[1] Нагамалы Софар болай дип җавап бирде:
[2] «Мин бик борчулы хәлдәмен, шомлы уйларым җавап бирергә мәҗбүр итә.
[3] Мине хурлый торган шелтәле сүзләр ишетәм, һәм акылым җавап табарга чакыра.
[4] Әллә син шуны белмисеңме: баштан ук, кеше җиргә аяк басканнан бирле,
[5] яманның шатлыгы тиз үтүчән, денсезнең куанычы – мизгел генә.
[6] Тәкәбберлеге күкләргә җитсә дә, башы болытларга тиеп торса да –
[7] ул, үзенең тизәге кебек, бөтенләй юкка чыгачак. Аны күреп белгән кешеләр: „Кайда ул?“ – дип әйтәчәк.
[8] Ул бер төш кебек очып юкка чыгар – таба алмассың, төнге шәүлә кебек эреп югалыр.
[9] Күргән күзләр аны бүтән күрмәсләр, туган туфрагы да аны күздән югалтыр.
[10] Талаганын ул үз куллары белән кире таратыр, һәм балалары аның хәерчеләрдән хәер сорашыр.
[11] Тәнендәге ташып торган яшьлек көче аның үзе белән бергә туфракка күмелер.
[12] Яманның авызына явызлык татлы булып тоелса да, аны, тел астына яшереп, тәмләп чәйнәсә дә,
[13] ул шулай бик тә кадерләп, аңкавының түрендә үк саклап кына тотса да,
[14] корсагына төшкәч, андый ризык зәһәр елан агуына әйләнә.
[15] Йоткан байлыгын ул кире косар – карынында булганны Аллаһы кире чыгарыр.
[16] Зәһәр елан агуын эчәр ул, елан агуы аны үтерер.
[17] Агымсулар күрү насыйп булмас аңа, бал һәм май аккан елгаларны да күрә алмас ул!
[18] Бөртекләп җыйган бар мөлкәтен ул, тәмен дә татымыйча, кире бирер, табыш-керемнәре шатлык китермәс аңа,
[19] чөнки фәкыйрьләрне җәберләде һәм читкә тибәрде ул, үзе төземәгән йортларны талап алды.
[20] Аның нәфесе туя белмәде, комсызлыгының чиге булмады.
[21] Гуҗ тамагыннан бер нәрсә дә котылмады, шуңа күрә аның имин тормышы дәвамлы түгел:
[22] муллык эчендә яшәгәндә, аңа кинәт бәла килер, бар бәхетсезлекләр аның өстенә берьюлы ябырылыр.
[23] Корсагы дыңгычлап тулуга, Аллаһы аңа Үзенең ялкынлы ярсуын юнәлтер, яңгыр итеп аның өстенә ачуын яудырыр.
[24] Тимер коралдан качып котылса да, бакырдан коелган ук аны куып җитәр –
[25] ялтыравык очы үт куыгын тишәр, тәнен үтәли тишеп чыгар; менә шулчак аны дәһшәт биләп алыр.
[26] Аның хәзинәсен караңгылык сагалап тора; сүнмәс ялкын аны ашап бетерер, чатырында калган бар нәрсәсен көл итәр.
[27] Күкләр аның гаебен фаш итәр, җир йөзе аңа каршы торып басар.
[28] Йортындагы мөлкәте юкка чыгар, Аллаһының ярсуы кузгалган көндә ташкын сулар кебек агып китәр.
[29] Яман кешегә Аллаһы биргән өлеш, Аллаһы билгеләгән язмыш әнә шундый!»