Skip to content
Opens in a new window

[1] Җавабында Әюб болай диде:

[2] «Шулай-шулай, сез барысын да белә торган! Сезнең белән бергә зирәклек тә үләр, ахры!

[3] Зиһен-акыл миндә дә бар ул, сездән бер дә ким түгелмен. Сез белгәннәрне, йә, кем белми?!

[4] Дусларыма мин мәсхәрәләү өчен бер зат булдым: Аллаһыны дәшеп чакырган һәм Аңардан җавап алган, гадел һәм күңеле саф булган кеше шулай мәсхәрә иясенә әйләнде.

[5] Кайгы-хәсрәтсезләр бәлагә юлыккан кешегә мыскыллап карый, сөртенгәнне тагын да төртеп җибәрә.

[6] Ә юлбасарларның чатырлары хәвефсез, Аллаһының ачуын китерүче тыныч яши – әйтерсең, Аллаһыны үз кулында күтәреп йөртә.

[7] Хайваннардан сорап бак – алар аңлатырлар, очар кошлардан сора – сөйләп бирерләр,

[8] туфрак белән киңәшеп кара – ул сиңа аңлатыр, хәтта диңгез балыклары телгә килер.

[9] Бар нәрсәнең Раббы кулы белән эшләнгәнен аларның кайсысы белмәс?!

[10] Һәр җан иясенең яшәеше, һәр кешенең сулышы – Аның иркендә.

[11] Тел-аңкау азык тәмен тойган кебек, колак та һәр сүзне сынамыймы?!

[12] Зирәклек – картларда, гакыл озак яшәгәннәрдә була.

[13] Аллаһыда – һәм зирәклек, һәм кодрәт; Аңарда – киңәш-табыш һәм гакыл.

[14] Аллаһы җимергәнне кеше кабат тергезә алмас, Әгәр Ул иректән мәхрүм итсә – кеше кабат ирек күрмәс.

[15] Ул яңгырларны туктатса – корылык килер, яудырса – җир йөзен су басар.

[16] Кодрәт тә, гакыл да – Аңарда, алданучы да, алдаучы да – Аның ихтыярында.

[17] Мәслихәтчеләрне Ул, акылын алып, чарасыз итәр, хөкем итүчеләрне юләргә чыгарыр.

[18] Патшаларның билбауларын тартып өзәр, шулар урынына кол чүпрәге бәйләп куяр.

[19] Руханиларны дәрәҗәле урыныннан мәхрүм итәр, борынгы хакимнәр токымын бәреп төшерер.

[20] Ышанычлы мәслихәтчеләрнең телен кыскартыр, өлкәннәрнең зиһенен чуалтыр.

[21] Аксөякләрне хурлык белән каплар, куәтлеләрне коралсыз калдырыр.

[22] Караңгылык тирәнлекләрен ачар Ул, дөм караңгылыкта булганны яктыга чыгарыр.

[23] Халыкларның берсен югары күтәрер, берсен харап итәр Ул, кайсын җыяр, кайсын таратып бетерер.

[24] Халыкларның юлбашчыларын акылдан яздырыр, аларны юлсыз чүлдә куып йөртер –

[25] яктылыкның әсәре дә булмаган караңгыда, капшанып, исерекләр кебек, алпан-тилпән йөрер алар.

Әюб — Chapters