Skip to content
Opens in a new window

[1] – Көтүемдәге сарыкларны харап итүче һәм куып таратучы көтүчеләргә – кайгы! – дип белдерә Раббы.

[2] Шуңа күрә Раббы, Исраил Алласы, минем халкымны баккан көтүчеләргә болай ди: – Сез Минем көтүемне таратып бетердегез, сарыкларымны кудыгыз, аларны кайгыртмадыгыз; шушы явыз эшләрегез өчен сезне җәзага тартырмын, – дип белдерә Раббы. –

[3] Исән калган сарыкларымны Мин, Үзем куып җибәргән илләрдән җыеп алып, туган көтүлекләренә кире кайтарырмын, шунда алар үрчер һәм ишәер.

[4] Аларга көтүчеләр куярмын, ул көтүчеләр сарыкларымны карап багар. Сарыкларым инде бүтән куркып-өркеп йөрмәс, югалмас, – дип белдерә Раббы.

[5] «Менә, шундый көннәр җитәр, Давыт нәселеннән тәкъва бер үсенте үстерермен, – дип белдерә Раббы, – һәм ул акыл белән идарә итүче, җирдә гадел хөкем вә дөреслек урнаштыручы патша булыр.

[6] Ул патшалык иткән заманда, Яһүдәгә котылу килер, Исраил хәвеф-хәтәрсез яшәр, һәм аны „Раббы – безнең хакка дөреслек урнаштыручы!“ дип йөртерләр».

[7] Раббы болай ди: – Менә, шундый көннәр килер, ант иткәндә, кешеләр: «Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Үзе шаһиттыр!» – дип әйтмичә,

[8] «Исраил токымын төньяк илдән һәм Үзе куып җибәргән барча җирләрдән алып чыккан Раббы Үзе шаһиттыр!» – дип ант итә башларлар; ул вакытта инде алар үз җирләрендә гомер кичерерләр.

[9] Пәйгамбәрләр турында. Минем йөрәгем өзгәләнә, сөякләрем дер-дер килә; Раббы әйткән изге сүзләрдән мин Аның каршында исерек сыман, шәраб егып салган кеше сыман.

[10] Шулай, бу җир зиначылар белән тулган, шуңа күрә ул каргалган һәм елый; даладагы көтүлекләр корып бетте; пәйгамбәрләрнең бар белгәне – явызлык, көчләрен гаделсезлек юлында кулланалар.

[11] «Әйе, пәйгамбәрләр дә, руханилар да – денсез! Хәтта Үз Йортымда да явызлыкларын күрдем Мин аларның, – дип белдерә Раббы. –

[12] Шуның өчен барган юллары тайгак һәм караңгы булыр – аларны шул юлда төртеп җибәрерләр, һәм алар егылып калырлар, чөнки җәза бирәсе елымда Мин аларның башын бәлагә салырмын, – дип белдерә Раббы. –

[13] Самарея пәйгамбәрләренең акылга сыймаслык эшләрен күрдем Мин: Багал исеменнән пәйгамбәрлек итеп, халкым Исраилне алар юлдан яздырдылар.

[14] Ләкин Иерусалим пәйгамбәрләренең тагын да юньсезрәк эшләрен күрдем Мин: алар уйнашлык итәләр, ялган эчендә яшиләр һәм явызларга теләктәшлек күрсәтәләр, һичкем яманлык кылудан тайчанмый. Минем өчен алар барысы да Сәдүм кебек, Иерусалим халкы исә Гамура кебектер».

[15] Шуңа күрә Күкләр Хуҗасы Раббы пәйгамбәрләр хакында болай ди: «Мин аларга әрем ашатырмын, агулы су эчертермен, чөнки Иерусалим пәйгамбәрләреннән денсезлек бөтен җир буйлап таралды».

[16] Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Пәйгамбәрләр сүзен тыңламагыз – алар сезне юкка өметләндерә: Мин әйткәннәрне түгел, үзләренең хыялына килгәнне сөйли алар.

[17] Мине санга сукмаучыларга алар һаман: „Раббы сезгә иминлек вәгъдә итә!“ – диләр; үҗәт йөрәкләре кушканча эшләүчеләргә: „Сезгә һичнинди бәла килмәячәк!“ – дип әйтәләр.

[18] Әмма аларның кайсысы Раббы киңәшмәсендә булган?! Аның сүзен кем ишеткән дә кем күргән әле?! Кем Аны игътибар белән тыңлаган?!»

[19] Менә, Раббыдан ярсулы давыл килә, өермәләнеп күтәрелә – явызлар өстенә ябырылачак ул.

