Skip to content
Opens in a new window

[1] «Әйе, көмеш шахталары бар, алтынны юып таба торган урыннар бар.

[2] Тимерне – җирдән казып, бакырны мәгъдән эретеп табалар.

[3] Кешеләр караңгылыкны чигендерәләр, таш эзләп, дөм караңгылык хөкем сөргән тирәнлекнең төпкеленә үтеп керәләр;

[4] адәм заты яшәмәгән урыннарда мәгъдән коелары казыйлар, һичкем аяк басмаган ерак җирләрдә, шул коеларда, бауларда асылынып эшлиләр.

[5] Менә, икмәк үстерә торган җир тирәндә-тирәндә утта эрегән сымандыр;

[6] андагы ташларда зәңгәр якутлар яшеренгән, алтын бөртекләре сибелгән.

[7] Шунда илтүче юлны ерткыч кошлар белми, лачынның күзе аны күрә алмый;

[8] анда кыргый җанвар да йөрмәгән, арыслан да аяк басмаган;

[9] ә кешеләр таш кыяларга кулын күтәрә, тауларны төбе-тамыры белән әйләндереп ташлый;

[10] тау-ташлар арасында канаулар казый, һәм аларның күзе барча шул хәзинәне күрә;

[11] елга суларына алар буалар кора һәм яшерен хәзинәләрне дөнья йөзенә чыгара.

[12] Ә зирәклек каян табыла соң, зиһеннең чыганагы кайда?

[13] Аңа илтүче юл кешегә билгесез – бу терек дөньяда аны эзләп табу мөмкин түгел.

[14] Төпсез тирәнлекләр: „Миндә ул юк“, – дияр, „Миндә дә юк“, – дип әйтер диңгез.

[15] Алтын түләп алып булмый аны, көмеш үлчәп биреп тә алалмыйсың;

[16] Офир алтыны белән дә, затлы ахак яки зәңгәр якут белән дә бәяләнми ул.

[17] Алтын һәм кыйммәтле пыяла белән дә тиңләшми ул, саф алтын савытка да алыштыра алмыйсың аны.

[18] Мәрҗән вә бәллүр турында уйлыйсы да юк, зирәклекнең бәһасе энҗеләрдән кыйммәтрәк.

[19] Хәбәшстан топазы да тиңләшә алмый аның белән, саф алтын белән дә бәяләнми ул.

[20] Алайса, зирәклек каян килә соң? Зиһеннең чыганагы кайда?

[21] Ул бар терек җанның күзеннән яшерелгән, күк кошларыннан да качырылган.

[22] Хәтта Һәлакәт белән Үлем дә: „Аның турында ишетеп кенә беләбез“, – диләр.

[23] Бары тик Аллаһыга мәгълүм аңа илтүче юл – аның кайда икәнлеген Аллаһы гына белә.

[24] Аның карашы җирнең читләренә кадәр җитәдер, күкләр астында ни-нәрсә барлыгын күреп-күзәтеп тора Ул.

[25] Җилләргә куәт биргәндә, суларның чиген билгеләгәндә,

[26] яңгырларга – яву вакытын, яшенле яңгырларга юл күрсәткәндә,

[27] зирәклекне күреп алды Ул һәм кадерен аңлады, сынап карап, югары бәясен бирде.

[28] Ә кешегә Ул болай диде: „Хуҗа-Хакимнән курку – зирәклек ул, явызлык кылмау – гакылдыр“».

Әюб — Chapters