[1] Кызларга күз атмам, дип күзләрем белән килешү төзегән идем.
[2] Югарыдан, Аллаһыдан кешегә өлеш – нәрсә? күктәге Кодрәт иясеннән кешегә мирас – нәрсә?
[3] Әллә һәлакәт явызга язмаганмы, әллә афәт бозык кешегә билгеләнмәгәнме?!
[4] Аллаһы минем юлларымны күрмиме, атлаган адымнарымны санап тормыймы әллә?!
[5] Әгәр мин ялганга чумып яшәгәнмен, аякларым алдашуга ашыккан икән –
[6] Аллаһы мине үтә төгәл бизмәндә үлчәсен, шунда минем сафлыгымны күрер!
[7] Әгәр аякларым туры юлдан тайпылган икән, йөрәгем күз нәфесенә ияреп киткән икән, учларыма пычрак ябышкан чак булган икән –
[8] мин чәчкәнне башка берәү җыеп ашасын, шытымнарым төбе-тамыры белән йолкып алынсын!
[9] Әгәр йөрәгем чит хатын-кыз белән чуалган икән, күршем ишеге артында аны сагалап торганмын икән –
[10] хатыным башка берәүгә он тартсын, аның белән ятлар йокласын!
[11] Бу – бозыклык, хөкем ителергә тиешле җинаять,
[12] Һәлакәт урынына җиткәнче көйдереп баручы, барлык уңышымны тамырына кадәр яндыручы ут булыр иде.
[13] Кол ир яки кол хатын миңа дәгъва белдергәндә, аларны гадел хөкемнән мәхрүм иткән булсам,
[14] һәм шунда Аллаһы Үзенең хөкемен башласа, мине җавапка тартса – нәрсә эшләр идем, нәрсә әйтер идем?
[15] Анам карынында мине яраткан, аларның үзләрен яраткан, аналарыбыз карынында һәммәбезне бар кылган – Аллаһыдыр!
[16] Әллә мин ярлыларның гозерен кире кактыммы, яки тол хатынның күзләре минем аркада сүндеме,
[17] әллә мин үз өлешемне үзем генә ашадыммы һәм ятимнәр белән уртаклашмадыммы?!
[18] Юк, яшь чагымнан мин ятимнәр өчен аталары урынына булдым, үсмер чагымнан ук тол хатыннарга терәк булдым!
[19] Ялангач бичараның харап булуын яки киемсез фәкыйрьнең өшәнүен күреп, битараф кына торган булсам,
[20] сарыкларымның йоны аларны җылытмаса, һәм шул мескен адәмнәрнең йөрәкләре мине фатихаламаса,
[21] мәхкәмәдә яклаучыларым барын белеп, берәр ятимгә кул күтәргән булсам –
[22] иңбашым чокырыннан каймыксын, кулым буыныннан өзелеп төшсен!
[23] Мин Аллаһының җәзасыннан куркам – Аның бөеклеге каршында боларны эшли алмас идем!
[24] Әгәр мин алтынга өмет багласам, саф алтынны терәгем дип санасам,
[25] үземнең куәтем, байлыгым һәм мал-мөлкәтем белән масаеп яшәсәм,
[26] әгәр кояшның якты нур сибүен, айның галибанә йөзеп йөрүен күргәндә,
[27] йөрәгем вәсвәсәгә бирелеп, аларга яшертен генә үбү ишарәсе юлласам,
[28] бу да хөкемгә тартырлык җинаять, күкләрдәге Аллаһыга хыянәт булыр иде!
[29] Әллә мин дошманнарымның һәлакәтенә сөендемме?! Аларга бәла килгәнгә тантана иттемме?!
[30] Юк, телемә гөнаһ җыярга ирек бирмәдем мин, дошманыма беркайчан ләгънәт укымадым.
[31] Өемдәге кешеләр беркайчан да: „Туйганчы ит белән сыйласа иде ичмасам!“ – дип әйтмәде.
[32] Мосафирлар капкам төбендә төн кунмады – юлчыларга ишекләрем ачык иде.
[33] Халык төркеменнән курыкканга, кардәшләремнең нәфрәтле карашыннан шүрләгәнгә күрә, кылган начар гамәлләремне башкалар кебек йомып калдыммы, ялгышларымны куен кесәмдә яшереп сакладыммы – дәшми генә өемдә посып яттыммы?!
[35] И-и, кем дә булса игътибар белән тыңласа иде мине! Менә, имзам белән сүзләремнең хаклыгын раслыйм. Инде Кодрәт иясе җавабын әйтсен, гаепләремнең исемлеген язып куйсын,
[36] һәм мин ул исемлекне иңемә асып, башыма таҗ итеп киеп йөрер идем;
[37] һәр адымымны сөйләп биреп, Аллам каршына түрәләрдәй килер идем.
[38] Мине гаепләп, җирем иңрәп куйган, буразналары бергәләшеп елашкан булса,
[39] җирнең җимешләрен бушлай ашаган һәм җир эшкәртүчеләрне кысрыклап чыгарган булсам,
[40] ул чагында бодай урынына – чәнечкеле куак, арпа урынына чүп үләне үсеп чыксын». Шушында Әюбнең сүзе тәмамлана.