[1] Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
[2] – Биредә үзеңә хатын алма, угылларың да, кызларың да булмасын!
[3] Чөнки бу җирдә туган угыл-кызлар һәм аларны дөньяга бар кылган ата-аналар турында Раббы болай ди:
[4] «Алар авыр, газаплы үлем белән үләчәк, аларны кызганып елаучы да, күмүче дә булмаячак; җәсәдләре, тирес кебек, җир өстендә ятачак. Алар кылычтан вә ачлыктан һәлак булачак; мәетләре күк кошларына вә җирдәге җанварларга азык булачак».
[5] Раббы болай ди: – Кайгы мәҗлесе барган йортка кермә, матәм тотма һәм кайгыларын уртаклашма! Чөнки Мин бу халыкның тынычлыгын алдым, – дип әйтә Раббы, – аларны мәрхәмәтемнән вә рәхим-шәфкатемнән мәхрүм иттем.
[6] Бу җирдә кешеләрнең дәрәҗәлесе дә, кечесе дә үләчәк, һәм аларны һичкем күммәячәк; алар турында кайгырып елаучы да, аларны хәтердә саклап, тәнен җәрәхәтләүче вә чәчен кыручы да булмаячак.
[7] Матәм тотучыларны юатыр өчен, беркем икмәк китермәячәк, ата-аналарыннан мәхрүм булганнарны юатып, һичкем бер касә шәраб тәкъдим итмәячәк.
[8] Мәҗлес барган йортка кермә, – ди Раббы, – алар белән бергә утырып ашама һәм эчмә!
[9] Чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Сез яшәгән заманда, Мин бу җирдә шатлык вә күңел ачу авазларын, кияү белән кәләшнең куанычлы тавышларын тыярмын. Сез моны үз күзегез белән күрерсез».
[10] Шушы сүзләрне халыкка җиткергәч, – ди Раббы, – алар синнән: «Нигә Раббы безгә шундый зур бәла белән яный икән? Гаебебез нәрсәдә? Раббы Аллабыз каршында нинди гөнаһ кылдык?» – дип сорарлар.
[11] Ә син аларга, Раббы болай дип әйтә, диген: «Сезнең ата-бабаларыгыз Мине ташлады; Миннән йөз чөереп, Канунымны инкяр итте, башка илаһларга иярде, аларга табынды һәм сәҗдә кылды.
[12] Сез исә, ата-бабаларыгыздан да уздырып, начаррак гамәлләр кыласыз; Мине тыңламыйча, һәркайсыгыз үзенең тискәре, явыз йөрәге кушканча яши.
[13] Шуның өчен Мин сезне, бу җирдән куып, үзегез дә, ата-бабаларыгыз да белмәгән илгә олактырырмын, шунда сез чит илаһларга көне-төне хезмәт итәрсез – инде Мин сезне кызганмам».
[14] – Менә, шундый көннәр килер, – ди Раббы, – ант иткәндә, кешеләр: «Исраил халкын Мисырдан алып чыккан Раббы Үзе шаһиттыр!» – дип әйтмичә, «Исраил халкын төньяк илдән һәм Үзе куып җибәргән барча җирләрдән алып чыккан Раббы Үзе шаһиттыр!» – дип ант итә башларлар. Чөнки бу халыкны Мин аларның ата-бабаларына биргән җиргә кире кайтарырмын.
[16] Ә хәзер, – дип белдерә Раббы, – Мин күп санлы балыкчылар җибәрәмен: алар Яһүдә халкын балык тоткан кебек тотар. Шуннан соң күп санлы аучылар җибәрермен: алар һәр тауда, һәр калкулыкта һәм кыя ярыкларында Минем халкымны аулар.
[17] Чөнки аларның йөргән юлларын Мин күреп торам; алар Миннән яшеренә алмыйлар – гөнаһлары күз алдымда.
[18] Гаеп эшләре, кылган гөнаһлары өчен тиешле әҗерен аларга икеләтә бирермен, чөнки үзләренең җансыз потлары белән алар Минем җиремне нәҗесләделәр, биләмәмне җирәнгеч нәрсәләре белән тутырдылар.
[19] Йа Раббым, минем кодрәтем, таянычым вә кайгы көнендә сыеныр урыным! Халыклар, җир читләреннән Синең яныңа килеп: «Безнең ата-бабаларыбыз фәкать ялган нәрсәләрне, бернигә яраксыз потларны гына мирас итеп алган.
[20] Адәм баласы үзенә илаһлар ясый аламы?! Ясаса да, алар бит чын Аллаһы түгел!» – дип әйтерләр.
[21] «Шуңа күрә Мин бүген аларга сабак бирәм, Үземнең көч-кодрәтемне күрсәтәм, һәм алар Минем Раббы икәнемне белерләр!» – ди Раббы.