Skip to content
Opens in a new window

[1] Яһоякыйм углы Яһояхин урынына Йошия углы Сәдыкыйя хакимлек итә башлады. Яһүдә җиренә патша итеп аны Бабил патшасы Нәбухаднессар куйды.

[2] Сәдыкыйя үзе дә, хезмәтчеләре дә, илнең халкы да Раббының Иремия пәйгамбәр аша ирештергән сүзләрен тыңламады.

[3] Сәдыкыйя патша бервакыт Шелемия углы Яһухалны вә Магасея углы Сефания руханины Иремия пәйгамбәргә «Безнең өчен Раббы Аллабызга дога кыл!» дигән сүзләрне әйтергә җибәрде.

[4] Иремия ул чагында халык арасында иркенләп йөри, чөнки зинданга ябылмаган иде әле.

[5] Ул вакытларда Иерусалимне чолганышта тоткан килданиләр, фиргавен гаскәренең Мисырдан яу белән чыгуын ишетеп, Иерусалимнән кире чигенде.

[6] Шунда Иремия пәйгамбәргә Раббы сүзе килеп иреште:

[7] – Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Минем нәрсә әйтәсемне белмәкче булып, сезне йомыш белән җибәргән Яһүдә патшасына әйтегез: „Сезгә ярдәм итмәкче булган фиргавен гаскәре үз җиренә, Мисырга кайтып китәр;

[8] ә килданиләр, яңадан килеп, шәһәргә каршы сугыш башлар, аны басып алыр һәм яндырып бетерер“».

[9] Раббы сезне кисәтә: «„Килданиләр моннан, әлбәттә, китәчәкләр!“ дип, үзегезне алдамагыз – алар китмәс!

[10] Әгәр дә сез үзегезгә каршы сугышкан килданиләрнең бөтен гаскәрен тар-мар итеп, чатырларда яралы гаскәриләре генә ятып калса да, һәрберсе, чыгып, бу шәһәрне яндырып бетерер иде».

[11] Фиргавен гаскәрләре Иерусалимгә якынлаша башлагач, килданиләр чигенергә тотынды.

[12] Нәкъ шул көннәрдә Иремия үзенең туганнары белән Иерусалимнән Беньямин төбәгенә үз өлешенә тигән җирне алырга дип юнәлде.

[13] Әмма алар Беньямин капкасына җитүгә, андагы каравыл башлыгы, Хананиядән туган Шелемия углы Ирия, пәйгамбәрне тотып алып: – Килданиләр ягына качмакчы буласыңмы?! – диде.

[14] – Ялган сүз сөйлисең! Килданиләр ягына качарга теләмим мин! Ләкин Ирия аны тыңламады, Иремияне тотып алып, түрәләр янына алып китте.

[15] Түрәләр Иремиягә ачулы иде, алар аны кыйнаттылар да кәтип Йонатанның зинданга әйләндерелгән өенә ябып куйдылар.

[16] Байтак көннәр базда ябылуда ятканнан соң,

[17] Сәдыкыйя патша аны алырга җибәрде. Иремияне сарайга алып килделәр, һәм патша, башкаларга сиздермичә генә, аңардан: – Раббыдан берәр хәбәр бармы? – дип сорады. – Бар! – диде Иремия. – Син Бабил патшасы кулына төшәрсең, – диде.

[18] Аннары: – Синең алда, хезмәтчеләрең яки халык алдында ни гаебем бар минем?! Ни өчен мине зинданга яптыгыз? – дип сорады. –

[19] «Бабил патшасы сезгә һәм илегезгә һөҗүм итмәс!» дигән пәйгамбәрләрегез кайда сезнең?!

[20] Хәзер мине тыңласаң иде, хакимем патша, үтенечемне аяк астына салмасаң иде: кәтип Йонатан йортына кайтарма мине, юкса мин анда үләчәкмен!

[21] Шуннан соң Сәдыкыйя патша Иремияне сакчылар йортының ишегалдында ябып тотарга кушты. Аңарга һәр көнне, шәһәрдә икмәк беткәнче, икмәк пешерүчеләр урамыннан берәр икмәк китерә иделәр; шулай итеп, Иремия сакчылар йортының ишегалдында тоткынлыкта калды.

Иремия пәйгамбәр — Chapters