Skip to content
Opens in a new window

[1] Иремиягә Раббыдан мондый сүз килеп иреште:

[2] – Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мин сиңа әйткән барлык сүзләрне төргәкле китапка теркәп куй.

[3] Шундый көннәр җитәр, – дип белдерә Раббы, – Мин Үз халкыма, Исраил белән Яһүдәгә, элеккеге мул-имин тормышын кайтарырмын, аларны янәдән ата-бабаларына биргән җиргә китерермен, алар шул җиргә хуҗа булыр», – дип белдерә Раббы.

[4] Раббының Исраил белән Яһүдә турында әйткән сүзләре мондый:

[5] «Коточыргыч тавыш, куркып кычкырган авазлар ишетелә; тынычлык юк! – ди Раббы. –

[6] Сораштырып карагыз әле: ир кеше бала таба аламы?! Ни өчен соң алайса Мин күргән ир-атлар, тулгагы башланган хатындай, корсакларын тоткан, һәм ни өчен һәммәсенең йөзе ап-ак булган?

[7] Ай-яй, нинди дәһшәтле көн бу! Мондый көннең әле булганы юк иде. Ягъкуб токымы өчен бу – афәтле чор, ләкин ул аңардан котылачак».

[8] – Ул көнне, – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы, – халкым муенындагы камытны сындырырмын, бауларын өзәрмен; шуннан соң инде ул чит халыкларга түгел,

[9] ә үз Раббы Алласына һәм Мин тәхеткә утырткан – Давыт токымыннан булган патшага хезмәт итәр.

[10] «Шулай итеп, колым Ягъкуб, курыкма! Син, Исраил, төшенкелеккә бирелмә! – дип белдерә Раббы. – Чөнки Мин сине ерак илдән, токымыңны әсирлектә булган җиреннән коткарырмын! Ягъкуб кире әйләнеп кайтыр, иминлек вә тынычлыкта яшәр, һәм аңа инде беркем дә янамас.

[11] Чөнки Мин янәшәңдә булырмын, Ягъкуб, һәм сине коткарырмын! – дип белдерә Раббы. – Мин сине халыклар арасына куып тараткан идем, инде шул халыкларның һәммәсен кырып бетерермен, ә сине юк итмәм. Җәзасыз калдырмам сине, әмма җәзаны гаделлек белән бирермен».

[12] Раббы Сионга болай ди: «Җәрәхәтең төзәлерлек түгел, яраң бик авыр.

[13] Синең дәгъваңны беркем кайгыртмый, җәрәхәтеңә дәва юк, төзәлерлек түгел ул.

[14] Сөяркәләрең һәммәсе сине онытты, алар инде синең янга килмиләр. Зур гаебең, күп санлы гөнаһларың өчен дошман явы кебек ябырылдым сиңа, һич кызганмый җәзаладым.

[15] Нигә син җәрәхәтләрең турында, төзәлмәс авыруың турында ыңгырашып зарланасың? Гаебең – зур, гөнаһларың күп булганга эшләдем Мин сиңа моны.

[16] Ләкин сине ашаганнарның һәммәсен дә ашарлар, барлык дошманнарың үзләре әсир китәр, сине талаганнар үзләре таланыр, сине табыш иткәннәрнең үзләрен табыш итәрмен.

[17] „Беркемгә кирәкмәгән, ташландык“ исемен йөрткәнгә күрә, Мин сине, Сион, дәвалармын, яраларыңны төзәтермен», – дип белдерә Раббы.

[18] Раббы болай ди: «Ягъкуб токымының чатырларын кабат корырмын, аларның торакларына мәрхәмәт күрсәтермен; хәрабәләр булган урында кабат шәһәр калкып чыгар, зиннәтле сарай да элеккечә үк итеп салыныр.

[19] Алар яшәгән урында рәхмәт җырлары, күңел ачучы кешеләр тавышы яңгырап торыр. Мин аларны ишәйтермен, һәм аларның саны бер дә кимемәс; аларны данлы итәрмен, һәм алар кимсетелмәс.

[20] Ягъкубның балалары әүвәлгечә рәхәт тормыш кичерер, җәмгыятьләре Минем каршымда ныгыр, аларны җәберләүчеләргә җәза бирермен.

[21] Аларның юлбашчысы үз араларыннан булыр, хакиме үз араларыннан чыгар. Мин аны Үземә якынайтырмын, һәм ул Минем яныма килер. Шулай, үз белдеге белән Миңа якынаерга кемнең кыюлыгы җитәр икән?! – дип белдерә Раббы. –

[22] Сез – Минем халкым, ә Мин сезнең Аллагыз булырмын».

[23] Менә, Раббыдан ярсулы давыл килә, өермәләнеп күтәрелә – явызлар өстенә ябырылачак ул.

[24] Күңелендәге ниятен гамәлгә ашырмый торып, Раббы Үзенең көйдергеч ачу-ярсуын тыймас. Алдагы көннәрдә сез моны аңларсыз.

Иремия пәйгамбәр — Chapters