Skip to content
Opens in a new window

[1] Әюб болай дип сүзен дәвам итте:

[2] «Миңа гадел хөкем чыгарудан баш тарткан Аллаһы, мине кайгы-хәсрәткә салган Кодрәт иясе Үзе шаһиттыр!

[3] Сулышым өзелгәнче, борын тишегемдә Аллаһы сулышы туктаганчы,

[4] авызым ялган сүз сөйләмәс, телемнән алдау сүзе чыкмас!

[5] „Без хаклы“ дигән сүзегез белән мин беркайчан да килешмәм, әҗәлем җиткәнче, „Күңелем саф минем“, – дип тәкрарлармын;

[6] хаклыгымны яклап мин нык торырмын, үткән көннәрем өчен йөрәгем мине шелтәләмәс.

[7] Дошманым яман кеше исәбендә йөрсен, миңа каршы булганнарны яманнар язмышы көтсен!

[8] Соңгы сәгате җиткәндә, Аллаһы аның җанын алганда, денсез бәндә нәрсәгә өмет итә ала?!

[9] Әгәр аңа бәла-каза килсә, ишетерме Аллаһы аның аһ-зарын?!

[10] Аллаһыга һәрдаим ялварырмы ул, Кодрәт иясендә куаныч табармы?!

[11] Мин сезгә Аллаһының кодрәте турында сөйлим, Кодрәт иясенең ниятләрен яшермим.

[12] Боларны сез үзегез күрдегез бит. Шулай булгач, нигә буш сүз сөйләп торасыз?

[13] Яман кешегә Аллаһыдан менә шундый өлеш тияр, җәберләүчеләрнең Кодрәт иясеннән алган мирасы шулдыр:

[14] балалары аның бихисап күп туса да, гомерләре кылычтан өзелер, нәсел варисларының туйганчы ашарына булмас.

[15] Исән калганнарын үләт зәхмәте кабергә кертер, ә тол хатыннар күз яшьләре дә түгә алмас.

[16] Көмешне туфрак кебек өеп-өеп куйса да, кияренә катлы-катлы кием әзерләсә дә,

[17] җыйган киемнәрен тәкъва кеше кияр, көмешләрен гаебе юклар бүлешер.

[18] Салган йорты ныклы түгел – пәрәвездәй, басудагы каравылчы куышы кебек.

[19] Ятканында ул бай булса да, торганында инде бай булмас, күзен ачса – бар нәрсәсеннән җилләр искән.

[20] Туфан суларыдай дәһшәт басар аны, төнлә өермә бөтереп алыр.

[21] Көнчыгыштан искән сәмум җиле урыныннан куптарыр, очыртып алып китәр;

[22] аяусыз рәвештә ябырылыр ул, алны-артны карамыйча качарга мәҗбүр итәр,

[23] артыннан сызгыра-сызгыра кул чабып калыр».

Әюб — Chapters