Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуахлы Билдад исә җавабында болай диде:

[2] «Кайчан бетәр сүздән бау ишүләрегез? Әүвәл уйлашыгыз – аннан сөйләшербез.

[3] Нигә соң әле хайванга әйләнергә һәм синең күзеңә томана булып күренергә?

[4] Син ачудан өзгәләнәсең – синең хакка әллә җир йөзе бушап калсын да, кыяташлар үз урыныннан кузгалсынмы?

[5] Яман кешегә якты ут та сүнә, аның утыннан хәтта очкын да калмый,

[6] чатырыннан яктылык китә, шәмдәлдәге уты да сүнә.

[7] Адымнарының куәте кими аның, уй-ниятләре үз башына җитә.

[8] Үз аягы белән тозакка барып керә ул, ау ятьмәсенә үзе килеп баса.

[9] Үкчәсен кыл тозак эләктереп ала аның, гәүдәсен элмәк кысып тота.

[10] Яшерен ау җебе сагалый аны, сукмагында капкын көтеп тора.

[11] Һәрьяклап дәһшәт яный аңа, эзенә басып куа килә.

[12] Бәла аны тотып йотарга тели, һәлакәт аның абынганын көтеп тора.

[13] Аның тиресе чиргә азык булыр, тәнен үлем зәхмәте йотар.

[14] Аны имин чатырыннан йолкып алырлар да дәһшәтләр патшасы каршысына алып китәрләр.

[15] Аның чатырын ут ялмап алыр, йортына күкерт коелыр.

[16] Астан аның тамырлары корыр, өстән ботаклары шиңәр.

[17] Җирдә аны хәтерләүче калмас, урамда исемен дә телгә алучы булмас.

[18] Яктылыктан караңгыга куып чыгарырлар аны, җир йөзеннән сөрерләр.

[19] Үзеннән соң халкы арасында ни баласы, ни токымы калмас, беркеме дә калмас яшәгән җирендә.

[20] Аның язмышын ишетеп, көнбатыштагыларның коты очар, көнчыгыштагыларны да тирән курку биләп алыр.

[21] Явызларның тораклары белән һәрчак шулай булыр, Аллаһыны танымаган кешенең язмышы шул булыр».

Әюб — Chapters