Skip to content
Opens in a new window

[1] Җир йөзендә кеше язмышына тигән өлеш – авыр хезмәт түгелме?! Көннәре аның ялланып эшләүченекенә охшаш түгелме?!

[2] Кичке күләгәне зарыгып көткән кол, хезмәт хакы көткән ялчы кебек ул.

[3] Мин дә шулай бушка айлар кичерәм, газаплы төннәр – минем өлешем.

[4] Урынга ятып өлгермим – торыр вакытымны көтәм, ләкин төннең иге-чиге күренми, таңга кадәр шулай әйләнеп-тулганып газап чигәм.

[5] Тәнемне корт вә җәрәхәт басты, тирем яргаланып, кутырлап бетте.

[6] Көннәрем тукучы шүресеннән дә тизрәк йөгерә, өмет җебем өзелеп, гомерем инде ахырына якынлаша.

[7] Уйлап бакчы: гомерем минем – искән җил кебек, күзләремә инде бәхет күрү бүтән насыйп булмас.

[8] Бүген мине күреп торган күзләр мине башка күрә алмас; минем якка күз сирперсең – ә мин инде юк.

[9] Таралып юк булган болыт кебек, үлеләр аймагына киткән кире кайтмас.

[10] Өенә ул бүтән әйләнеп кайтмас, туган җире аны танымас.

[11] Шуңа күрә мин дәшми тора алмыйм, рухымның җәберләнүен, җанымның ачыргалануын өзгәләнеп сөйлим.

[12] Әллә мин диңгез яки диңгез аждаһасымы – нигә Син шулай минем өстән сакчылар куйдың?

[13] „Йокым мине тынычландырыр, ятагымда газапларым җиңеләер“, – дип уйласам,

[14] Син мине коточкыч төшләр белән куркытасың, дәһшәтле күренешләр белән өркетәсең!

[15] Мондый тәнне асрап ятканчы, сулышым өзелсә, асып үтерсәләр, яхшырак булыр иде.

[16] Туйдым дөньясыннан, барыбер мәңге яшисе түгел бит! Ялгызымны калдыр! Минем көннәр искән җилгә охшаш.

[17] Кем соң ул кеше дигәнең, нигә аны шулкадәр олылыйсың? Нигә аңа шулкадәр игътибар бирәсең?

[18] Һәр иртәдә аны тикшереп, һәрдаим сынап торасың.

[19] Күзләреңне миннән бер мизгелгә алчы – үз иркемдә калыйм, тын алыймчы бераз!

[20] Әгәр гөнаһ кылган булсам, йә әйт: ни зыяным тиде Сиңа, әй кешелекнең Назыйры? Нигә миңа шулай каныгасың? Ни сәбәпле Синең өчен авыр йөккә әйләндем?

[21] Нигә минем гөнаһымны ярлыкамыйсың, гаебемне ник кичермисең? Мин тиздән җир куенына кереп ятармын, эзләрсең мине, ләкин инде мин булмам».

Әюб — Chapters