Skip to content
Opens in a new window

[1] Иремиягә Раббы сүзе булды:

[2] – Бар, чүлмәкченең өенә кер, сүзләремне Мин сиңа шунда җиткерермен.

[3] Шуннан мин чүлмәкче өенә киттем – ул чүлмәк ясый торган тәгәрмәч янында үз эше белән мәшгуль иде.

[4] Балчыктан ясый торган савыты бозылгач, әлеге балчыктан ул үзе теләгәнчә икенче савыт ясады.

[5] Шул чагында миңа Раббы сүзе килеп иреште:

[6] – Әй Исраил халкы, Мин дә сиңа шушы чүлмәкче кылган эшне кыла алмыйммы?! – диде Раббы. – Чүлмәкче кулындагы балчык сыман, син дә Минем кулымда бит, Исраил халкы.

[7] Кайчак Мин нинди дә булса халыкка яисә патшалыкка: «Йолкып алам да җимереп бетерәм, юк итәм!» – дип яныйм.

[8] Ләкин Мин янаган халык үзенең явыз эшләреннән кире кайтса, Мин дә аңа һәлакәт җибәрү уеннан кире кайтам.

[9] Әгәр Мин нинди дә булса халыкка яисә патшалыкка: «Сезне ныгытырмын һәм төзекләндерермен!» – дип әйтә торып та,

[10] алар Минем күз алдымда явызлык кылса һәм әйткәннәремә колак салмаса, аларга эшләргә теләгән игелегемне эшләми калам.

[11] Шуңа күрә Яһүдә халкына вә Иерусалимдә яшәүчеләргә җиткер, Раббы болай дип әйтә, диген: «Сезнең өскә афәт җибәрергә әзерләнүче, сезгә каршы эш кылырга ниятләүче чүлмәкче Мин! Һәрберегез начар юлыгыздан кире кайтыгыз, юлларыгызны вә гамәлләрегезне төзәтегез!»

[12] Ләкин алар: «Өметләнеп торма! Без үзебез теләгәнчә яшәячәкбез, һәркайсыбыз үҗәт вә явыз йөрәгебез кушканча гамәл кылачакбыз», – дип әйтерләр.

[13] Шулай итеп, Раббы болай ди: «Халыклардан сорагыз: мондый хәлне берәрсенең ишеткәне бармы икән?! Гыйффәтле кыз Исраил бик зур әшәкелек эшләде.

[14] Ливан тау башларыннан кар китәме?! Шул таулардан агып төшкән салкын сулар кибәме?!

[15] Ә Минем халкым, Мине онытып, бернигә яраксыз потларга корбан яндыра, үзенең борынгы юлыннан тайпылып, сукмак төшмәгән җирләрдән атлый.

[16] Үз җирен ул коточкыч хәлгә төшерде, мәңгелек хурлыкка дучар итте – узып баручы һәркем, хәйран калып, башын чайкый.

[17] Көнчыгыштан искән җил кебек, Мин аларны дошманнары күз алдында чәчеп-туздырып ташлармын, башларына бәла килгәндә, аларга йөзем белән түгел, аркам белән борылырмын».

[18] Шуннан соң кайбер кешеләр: – Әйдәгез, Иремиягә каршы яшерен эш оештырабыз! Үгет бирүче руханиларга, киңәш бирүче акыл ияләренә, Раббы сүзен игълан итүче пәйгамбәрләргә кытлык булмаячак бездә. Аны телебез белән җиңик, сүзләренә колак салмыйк! – диделәр.

[19] Тыңла мине, Раббым! Дошманнарым сүзен ишет!

[20] Яхшылыкка явызлык белән җавап кайтаралармыни?! Хәтерлисеңме, хозурыңа килеп: «Ачуыңны юнәлтмә аларга!» – дип, Сиңа ялварган идем. Ә менә алар миңа чокыр казыдылар.

[21] Менә шуның өчен аларның балаларын ачлыкка дучар ит, кылыч ихтыярына тапшыр; хатыннары балаларын җуйсын, һәммәсе тол калсын; ирләре үләт зәхмәтеннән кырылсын, ир-егетләре сугышта кылычтан һәлак булсын!

[22] Син, Раббы, өсләренә кинәт дошман яулары җибәргәндә, өйләрендә елаган тавышлар яңгырап торсын, чөнки алар, мине тотмакчы булып, чокыр казыдылар, аягымнан эләктерергә ниятләп, ятьмә суздылар.

[23] Син бит, Раббым, аларның мине үтерергә җыенуын беләсең. Гафу кылма җинаятьләрен, гөнаһларына күзеңне йомма! Ачуың кузгалган көндә җәзаңны бир аларга – Синең алда егылып ятсыннар!

Иремия пәйгамбәр — Chapters