[1] Шул чагында әлеге өч ир бәхәсләшүдән туктадылар, чөнки үзенең хаклыгына Әюбнең иманы камил иде.
[2] Әмма Рам токымына караган, Бузның нәсел варисы Баракел углы Элиһу чыгырыннан чыкты. Әюбнең Аллаһыны түгел, ә бәлки үзен хаклы санавына ачуы килде аның;
[3] «Әюб хаклы түгел», – дип санасалар да, аңа каршы дәлил таба алмаган Әюбнең дусларына да ачуы чыкты.
[4] Элиһу Әюбкә сүз катарга ашыкмаган иде, чөнки тегеләр аннан олырак яшьтә иде;
[5] ләкин бу өч ирнең әйтер сүзе беткәнне күргәч, ачуын баса алмады.
[6] Бузның нәсел варисы Баракел углы Элиһу болай диде: «Мин яшьмен, ә сез – өлкәннәр; шуның өчен дә каушап һәм куркып калдым, белгәннәремне сөйләмичә тордым.
[7] Мин болай дип фикер йөрттем: ярар, әйдә, өлкәннәр сөйләсен, олы яшьтәгеләр акыл өйрәтсен.
[8] Ләкин кешегә зиһенне аның рухы – Кодрәт иясенең сулышы бирә!
[9] Яшен яшәгән кеше генә гакыллымы, олы яшькә җиткәннәр генә дөрес фикер йөртәме?!
[10] Шулай булгач, хәзер инде мине тыңлагыз, белгәнемне мин дә әйтим!
[11] Мин сезне сабыр гына тыңладым, сез сүз сайлаган арада, фикер сөрешегезне аңларга тырыштым.
[12] Сүзләрегезнең асылына төшенергә тырыштым: сезнең берегез дә Әюбнең фикерен бәреп екмады, беркем дә аның сүзләренә җавап бирмәде.
[13] „Без акыллы фикергә килдек: аны кеше түгел, ә бәлки Аллаһы фаш итсен!“ – дип әйтә күрмәгез.
[14] Әюбнең сүзләре миңа юнәлмәгән, һәм мин аңа сезнеңчә җавап бирмәячәкмен.
[15] Әюб, алар аптырашта калганнар, берни дәшмиләр, чөнки башка әйтер сүзләре юк;
[16] аларның сүзләре беткән икән, нәрсә дип миңа көтеп торырга?!
[17] Минем дә бит әйтер сүзем бар, белгәнемне мин дә әйтим.
[18] Күңелемдә минем – сүзләр ташкыны, борчуларым тынгы бирми миңа,
[19] әйтерсең лә, эчемдә шәраб кайный – шартлап ярылырга җиткән яңа турсык кебекмен.
[20] Әйтермен дә – җиңеләеп китәрмен; авызымны ачып җавап бирим.
[21] Кемнең кем булуына карап тормастан, берәүгә дә ярарга тырышмыйча әйтәм.
[22] Хәер, мин ялагайлана белмим дә, югыйсә Яратучым күптән юк итәр иде мине!