[1] Җавабында Әюб болай диде:
[2] «Мондый сүзләрне мин күп ишеттем, ниткән юатучылар сез – кайгы гына өстисез!
[3] Буш сүзләрнең азагы булырмы бер? Миңа каршы сөйләргә нәрсә мәҗбүр итә сезне?
[4] Әгәр сез минем урында булсагыз, мин дә шулай сөйләнер идем, сезгә каршы гаеп артыннан гаеп ташлар, шелтәләп, башымны селкеп торыр идем.
[5] Нотыкларым белән гайрәт биреп, авызымнан юату сүзләре яудырыр идем.
[6] Сөйләсәм дә – җан әрнүе басылмас, тынып калсам да – сүрелмәс.
[7] И Аллам, Син минем бөтен җелегемне суырдың, барча якыннарымны харап итеп бетердең,
[8] тәнемне киптереп корыттың – миңа каршы сөйләүче шаһитлык бу, арыклыгым да – миңа каршы сөйләүче билгедер.
[9] Ачуыннан Аллаһы миңа һөҗүм итә, җәфалый һәм тешләрен шыкырдата; дошманнарым миңа күзләре белән тишәрдәй итеп карыйлар,
[10] авызларын ыржайтып, мине мыскыллыйлар, ачуланып, яңакларымны чабаклыйлар; бөтенесе миңа каршы сүз берләшкән.
[11] Аллаһы мине яманнар иркенә бирде, яманнар кулына ыргытты.
[12] Мин кайгысыз яши идем – Ул минем тормышымны җимерде, муенымнан тотып алды да чәрдәкләп атты, һөҗүм итәр өчен, миңа тамга салды.
[13] Һәр тарафтан минем өскә Аның уклары оча, мәрхәмәтсез рәвештә бөер-бавырларымны үтәли тишә һәм үтемне җиргә агыза.
[14] Ул миңа җимерү артыннан җимерү китерә, сугыш чукмары кебек, минем өскә ташлана.
[15] Тәнем каплар өчен, тупас тукымадан кайгы киеме тектем, маңгаем белән җиргә кадәр башымны идем;
[16] елый-елый битләрем кызарып бетте, күз кабакларымны үлем караңгылыгы каплады.
[17] Ә бит минем куллар җәбер-золым белми, догаларым да ихлас күңелдән.
[18] И туфрак, сеңдермә минем канымны! Кычкырган тавышым да югалып калмасын!
[19] Ләкин күкләрдә хәзер дә минем Шаһитым бар, югарыда минем Яклаучым бар.
[20] Дусларым мине мәсхәрәлиләр, әмма минем күзләрем Аллаһы каршында яшь коя.
[21] Их, кешеләр арасындагы бәхәсне хөкем итүче адәм булган кебек, Аллаһы белән бәхәсне дә берәрсе шулай хөкем итсен иде!
[22] Санаулы еллар үтәр дә китәр – мин кире әйләнеп кайтмаслык юлга китеп барырмын.