Skip to content
Opens in a new window

[1] Ни өчен Кодрәт иясе үч алу вакытын алдан билгеләми? Ни өчен Аллаһыны белүчеләр Аның шушы көннәрен алдан күрми?

[2] Кешеләр ызан ташларын күчереп куялар, урлаган малларын җәйләүләрдә йөртәләр.

[3] Ятимнәрнең ишәген куып алып китәләр, тол хатынның үгезен рәһенгә алып калалар.

[4] Фәкыйрь-юксылны юлдан читкә тибәрәләр, барча ярлы-ябагайны качарга мәҗбүр итәләр.

[5] Фәкыйрьләр, ризык эзләп далада йөргән ишәкләр сыман, көндәлек эшкә чыгалар, һәм кысыр җир аларның үзләрен дә, балаларын да туендыра.

[6] Читләр басуында урак уралар, яманнарның йөзем бакчасында калдык-постык җимешне чүплиләр.

[7] Аларның киеме юк дәрәҗәсендә, яланөс ятып йоклыйлар, салкында ябыныр нәрсәләре юк.

[8] Тауларда яңгыр астында манма су булалар, ышык эзләп, кыяларга сыеналар.

[9] Яман кеше атасыз ятимне ана күкрәгеннән тартып ала, ярлы-ябагайдан бурычы өчен баласын алып кала.

[10] Мескен-бичаралар ялангач йөри – кияр киемнәре юк, үзләре көлтә ташысалар да, ачлыктан интегәләр.

[11] Рәт-рәт булып үскән зәйтүн агачлары арасында май сыгалар, таптап-изеп йөзем суы чыгаралар, ә үзләре сусаудан интегәләр.

[12] Шәһәрдә – үлеп ятучылар ыңгыраша, яралылар ярдәмгә чакыра, ләкин Аллаһы аларның дога-гозерләренә игътибар итми.

[13] Нур яктысына каршы баш калкыткан, яктылык юлын танымаган, шуннан йөрмәгән бәндәләр бар.

[14] Фәкыйрь-юксылның җанын кыяр өчен, кеше үтерүче иртә таңнан торып чыга, ә төннәрен ул урлаша.

[15] Караңгы төшкәнне көтеп торган уйнашчы: „Мине беркем дә күрми!“ – дип, йөзен каплый.

[16] Талаучы төн караңгысында йорт диварын тишә, ә көндезен үз өендә бикләнеп ята; яктының ни икәнен дә белми ул.

[17] Дөм караңгылык алар өчен – таң яктысы, зольмәт дәһшәтләре – аларның дустыдыр.

[18] Яман бәндә – су өстендәге күбек кенә, биләгән җире каргалган, йөзем бакчасына илтүче юллары буп-буш аның.

[19] Корылык һәм эсселек кар суларын алып киткән сыман, гөнаһлыларны да үлеләр аймагы шулай суырып алыр.

[20] Аларны ана карыны онытыр, алар кортлар өчен азык булыр. Алар турында кабат искә төшермәсләр – хаксызлык, агач кебек, чабып ташланыр.

[21] Бала тапмаган кысыр хатынны җәберли алар, толларга да рәхим-шәфкать күрсәтми.

[22] Әмма Аллаһы Үзенең куәте белән көчлеләрне читкә тибәрә; әгәр Ул торып баса икән, беркемнең үз язмышына ышанычы калмый.

[23] Кешегә Ул иминлек һәм таяныч бирә, әмма йөргән юлларын гел күзәтеп тора.

[24] Бер мизгелгә күтәреләләр дә – шундук юкка чыгалар, барча кешеләр кебек, авып, җиргә иңәләр, башак кебек киселеп төшәләр.

[25] Әллә шулай түгелме? Кем мине ялганда фаш итә һәм сүзләремне кире кага ала?»

Әюб — Chapters