Skip to content
Opens in a new window

[1] – Шул вакытта Мин – барлык Исраил ыругларының Алласы, ә алар Минем халкым булыр, – дип белдерә Раббы.

[2] Раббы болай ди: «Кылычтан исән калган халык чүлдә илтифатымны казаныр, һәм Исраилгә Мин тынычлык китерермен!»

[3] Раббы миңа ерактан күренеп: «Мин сине яратам, Исраил, һәм Минем мәхәббәтем мәңгелектер, шуңа күрә сиңа мәрхәмәт кылам, – диде. –

[4] Әй гыйффәтле кыз Исраил, Мин сине яңадан төзермен, һәм син төзек-бөтен булырсың, кулыңа янәдән шөлдерле барабаныңны алырсың һәм шатланып-дәртләнеп биючеләргә кушылырсың.

[5] Самарея тауларында янә йөзем бакчалары утыртырсың; аларны утырткан бакчачылар уңышны да үзләре җыяр.

[6] Шундый көн килеп җитәр: Эфраим тауларындагы сакчылар: „Әйдәгез, Сионга, үзебезнең Раббы Аллабыз янына меник!“ – дип кычкырыр».

[7] Раббы болай ди: «Ягъкуб токымын телгә алып, сөенеп-куанып җырлагыз, башкалар арасында беренче саналган халыкны данлагыз, мактау сүзләре яудырыгыз, „Йа Раббы, коткар Үз халкыңны – Исраилнең исән калган кешеләрен!“ – дип әйтегез!

[8] Менә, Мин аларны төньяктагы илдән китертермен, җир читләреннән җыеп алырмын; араларында сукыр вә аксагы, йөкле хатын вә тулгак тотканы – барысы, зур бер төркем булып, бирегә кайтыр.

[9] Алар күз яшьләре түгә-түгә, ялынып-ялварып кайтырлар; Мин аларны ташкын сулар буеннан, абындырмыйча туры юлдан җитәкләп барырмын, чөнки Мин – Исраилнең Атасымын, ә Эфраим – Минем беренче углымдыр».

[10] Әй халыклар, Раббы сүзен тыңлагыз! Ерактагы яр буйларына шуны белдерегез: «Исраилне Кем тараткан булса, Шул җыяр һәм аны Үз терлеген саклаучы көтүче кебек багар.

[11] Чөнки Раббы Ягъкуб токымын йолып алыр, көчлеләр кулыннан коткарыр.

[12] Алар, Сион тавына килеп, шатланып кычкырырлар, Раббының юмартлыгына – бодай, шәраб вә зәйтүн маена, сарыкларга, мал-туарга куанырлар. Аларның җаны мул итеп сугарылган бакча кебек булыр, һәм алар инде беркайчан да кайгы күрмәс.

[13] Кызлар биеп күңел ачар, алар белән бергә егетләр вә картлар шатланышыр; Мин аларның кайгысын куанычка алыштырырмын, кичергән кайгы-хәсрәттән соң, юатып, аларга сөенеч бүләк итәрмен.

[14] Руханиларны нигъмәтләрем белән ризыкландырырмын, халык Минем игелекләремнән тук булыр. Бу – Раббы сүзе».

[15] Раббы болай ди: «Рамаһ шәһәрендә бер тавыш – ачыргаланып елаган тавыш ишетелә. Балаларын кызганып, Рахилә елый анда, һичкемнең юатуын теләми, чөнки инде балалары юк».

[16] Раббы аңа: «Үкереп елаудан тукта, күзләреңнән яшь чыкмасын, чөнки хезмәтеңә күрә әҗере булыр, – ди, – балаларың дошман җиреннән әйләнеп кайтыр!

[17] Киләчәгең өметле, – дип белдерә Раббы, – балаларың үз иленә кайтыр!

[18] Эфраимнең иңрәп ыңгырашуын ишетәм: „Син миңа җәза бирдең, һәм мин, тискәре бозау сыман, сабак алдым. Кире Үзеңә кайтар мине, һәм мин кайтырмын, чөнки Син – минем Раббы Аллам!

[19] Юлымнан читкә тайпылдым мин, ләкин соңыннан тәүбә иттем; акылыма килгәч, кайгыдан башым салынды. Яшьлегемдә оят эш кылып хур булдым, мәсхәрә ителдем“.

[20] Углым Эфраим Миңа кадерле түгелмени?! Яраткан балам түгелмени ул?! Аны еш кына шелтәләсәм дә, һаман җылылык белән искә алам; йөрәгем аны уйлап борчыла, һәм Мин аңа рәхим-шәфкатемне күрсәтермен! Бу – Раббы сүзе».

