Skip to content
Opens in a new window

[1] Әюб, сүзен дәвам итеп, болай диде:

[2] «Әгәр элекке заманнарны, Аллаһы мине саклаган көннәрне кире кайтарып булса иде:

[3] ул чакларда минем юлымны Аның чырагы яктыртып тора, шуның нуры мине караңгыда адаштырмый йөртә иде.

[4] Хәзер дә шул яшьлек көннәремдәге сыман булса иде. Йортымны ул заманда Аллаһы Үзенең канаты астында тота иде,

[5] Кодрәт иясе гел янәшәмдә, балаларым янымда гөрләп тора,

[6] аякларым сөттә коена, кыялардан миңа зәйтүн мае агып тора иде.

[7] Өлкәннәр җыенында үз урыныма утырырга дип шәһәр капкасы янына чыгып килгәндә,

[8] егет-җилкенчәк, мине күрүгә, юл бирә, өлкәннәр, урыннарыннан торып, аягүрә баса иде;

[9] түрәләр сүздән туктый, авызларын учлары белән каплый,

[10] дәрәҗәле затлар да, телләре аңкауларына ябышкандай, сөйләү куәтен югалта иде.

[11] Ул заманда сүзләремне ишетүчеләр мине мактады, эшләремне күрүчеләр хуплады.

[12] Чөнки ярдәм сораган фәкыйрьне, яклаучысыз ятимне мин коткара идем.

[13] Үлем ятагындагылар мине фатихалый иде; тол хатын күңеленә шатлык-сөенеч сала идем мин.

[14] Тәкъвалыкны кием итеп кия идем, гаделлек минем өчен өстемдәге япанчам, баш киемем иде.

[15] Сукырларга – күз, аяксызларга аяк булдым ул заманда.

[16] Фәкыйрьләргә ата булдым, миңа таныш булмаганнарның дәгъвасын тикшердем,

[17] ә залимнең ияген төйдем, авызыннан табышын тартып алдым.

[18] Мин болай уйлаган идем: „Үз оямда үләрмен, көннәрем ком бөртегедәй хисапсыз булыр,

[19] тамырларыма дым-су килеп торыр, ботакларым чык тамчысы белән капланыр,

[20] дан-шөһрәтем тутыгу белмәс, җәямнең кереше һәрвакыт нык тартылган булыр“.

[21] Мин сөйләгәндә, кешеләр колак салып тыңладылар, киңәшемне көтеп, тын гына тордылар;

[22] мин сүздән туктасам, һичкем гәп куертмый иде, минем сүзләр аларның күңелен чык тамчысы кебек сугара иде.

[23] Алар мине яңгыр көткән сыман көтеп алалар, язгы яңгыр тамчыларын йоткан кебек, сүзләремне йоталар иде;

[24] өметен югалтканнарга елмайганда, тегеләр аптырап карап торалар иде – минем ачык йөзем аларны дәртләндереп җибәрә иде.

[25] Аларга, баш булып, барыр юлларын күрсәтә идем, гаскәр арасында басып торган патшалары кебек, кайгыга батканнарны юатучы кебек идем.

Әюб — Chapters