[1] Шуахлы Билдад болай дип җавап бирде:
[2] «Хакимлек вә дәһшәт – Аңарда, Үзенең биеклегендә иминлек урнаштыра Ул!
[3] Гаскәрләре Аның санап бетерерлекме?! Нурының балкышы кемгә генә төшми!
[4] Шулай икән, Аллаһы каршында кеше ничек тәкъва була алыр?! Хатын-кыздан туган кеше ничек саф булыр?!
[5] Кара, Аллаһы каршында хәтта ай да якты түгел, йолдызлар да тонык.
[6] Ә кеше дигәнең – бары суалчан, адәм баласы – бер бөҗәктер».