Skip to content
Opens in a new window

[1] Рухым сынды минем, көннәрем сүнеп бара, кабер читендә мин.

[2] Тирә-юнем мыскыл итүчеләр белән тулган, алар, мәсхәрәләп, күземне дә ачтырмыйлар.

[3] Зинһар, минем урынга Җавап бирүчем бул! Яклап, үзенең канаты астына алырлык тагын кемем бар?!

[4] Мәсхәрә итүчеләрнең зиһенен томаладың Син, шул рәвешчә аларга җиңәргә ирек бирмәдең.

[5] Кеше үзенең дусларын мәҗлескә җыя, ә балалары ачтан интегә.

[6] Аллаһы бар кеше алдында миннән бер көлке ясады, алар минем йөземә төкерәләр.

[7] Кайгыдан күзләрем томанланды, гәүдәм бер күләгә генә булып калды –

[8] намусы булганнар моны күреп офтана, гаепсез адәмнәрнең денсезләргә ачуы кабара.

[9] Тик шулай да тәкъва кеше юлдан һич тайпылмас, кулы чиста кеше тагы да куәтләнер.

[10] Ә менә сез һәммәгез кире әйләнеп кайтыгыз! Арагыздан акыллы бер кеше табармынмы икән?

[11] Көннәрем узып китте, өметләрем, йөрәгем ашкынулары чәлпәрәмә килде.

[12] Ә дусларым төнне „көн“ дип ышандырмакчылар, алар: „Яктылык – якын гына!“ – ди, әмма тирә-якта бары караңгылык.

[13] Әгәр үлеләр дөньясы минем йортым булса, караңгылыкка ятагымны җәйсәм,

[14] каберемне: „Син – минем атам“, – дип, суалчаннарны: „Сез – минем анам вә сеңелләрем“, – дип атасам,

[15] ә кайда соң алайса минем өметем?! Өметемне минем кем күрер?!

[16] Өметем дә үзем белән бергә үлеләр дөньясының капка төбенә иңәр – аның белән бергә туфракка әйләнербез».

Әюб — Chapters