Skip to content
Opens in a new window

[1] Нагамалы Софар болай дип сүз башлады:

[2] «Сүз куертучыга каршы әллә җавап юкмы?! Кем бик шома сөйли, әллә шул хаклымы?!

[3] Син сафсата сатканда, башкалар тынып торсынмы?! Мыскыл иткәндә, сине туктатырлык адәм юктыр дисеңме?!

[4] Син әйтәсең: „Мин дөрес фикер йөртәм һәм Аллаһы каршында пакь-чистамын“, – дип.

[5] Аллаһы, телгә килеп, сиңа җавап бирергә теләсә иде,

[6] сиңа зирәклекнең серләрен ачып салса иде! Чөнки чын зирәклек күпкырлы бит. Аңла: Аллаһы гөнаһларыңның кайберләрен күрми калырга булды.

[7] Аллаһының тирән серләренә төшенә аласыңмы?! Кодрәт иясенең бөеклеген белеп бетерә аласыңмы?!

[8] Ул бөеклек күкләрдән дә югарырак – син нәрсә генә эшли аласың? Үлеләр аймагыннан тирәнрәк – син нәрсә белә аласың?

[9] Җир йөзеннән дә озынрак, диңгездән дә киңрәк.

[10] Әгәр Ул, килеп, зинданга ябып куйса, мәхкәмә җыйса – Аны кем туктата алыр?!

[11] Ялганчыларны белә бит Ул: гөнаһ күргәч, игътибарсыз калдырырмы?!

[12] Кыргый ишәк кешегә әйләнергә мөмкин, әмма ахмакка беркайчан акыл кермәс.

[13] Әгәр син йөрәгеңне Аллаһыга юнәлтсәң һәм, ялварып, кулыңны Аңа сузсаң,

[14] кулыңны пычраткан бозыклыкны ташлый алсаң һәм өеңдә гаделсезлеккә юл куймасаң –

[15] шул чагында оялмыйча йөзеңне күтәрә алырсың, курку белмичә аягыңда нык басып торырсың.

[16] Шул чагында бар кайгыларың онытылыр, агып киткән сулар кебек тоелыр алар сиңа.

[17] Тормышың көндезге нурдан да яктырак булыр, караңгылык таң белән алышыныр.

[18] Алда өмет күреп тынычланырсың, тирә-юнең хәвеф-хәтәрсез булып, тыныч йокларсың.

[19] Ятарсың тыныч – берәү дә сиңа янамас; һәм бик күпләр илтифатыңны эзләп килер.

[20] Ә яманнарның күзе томаланыр, алар сыеныр урын таба алмас, аларның бар өмете – соңгы сулышны алып үлеп китү».

Әюб — Chapters