[1] Сүзен дәвам итеп, Элиһу болай диде:
[2] «Синең „Аллаһы түгел, мин хаклы“ дигән сүзләрең дөрес дип уйлыйсыңмы?!
[3] „Гөнаһ кылмаудан миңа ни файда һәм ни табыш?“ – дип сорасаң,
[4] сиңа да, дусларыңа да болай диеп җавап бирәм:
[5] күккә күтәрелеп кара, болытларны күзәт – алар синнән ничек биекләр!
[6] Гөнаһ кылсаң, Аллаһыга моннан ни зарар?! Гаепләреңне арттырасың икән, Аллаһыга моннан ни зыян?!
[7] Тәкъвалыгың Аңа ни бирә?! Синең кулдан нәрсә кабул итеп ала Ул?!
[8] Яманлыгың бары адәм балаларына кагыла, дөреслегең дә бары кешеләр өчен генә.
[9] Кешеләр җәбер-золымнан ыңгыраша, көчлеләр кулыннан коткару сорап кычкыра.
[10] Әмма берсе дә: „Безне бар кылган Аллаһы кайда соң? Төннәрен безгә өмет җыры бүләк итүче кайда?
[11] Җир йөзендәге хайваннарга караганда безгә күбрәк акыл биргән һәм безне очар кошлардан зирәгрәк иткән Яратучыбыз кайда?“ – димәс.
[12] Мондыйларга, ыңгырашып кычкырсалар да, Аллаһы җавап бирми, чөнки аларның күңелләре тәкәббердер.
[13] Аллаһы аларның ялваруын ишетми, Кодрәт иясе аларга игътибар итми.
[14] Ләкин ничек итеп син: „Аны күрмим“, – дип әйтә аласың?! Синең дәгъваң Аның кулында – хөкемен көт!
[15] Тагын син: „Аллаһы гөнаһларга дикъкать бирми, ярсуын түгәргә ашыкмый“, – дип әйтәсең.
[16] Шулай авызы белән тегермән тарта Әюб, тиле сүз белән дөньяны тутырды».