[1] Инде, Әюб, минем сүзләремне тыңла, мин сөйләгәннәргә колак сал!
[2] Авыз ачып тел тибрәтәм, мин хәзер сөйли башлыйм.
[3] Ә сүзләрем чын йөрәктән чыга, иреннәрем – белгәнне, хак сүз сөйли.
[4] Мине Аллаһы Рухы бар кылды, Кодрәт иясенең сулышы яшәтә мине.
[5] Булдыра алсаң – җавап бир, дәлилләр китер, көрәшкә чык әйдә!
[6] Аллаһы каршында мин дә синең кебек үк – мин дә балчыктан әвәләп ясалганмын;
[7] шулай, миннән куркыр урының юк, һәм кулым сиңа авыр йөк булып ятмас.
[8] Сөйләгәннәреңне ап-ачык ишетеп тордым, әле дә сүзләрең колагымда яңгырыйдыр:
[9] „Мин пакь, һәм гөнаһларда катнашым юк, бозык түгелмен, миндә гаеп тә юк!
[10] Ә Ул мине гаепләргә сәбәп табып кына тора, мине Үзенең дошманы дип уйлый,
[11] аякларымны калыпка тыгып куя да һәр юлымны күзәтеп-тикшереп тора“.
[12] Моңа каршы мин болай дип әйтәм: син хаклы түгелсең, чөнки Аллаһы кешеләрдән бөегрәк!
[13] Нәрсә дип син Аны гаеплисең: имештер, Ул кешегә җавап бирми.
[14] Кешеләр Аны аңламаса, Аллаһы бер тапкыр, ике тапкыр да әйтә.
[15] Адәм балалары, тирән йокыга талып, ятакларында төшләр күрә-күрә ятканда,
[16] аларны мәшәкатьләрдән арындыру, тәкәбберлектән коткару өчен, колакларына иелә дә үгет биреп кисәтә Ул.
[18] Ул шулай кешеләрне упкыннан коткарып кала, Үлем елгасын үтәргә бирми.
[19] Шулай ук чир ятагы да кешене төзәтә, җелегенә төшкән авыру да акылга утырта ала;
[20] андый чакта кешенең тамагыннан ризык үтмәс, тәм-том да тәмен югалтыр;
[21] аның тәне күз алдында сызып бетәр, сөякләре калкып-төртеп торыр;
[22] аның җаны кабер якасында булыр, һәм үлем алып килүче затлар аңа якыная барыр.
[23] Әмма янында меңләгән фәрештәнең берсе – яклаучысы, хак юл күрсәтүчесе булса,
[24] Аллаһы, бу бәндәсен кызганып, фәрештәгә әйтер: „Җибәр аны, кабергә җиткермә, аның өчен түләргә Минем йолымым бар“, – дияр.
[25] Шул чагында ул кешенең тән-бәдәне, яшьлегендәге кебек, яңарып китәр, егетлек дәрманы аңа кабат әйләнеп кайтыр.
[26] Әлеге кеше дога кылыр, һәм Аллаһы аның догасын кабул итәр; кеше, шатланып, Аллаһы хозурына килеп басар, һәм Аллаһы аңа тәкъвалыгын кире кайтарыр.
[27] Халык каршына чыгып басып, ул: „Гөнаһ кылдым мин, гаделлеккә хыянәт иттем, ләкин Ул миңа тиешле җәзаны бирмәде. Ул мине үлем упкыныннан коткарып калды – һәм мин яшим, яктылыкны күрәм!“ – дип җырлар.
[29] Кешене үлем упкыныннан коткарыр һәм тереклек яктысы белән яктыртыр өчен, Аллаһы шулай ике, өч тапкыр да – күп тапкырлар эшләр.
[31] Колак сал, Әюб, тыңла мине, һәм мин сөйләгәндә дәшмә.
[32] Инде әйтер сүзең булса, җавап бир; сөйлә – бик теләп синең хаклы булуыңны күрер идем.
[33] Әйтер сүзең юк икән, мине тыңла, дәшмә, мин сиңа акыл бирәчәкмен».