[1] Беркөнне Аллаһы угыллары тагын Раббы хозурына килделәр. Алар арасында шайтан да бар иде. Раббы хозурына килеп баскач,
[2] Раббы аңардан: – Кайдан кайтып килешең? – дип сорады. Раббыга җавап биреп, ул: – Мин дөнья гизеп йөрдем, җир йөзен әйләнеп чыктым, – диде.
[3] Раббы шайтаннан сорады: – Син Минем колым Әюбкә игътибар итмәдеңме? Җир йөзендә аның кебек саф күңелле вә гадел башка берәү дә юктыр: ул Аллаһыдан куркыр, Аны хөрмәт итәр һәм явызлыктан тайчаныр. Син аны гаепсезгә һәлак итәргә өндәсәң дә, ул һаман үзенең сафлыгын саклауда нык торадыр.
[4] Шайтан исә Раббыга болай дип җавап бирде: – Җанын саклап калыр өчен, адәм баласы бернәрсәсен дә кызганмас. Тәненең тиресенә әле зыян тимәгән аның,
[5] әмма, кулыңны сузып, тәненә, сөякләренә кагылып кына кара, ул, һичшиксез, йөзеңә бәреп, Сиңа ләгънәт укыячак.
[6] Раббы шайтанга әйтте: – Ярый, бүгеннән ул синең кулда, тик аның гомерен генә өзмә.
[7] Шуннан соң шайтан, Раббы яныннан китеп, Әюбне башыннан аягынача шеш-кутыр белән каплап алды.
[8] Әюб, шеш-кутырларын кырып тазартмакчы булып, кулына чүлмәк ватыгы алды да көл өеменә утырды.
[9] Хатыны аңа: – Син әле һаман, күңелем саф минем, дип үз сүзеңдә нык торасыңмы? Аллаңны каһәрлә дә үл! – диде.
[10] Хатынына Әюб: – Син акылсыз хатыннар сүзен сөйләмә! Без Аллаһыдан бары тик яхшылык кына кабул итеп, начарлыкны кабул итмәскә тиешмени?! – дип җаваплады. Шундый хәлләргә тарып та, Әюбнең авызыннан бер гөнаһ сүз чыкмады.
[11] Әюбкә ябырылган бу бәла-казаларны аның өч дусты – теманлы Әлифаз, шуахлы Билдад һәм нагамалы Софар ишетеп белде. Алар, очрашып, Әюбнең кайгысын уртаклашырга, аны юатырга сүз куештылар һәм аның янына юнәлделәр.
[12] Алар аны ерактан ук күреп алдылар. Әюб танырлык та түгел иде. Шунда дуслар сөрән салып елый башладылар; өс киемнәрен ертып җибәрделәр дә башларына тузан сиптеләр.
[13] Алар аның янында җирдә җиде көн һәм җиде төн утырдылар. Араларыннан берсе дә аңа авыз ачып сүз әйтмәде, чөнки алар аның чиксез хәсрәт чигүен күреп торалар иде.