[21] И гыйффәтле кыз Исраил! Үзең өчен юлга ташлар куеп калдыр, юнәлеш күрсәтүче билгеләр куй, барган шушы юлыңны хәтереңә сеңдер! Кайт, үз шәһәрләреңә кире кайт!

[22] Озак бәргәләнеп йөрерсеңме әле, юлдан язган кыз?! Раббы җирдә яңа бер нәрсә булдырды: хатын-кыз ирне яклый.

[23] Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мин аларга элеккеге мул-имин тормышларын кайтаргач, Яһүдә җирендә вә аның шәһәрләрендә яңадан: „Әй гаделлек йорты, әй изге тау, Раббы сиңа хәер-фатихасын бирсен!“ – диячәкләр.

[24] Халык Яһүдәдә вә аның барлык шәһәрләрендә бергә яшәячәк, игенчеләр дә, малларын баккан көтүчеләр дә шунда көн күрәчәк.

[25] Хәле киткәннәргә Мин – су, алҗыганнарга ризык бирәчәкмен».

[26] Шул чагында мин уянып киттем һәм як-ягыма карандым; төшем үземә бик ошады.

[27] – Менә, шундый көннәр җитәр, – дип белдерә Раббы, – Исраил һәм Яһүдә җирендә Мин адәм затын вә терлекне мулдан кылырмын.

[28] Моңарчы Мин бу халыкны тамыры белән йолкып алыр, җимереп ташлар, юкка чыгарыр, һәлак итәр һәм бәлагә салыр өчен күзәткән булсам, хәзер исә тергезер, тамыр җәйдерер өчен алардан күземне алмамын, – дип белдерә Раббы. –

[29] Ул чагында инде: «Аталары әче йөзем ашаган, ә балаларының тешләре камаша», – дип әйтмәсләр.

[30] Һәркем үзе кылган җинаять өчен генә үлем җәзасына тартылыр – әче йөзем ашаган кешенең генә тешләре камашыр.

[31] – Менә, шундый көннәр җитәр, – дип белдерә Раббы, – Мин Исраил вә Яһүдә халкы белән яңа килешү төзермен.

[32] Бу килешү Мин аларның ата-бабаларын Мисырдан җитәкләп алып чыккан чакта төзегән килешү сыман булмас, – дип белдерә Раббы. – Ата-бабалары ул килешүне бозды, гәрчә Мин аларның Хуҗасы булсам да.

[33] Киләчәктә, – дип белдерә Раббы, – Мин Исраил халкы белән менә мондый килешү төзермен: Үз Канунымны күңелләренә салырмын, йөрәкләренә язып куярмын. Мин – аларның Алласы, ә алар Минем халкым булыр.

[34] Шулчак инде беркем дә үзенең дустын яисә туганын: «Раббыны танып бел!» – дип өйрәтмәс, инде һәммәсе: олысы да, кечесе дә Мине үзе танып белер, – дип әйтә Раббы, – чөнки Мин аларның җинаятьләрен кичерермен, гөнаһларын бүтән искә алмам.

[35] Көндезләрен балкып торсын өчен – кояшны, төннәрен яктылык чәчсен өчен, ай вә йолдызларны бар кылган, дулкыннар үкерерлек итеп, диңгезне кубарган Раббының исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы! «Мин урнаштырган шушы тәртип какшамаслык булган кебек, – дип белдерә Раббы, – Исраил токымы да мәңге Минем халкым булып калачак».

[37] Раббы болай ди: «Югарыда – күкне, түбәндә җирнең нигезләрен үлчәп-тикшереп булса, гамәлләре өчен Мин Исраилнең токымын кире кагармын! Бу – Раббы сүзе».

[38] Шундый көннәр җитәр, – дип белдерә Раббы, – Хананел манарасыннан алып Почмак капкасына кадәр Иерусалим Минем өчен яңадан төзелер.

[39] Шәһәр чиге Гәреб калкулыгына, шуннан исә Гөәгә кадәр сузылыр.

[40] Мәетләр күмелгән вә көл өемнәре астында калган бөтен үзән – Кыдрун үзәненең көнчыгышындагы Атлар капкасына кадәр сузылган җир – Раббының изге урыны булыр. Иерусалим каласы инде һичкайчан җимерелмәс һәм вәйран ителмәс.

Иремия пәйгамбәр — Chapters