[1] Теманлы Әлифаз аңа болай дип җавап бирде:
[2] «Кемдер үз фикерен әйтергә теләсә, сүзләре, бәлки, күңелеңә авыр килер, ләкин мондый чакта ничек дәшми каласың?!
[3] Исеңә төшер: башкаларга ничек акыл-киңәш бирә идең үзең, кулы салынганнарга ничек көч-куәт өсти идең.
[4] Абынганнарны син сүзең белән аягына бастырдың, тезләре калтыраганнарга таяныч булдың.
[5] Инде үзеңә кайгы килгәч, шундук башыңны игәнсең, бәла килеп кагылуга, куркудан рухың төшкән.
[6] Аллаһыдан курку сиңа ышаныч бирмимени? Саф хәятең сине өметләндермимени?
[7] Уйлап кара: гаепсез бәндәләрнең кайсы һәлак булганы бар?! Күңеле тугры адәмнәрнең кайда юкка чыкканы бар?!
[8] Мин күрдем ки, яманлык басуын сөреп, явызлык чәчкәннәр үзләре үк шул җимештән авыз итәләр;
[9] алар Аллаһының кайнар сулышыннан үләләр, Аның дәһшәтле җиленнән гаип булалар.
[10] Яманнар арысландай үкерешә бар көченә, ләкин аларның тешләре яшь арыслан тешләредәй сындырылыр.
[11] Табыштан мәхрүм калган арыслан һәлак була, ана арысланның балалары кайсы кая таралып бетә.
[12] Яшерен бер сүз килеп иреште миңа, колагыма бер пышылдау ишетелде.
[13] Төнлә кешеләр, тирән йокыга талып, хәвефле төшләр күреп яткан чакта,
[14] калтырау һәм курку биләп алды мине, сөякләремә кадәр курку үтеп керде.
[15] Бер рухның җиле шулчак йөземә кагылып үтте, һәм чәчләрем үрә торды.
[16] Ул каршымда иде, тик мин аның килеш-килбәтен төсмерли алмадым, күз алдымда бары аның томанлы бер рәвеше торып калды. Тынлык урнашты. Шул чакта тавыш ишеттем:
[17] „Адәм баласы Аллаһы каршында хаклы була алырмы? Яратучысы каршында кем саф булып кала алыр?
[18] Аллаһы хәтта Үзенең хезмәтчеләренә дә ышанып бетмәс, фәрештәләрендә дә җитешсезлек табар,
[19] инде нигезе комга салынган балчык өйдә яшәүчеләрдә бигрәк тә табар: аларны бит көя күбәләгеннән дә җиңелрәк сытып үтерүе.
[20] Иртән бар иде алар, кичкә юк булалар – мәңгегә юкка чыгулары сизелми дә кала;
[21] чатыр бавын өзгән кебек, тәннәренең бер сеңерен өзү җитә – акыл-зирәклеккә ирешмичә һәлак булалар“.