткан кешегә дә дусларының мәрхәмәте кирәк.
[15] Минем дуслар инеш кебек ышанычсыз, суы агып беткән ермакка охшаш:
[16] язгы ташудан ул болганчыкланыр, кар суларыннан ташкынга әверелер;
[17] челлә җиткәч, тынычланып, суы юкка чыгар, кызудан елга үзәне кибеп калыр.
[18] Кәрваннар, су эзләп, юлларыннан язар, чүлдә каңгырып йөреп, шунда һәлак булыр.
[19] Тейма кәрванчылары су эзләп йөрер, Шеба сәүдәгәрләре су табылыр дип өмет итәр.
[20] Ләкин аларның көткәннәре акланмас, коры елга үзәненә килеп җитәрләр дә котлары очар.
[21] Хәзер сез дә минем өчен шулай ышанычсыз булдыгыз: хәлемне күреп куркып калдыгыз.
[22] Мин сездән нинди дә булса бүләк сорадыммы?! „Минем хакка байлыгыгыздан өлеш чыгарыгыз“, – дидемме?!
[23] „Дошман кулыннан коткарыгыз мине“ яки „Йолым түләп, рәхимсез бәндәләрдән азат итегез“, – дип әйттемме?!
[24] Аңлатыгыз миңа, һәм мин тынып калырмын, күрсәтеп бирегез: нәрсәдә минем ялгышым?
[25] Хак сүздән дә каты нәрсә юктыр, тик сезнең шелтәгез нидән гыйбарәт соң?
[26] Сез бары шелтәле сүзләр генә уйлап таба аласызмы? Гаҗиз кешенең ялваруы сезгә – искән җил тавышы гынамы?
[27] Сез ятимне жирәбә салып бүлешәсез, дустыгызны сатып җибәрергә әзерсез.
[28] Борылып карагыз әле миңа – күзегезгә карап алдаша алыр идемме мин?
[29] Хаталанмас өчен, акылыгызга килегез, шикләнмәгез, хак исемемә әле тап төшмәгән.
[30] Авызымнан әллә ялган сүз чыктымы – телем явызлык тәмен сизми дисезме?!