Skip to content
Opens in a new window

[1] Бөтен гаскәрбашлары, Кареах углы Йоханан, Һошагыйя углы Азария һәм кечесеннән алып олысына кадәр бар халык, Иремия пәйгамбәр янына килеп:

[2] – Гозеребезне тыңла, зинһар! Исән калган шушы халык өчен үзеңнең Раббы Аллаңа дога кыл! Үзең күреп торасың: әүвәлге күп санлы халыктан бик азыбыз исән калды, – диделәр. –

[3] Синең Раббы Аллаң нинди юлдан барасын, нәрсә эшләргә икәнен әйтсә иде безгә, – диделәр.

[4] Иремия пәйгамбәр аларга: – Үтенечегезне ишеттем. Әйткәнегезчә, Раббы Аллагызга дога кылырмын һәм Раббының сүзләрен түкми-чәчми сезгә җиткерермен, – диде.

[5] Алар исә: – Әгәр без Раббы Аллаң синең аша әйткәннәрнең һәммәсен җиренә җиткереп үтәмәсәк, безгә каршы Раббы Үзе хаклык вә гаделлек белән шаһитлык бирсен, – диделәр. –

[6] Без сине Раббы Аллабыз янына җибәрәбез һәм Аның әйткәннәрен, безнең өчен яхшы яки яман булуга карамастан, тайпылышсыз үтәрбез. Раббы Аллабызга итагать кылсак, барысы да яхшы булыр.

[7] Ун көн үтүгә, Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште.

[8] Иремия, Кареах углы Йохананны, аның барча гаскәрбашларын, кечесеннән алып олысына кадәр бар халыкны чакыртып алып,

[9] аларга әйтте: – Сез миннән Исраилнең Раббы Алласына гозерегезне җиткерергә үтенгән идегез. Ул сезгә менә болай ди:

[10] «Әгәр шушы җирдә калсагыз, Мин сезне биредә төпләндерермен – бөлдермәм, сезне тамыр җәйдерермен – йолкып алмам, чөнки сезнең өскә җибәргән афәт өчен үкенәмен.

[11] Сез хәзер Бабил патшасыннан куркасыз. Аңардан курыкмагыз! – дип белдерә Раббы. – Чөнки сезне коткарыр өчен, аның кулыннан йолып алыр өчен, Мин янәшәгездә булырмын.

[12] Мин сезгә Үземнең рәхим-шәфкатемне күрсәтермен, һәм Бабил патшасы, сезне кызганып, үз җирегезгә кире кайтарыр».

[13] Әмма сез Раббы Аллагыз сүзенә буйсынмыйча: «Без бу җирдә яшәмибез,

[14] Мисырга китәбез! Анда сугыш күрмәбез һәм сугыш быргысын ишетмәбез, ачлыктан җәфа чикмәбез, шунда гомер итәрбез», – дисәгез,

[15] сезгә әйтәм, әй Яһүдәнең исән калган халкы, Раббы сүзен тыңлагыз! Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Әгәр сез чынлап та „Мисырда яшибез!“ дип карар кылсагыз, шунда китеп урнашсагыз,

[16] сезне куркыта торган кылыч Мисыр җирендә дә куып җитәр, сезне куркыта торган ачлык артыгыздан калмас, һәм сез шунда әҗәлегезне табарсыз.

[17] Мисырга китеп урнашырга карар кылган бар кеше кылычтан, ачлыктан вә үләт зәхмәтеннән һәлак булыр; аларның берсе дә Мин җибәргән афәттән котыла алмас».

[18] Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мисырга китсәгез, Иерусалим халкына ябырылган ачу-ярсуым сезгә дә ябырылыр! Сез шом сала торган каһәр иясе булырсыз, хурлыкка төшеп, адәм мыскылына калырсыз һәм бу җирне бүтән күрә алмассыз».

[19] Әй Яһүдәнең исән калган халкы, Раббы сезгә: «Мисырга бармагыз!» – дип әйтте. Белеп торыгыз: мин бүген сезне, коточкыч хата ясыйсыз, дип кисәттем. Сез бит, миннән үтенеп, Раббы Аллагызга: «Безнең өчен Раббы Аллабызга дога кыл һәм Ул әйткәннәрне түкми-чәчми безгә җиткер, без барысын да Ул кушканча эшләрбез», – дип әйтергә куштыгыз.

[21] Мин бүген Ул әйткәннәрне сезгә җиткердем, ләкин сез Раббы Аллагыз минем аша әйткәннәрнең берсенә дә буйсынмадыгыз.

[22] Шуңа күрә белеп торыгыз: барып урнашырга теләгән җирегездә кылычтан, ачлыктан вә үләт зәхмәтеннән кырылырсыз!

Иремия пәйгамбәр — Chapters