[1] Җавабында Әюб болай диде:
[2] «Аһ-зарларым әүвәлгечә ачы, ыңгырашуымны тыярга тырышам.
[3] Аллаһыны кайдан табарга икәнлеген, Аның торагына илтүче юлны белсәм икән –
[4] мин Аңа дәгъвамны сөйләп аңлатыр, дәлилләремнең һәммәсен ачып салыр идем.
[5] Шунда Аның нәрсә дип җавап биргәнен ишетер, Аның нәрсә әйткәнен аңлар идем.
[6] Үзенең бөек кодрәтендә минем белән хөкемләшеп торыр идеме Ул?! Юк, минем сүзләремә колак салыр иде Ул!
[7] Шунда Аның белән гадел кеше буларак бәхәсләшә алыр, Хөкемчем тарафыннан мәңгегә акланыр идем.
[8] Ләкин көнчыгышка юнәлсәм – Ул анда юк, көнбатышка таба барсам – анда да очрата алмыйм.
[9] Төньякта берәр нәрсә эшләп йөриме – Аны күрмим, көньякка юнәләме – сизми калам.
[10] Ләкин мин тоткан юлны белеп тора Ул, сынаса сынасын – алтын кебек саф калырмын.
[11] Ул йөргән эзләрдән бардым мин, гел тайпылмыйча Аның юлын тоттым,
[12] Аның авызыннан чыккан боерыклардан тайпылмадым, сүзләрен йөрәгемдә сакладым.
[13] Ул Үзе хәл итә икән, кем Аңа каршы килә алыр?! Теләгәнен эшли Ул!
[14] Миңа каршы билгеләгәннәрен үтәр Ул – андый уй-ниятләре Аның күптер.
[15] Шуңа күрә Аңардан котларым алынып тора, бу хакта уйладым исә – тетрәнеп китәм.
[16] Аллаһы җанымны өшетә, Кодрәт иясе куркуга сала мине.
[17] Әмма караңгылык та тыя алмас мине, алдымда бар нәрсә караңгыга чумганда да, сүземне әйтми калмам.