Skip to content
Opens in a new window

[1] Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, Мәаб иле турында болай ди: «Бичара Нәбу каласына – кайгы! Бушап калды ул. Кыръятаим хурлыкка төште – аны яулап алдылар, аның кальга-ныгытмасы рисвай булды – ул җимерелде.

[2] Мәабның даны юкка чыкты, Хишбунда аңа каршы явызлык кылырга ниятлиләр: „Әйдәгез, барып, аны халыклар исәбеннән юк итик!“ – диләр. Син дә тынып калырсың, Мадмен: артыңнан кылыч ияреп килә.

[3] Хорунаимнән илереп елаган тавыш килә: „И-и, нинди вайранлык, нинди коточкыч җимереклек!“

[4] Мәаб җимерелгән, балалары үкереп елый.

[5] Лухиткә таба елый-елый менеп бара алар. Хорунаим юлында кайгыдан ыңгырашкан тавышлар ишетелә.

[6] Барыгыз, качыгыз, җаныгызны саклап калырга тырышыгыз! Чүлдәге кыргый ишәк сыман булыгыз.

[7] Кылган гамәлләреңә, хәзинәләреңә ышанып торганлыктан, син дә әсирлеккә төшәрсең, Мәаб; илаһың Кемош та үзенең руханилары вә түрәләр белән сөрген китәр.

[8] Җимерүчеләр һәр шәһәргә килер – бер генә шәһәр дә котылып калмас. Раббы әйткәнчә, үзән һәлак булыр, тигезлек бушап калыр.

[9] Мәаб тәмам җимерелер, шуңа күрә аның өстенә тоз сибегез, аның шәһәрләре чүлгә әйләнер, анда яшәр кеше калмас!»

[10] Раббы эшен эленке-салынкы башкарган кешегә – каргыш! Кан коюдан үзенең кылычын тыйган кешегә – каргыш!

[11] «Мәаб яшь чагыннан тыныч яшәде, сөргендә булмады, апарасы төпкә утырган, бер савыттан икенчесенә салып болганмаган, шунлыктан тәмен-исен югалтмаган шәраб кебек булды».

[12] – Әмма шундый көннәр килер, – дип белдерә Раббы, – Мин шәрабчыларымны җибәрермен, һәм алар, шәрабын агызып, савытларны бушатырлар, чүлмәкләрне чәлпәрәмә китерерләр.

[13] Бәйт-Элдәге илаһка өметләнеп оятка калган Исраилдәй, Мәаб та илаһы Кемош аркасында хур булыр.

[14] «Ничек итеп сез: „Куркусыз, батыр сугышчылар без!“ – дип әйтә аласыз?!

[15] Мәаб иле җимерелгән, шәһәрләре басып алынган, асыл егетләре кырылып беткән, – ди Патша, исеме Күкләр Хуҗасы Раббы булган Зат. –

[16] Мәабның һәлак булыр көне якынлаша, аның өстенә бәла ябырылып килә.

[17] Кызганыгыз аны, барлык күршеләре, данлы исемен белүче барлык кешеләр: „Кайгы! Куәтле хөкемдарлык таягы, дан таягы сынды!“ – дип әйтегез.

[18] Әй Дибон каласында яшәүчеләр, дәрәҗәле урыныгыздан төшегез дә кибеп-корыган туфракка утырыгыз, чөнки Мәабны вәйран кылучы, ныгытмаларыгызны җимерүче килә.

[19] Юл читендә басып карап торыгыз, Арогыр каласында яшәүчеләр, качып баручы ир вә хатыннардан: „Ни булды?“ – дип сорагыз.

[20] Мәаб хур булды, җиңелде – үкереп, илереп елагыз! Мәабның харап булуын Арнон яр буйларында игълан итегез».

[21] – Яссы таулыкларда урнашкан барлык шәһәрләргә: Хулунга, Яһаска, Мефагатка,

[22] Дибонга, Нәбуга, Бәйт-Диблатаимгә,

[23] Кыръятаимгә, Бәйт-Гәмулга, Бәйт-Мегонга,

[24] Кыръютка, Босрага – Мәаб җирендәге ерак һәм якын шәһәрләрнең барысына хөкем килде.

[25] «Мәабның мөгезе киселде, кулы сынды», – дип белдерә Раббы.

[26] Исергәнче эчертегез аны, чөнки ул Раббыга каршы күтәрелде. Әйдә, Мәаб үзенең косыгында аунасын, адәм көлкесенә калсын!