[20] Күңелендәге ниятен гамәлгә ашырмый торып, Раббы Үзенең ачу-ярсуын тыймас. Алдагы көннәрдә сез моны аңларсыз.

[21] Раббы болай ди: «Бу пәйгамбәрләрне Мин җибәрмәдем, алар үзләре йөгереп килделәр; Мин аларга сөйләмәдем, алар үзләре пәйгамбәрлек иттеләр.

[22] Әгәр ул пәйгамбәрләр Минем киңәшмәмдә булсалар, сүзләремне халкыма җиткерерләр, аларны явыз юлларыннан, явыз эшләреннән тыеп калырлар иде.

[23] Мин бар тарафта – якында да, еракта да шул ук Алламын! – дип белдерә Раббы. –

[24] Кем дә булса Мин күрмәстәй урында яшеренә аламыни?! – ди Раббы. – Күкне дә, җирне дә иңләп алмаганмы Мин?! Бу – Раббы сүзе».

[25] – Минем исемнән ялган нәрсәләр сөйләүче пәйгамбәрләрнең сүзләрен ишеттем Мин. Алар: «Мин төш күрдем! Мин төш күрдем!» – диләр.

[26] Кайчангача дәвам итәр бу? Ялган сүзләр, уйдырма хәбәрләр сөйләүче бу пәйгамбәрләрнең күңелендә нәрсә булырга мөмкин?!

[27] Багал аркасында ата-бабалары Миннән бизгән кебек, бер-берсенә сөйләгән төшләре белән халкымны Миннән биздерергә тели алар.

[28] Әгәр пәйгамбәр төш күрә икән, ул аны төш итеп сөйләсен, әгәр инде аңа Минем сүзем килеп ирешә икән, хак сүземне җиткерсен! – дип белдерә Раббы. – Кибәк белән орлыкның нинди уртак ягы бар?!

[29] «Минем сүзем – ялкынга, кыя-ташларны җимерүче чүкечкә тиң!» – дип белдерә Раббы.

[30] – Шулай итеп, «Бу – Раббы сүзе» дип ышандырган, ләкин ул сүзләрне бер-берсеннән урлаган пәйгамбәрләргә каршы Мин! – дип белдерә Раббы. –

[31] Әйе, телләренә ни килсә, шуны сөйләп, «Бу – Раббы сүзе!» дип әйтүче пәйгамбәрләргә каршы Мин! – дип белдерә Раббы. –

[32] Ялган төшләр сөйләүче, үзләренең шул төшләре вә уйдырмалары белән халкымны юлдан яздыручы пәйгамбәрләргә каршы Мин! – дип белдерә Раббы. – Мин аларны җибәрмәдем, аларга моны эшләргә кушмадым. Алар бу халыкка бернинди файда китермиләр. Бу – Раббы сүзе.

[33] Әй Иремия, Минем халкымнан берәр кеше, пәйгамбәр яки рухани синнән: «Раббы, вәхи иңдереп, безгә нәрсә йөкләмәкче икән?» – дип сораса, син, җавап итеп: «Раббы: „Сез үзегез Миңа йөк, Мин сезне чыгарып ыргытам!“ – дип белдерә», – дип әйт.

[34] Әгәр дә пәйгамбәр, рухани яки халык арасыннан берәү: «Бу – Раббы иңдергән йөк!» – дип әйтсә, Мин ул кешене бөтен гаиләсе белән җәзага тартырмын.

[35] Бер-берегез белән сөйләшкәндә, сез: «Раббы нәрсә дип җавап бирде?» яисә «Раббы нәрсә дип әйтте?» – дип сорарга тиешсез.

[36] Ләкин беркайчан да «Раббының йөге» турында сүз кузгатмагыз, чөнки һәркемнең үз сүзе – үз йөгедер. Сез тере Аллаһының, Күкләр Хуҗасы Раббының – үз Аллагызның сүзләрен бозасыз.

[37] Пәйгамбәрдән сез: «Раббы сиңа нәрсә дип җавап бирде?» яисә «Раббы нәрсә әйтте?» – дип сорарга тиешсез.

[38] Әгәр сез «Раббы йөге» турында сүз кузгатсагыз, Мин әйтмәскә кушкан сүзләрне сөйләгән өчен,

[39] Мин сезне бөтенләйгә онытырмын, сезнең үзегездән дә, сезгә һәм ата-бабаларыгызга биргән шушы шәһәрдән дә ваз кичәрмен.

[40] Сезне мәңге онытылмаслык оят-хурлыкка, мәсхәрәгә дучар итәрмен!

Иремия пәйгамбәр — Chapters