Skip to content
Opens in a new window

[1] Боларның барысын мин үз күзләрем белән күрдем, үз колакларым белән ишеттем һәм аңладым.

[2] Сез белгәнне мин дә беләм – бер дә сездән ким түгелмен.

[3] Мин Кодрәт иясенә эндәшергә җөрьәт итәм, дәгъвам турында Аллаһы белән сөйләшергә телим!

[4] Ә сез ялганыгыз белән хакыйкатьне пычратасыз, сез барыгыз да булдыксыз табиблар.

[5] Сез, ниһаять, тынып калсагыз иде – бу сезнең бер акыллы эшегез булыр иде.

[6] Минем дәлилләремне тыңлагыз, үземне яклап, нәрсә дим, аңларга тырышып карагыз.

[7] Аллаһы хакына дип, ялган сөйләрсезме, ә сезнең ялганыгыз Аңа кирәкме соң?!

[8] Аңа бар күңелегездән ярарга тырышасызмы?! Аллаһының эшен яклап чыгарга телисезме?!

[9] Ул сезне сынап карарга теләсә, бик шәп булырмы?! Кешеләрне алдаган кебек, Аны да алдый алырсызмы?!

[10] Яшертен генә эш йөртеп, бер якны гына яклыйсыз икән, Ул, һичшиксез, сезне гаепләми калмас.

[11] Аның дан-шөһрәте сезне куркытмыймы?! Дәһшәте өстегезгә төшмәсме?!

[12] Сезнең сүзләрегез көлгә охшаш, аклануларыгыз – уалучан балчыктан ясалган калкандыр.

[13] Туктагыз сөйләүдән, мин сөйлим; миңа ни булса, шул булыр.

[14] Тормышымны куркыныч астына куеп, үземне хәвеф-хәтәргә дучар итәм.

[15] Ул мине юк итәр – инде өметем өзелгән, үз юлымны мин Аның алдында барыбер яклаячакмын –

[16] минем өчен котылу шул булыр! Денсез бәндә Аңа якын килергә дә җөрьәт итмәячәк бит!

[17] Тыңлагыз, дикъкать белән тыңлагыз сүзләремне, әйткәннәремне колак салып тыңлагыз!

[18] Менә мин сезгә үземнең дәгъвамны әзерләдем, беләмен ки, мин хаклымын.

[19] Берәр каршы төшәрлек кеше бармы миңа? Булса, мин тын калырмын һәм җан тәслим кылырмын.

[20] И Аллам, Синнән бары ике нәрсәне ялварам һәм моннан ары Синнән яшеренмәм:

[21] кулларыңны миннән читкә ал Син, һәм дәһшәтең мине куркытмасын!

[22] Шуннан соң чакыр мине, һәм мин җавабымны бирермен, яки сөйләргә рөхсәт ит миңа, ә Үзең җавабыңны әйт.

[23] Ялгыш гамәлләрем, кылган гөнаһларым күпме икән? Күрсәт кимчелекләремне, гөнаһларымны.

[24] Ни өчен Син йөзеңне миннән яшерәсең һәм мине Үзеңнең дошманың итеп күрәсең?

[25] Коелган яфракны куркытмакчы, коры саламны куып йөртмәкчеме Син?

[26] Син мине бик авыр нәрсәләрдә гаеплисең, яшьлек гөнаһларымны гаепкә саныйсың.

[27] Аякларымны калыпка кыстырып, Син һәр юлымны күзәтеп торасың, һәр адымымны билгеләп барасың.

[28] Ә кеше ул черек кебек, көя күбәләге тишкәләгән кием кебек таралып бетүчән.

Әюб — Chapters