[27] И Мәаб, Исраил өстеннән син көлгән идең түгелме?! Ул угрылык өстендә тотылган сыман, аның хакында сөйли башлауга, башыңны чайкый идең түгелме?!

[28] «Шәһәрләрегезне калдырып китегез дә кыялар арасында яшәгез, Мәаб кешеләре, упкын читендә оя коручы күгәрченнәр кебек булыгыз!» – ди Раббы.

[29] Мәабның тәкәбберлеге, чиксез тәкәбберлеге хакында ишеттек без, үзен зурга куюы, мактанчыклыгы, һавалы, масаючан булуы хакында ишеттек.

[30] «Аның тәкәбберлеген беләм Мин, – дип белдерә Раббы. – Аның мактанып сөйләнүе дә, кылган гамәлләре дә – ялган.

[31] Шуңа күрә Мин, Мәабны кызганып, күз яшьләре түгәм, бөтен Мәаб өчен үкереп-үкереп елыйм, Кыйр-Херес халкын уйлап кайгырам.

[32] И Сибма каласының йөзем куаклары! Синең хакта Мин Ягызер каласын кызганып елаганнан да ныграк елыйм. Синең йөзем ботакларың диңгез аръягына – Ягызерга кадәр җитте. Әмма синең җәйге җимешләреңне һәм өлгереп җиткән йөземеңне харап итте җимерүче.

[33] Уңдырышлы Мәаб җирендә шатлык вә күңел ачу авазлары ишетелми хәзер. Йөзем изгечләрне Мин шәрабсыз калдырдым – инде беркем шатланып-сөенеп йөзем таптамый. Кычкырган тавышлар ишетелә, тик алар куанычлы түгел.

[34] Хишбун вә Элгале иңрәве Яһаска, Согарга, Хорунаимгә, Эгләт-Шелишиягә кадәр җитәчәк, хәтта Нимрим сулары да кибәр.

[35] Мәаб гыйбадәтханәләрендә, калку җирләрдә корбаннар китерүче һәм үз илаһларына хуш исле сумала-майлар көйрәтүче кешеләрне юк итәм! – дип белдерә Раббы. –

[36] Шуңа күрә җаным Мәаб хакында курай кебек сызлана; әйе, Кыйр-Херес халкы өчен йөрәгем курай кебек сызлана Минем, чөнки алар җыйган мал һәлак булды.

[37] Кайгыдан һәммәсенең башы кырылган, сакалы киселгән, кулы җәрәхәтләнгән, һәм өсләрендә тупас тукыма.

[38] Мәабтагы барлык өй түбәләрендә вә мәйданнарда фәкать елау-сыктау гына ишетелә, чөнки Мин Мәабны кирәксез савыт сыман ватып ташладым», – дип белдерә Раббы.

[39] «Мәаб җимерелде!» – дип үкереп елый халык, «Мәаб дошманнан качып хур булды!» – ди. Мәаб бөтен күршеләре алдында мәсхәрәгә калды, шом сала торган бер нәрсәгә әйләнде.

[40] Раббы болай дип әйтә: «Менә, дошман бөркет кебек ябырылып килер дә канатларын Мәаб өстенә җәяр.

[41] Мәаб шәһәрләре басып алыныр, кальгалары яуланыр. Мәаб сугышчыларының йөрәге ул көнне тулгак газаплары кичерүче хатынныкы сыман куркып калыр.

[42] Раббыга каршы баш күтәргән өчен, Мәаб халык буларак юк ителер.

[43] Сезне, мәабиләр, афәт, чокыр вә тозак көтә, – дип белдерә Раббы. –

[44] Афәттән качып котылганы чокырга төшәр, чокырдан чыкканы тозакка эләгер. Бу бәла-казаларны Мин Мәабка җәза елында яудырырмын. Бу – Раббы сүзе.

[45] Качып баручылар, хәлдән таеп, Хишбун каласының диварлары күләгәсендә туктап калды, әмма Хишбуннан – ут, Сихон патша йортыннан ялкын бөркелеп, Мәаб кавеменең чигәләрен, фетнәчел халкының баш түбәсен яндырды.

[46] Кайгы сиңа, әй Мәаб! Кемош исемле илаһына табынган халык һәлак булды! Угылларың әсирлеккә төште, кызларың да әсир ителде.

[47] Ләкин киләчәк көннәрдә Мәабка Мин элеккеге мул-имин тормышын кайтарырмын. Бу – Раббы сүзе». Мәабка чыгарган хөкем сүзләре шушында тәмамлана.

Иремия пәйгамбәр — Chapters