[1] Әгәр дә ире хатынын аерып җибәрсә, һәм ул бүтән ирнең хатыны була калса, беренче ир элекке хатынына кире кайта алмый! Югыйсә ошбу җир нәҗесләнер иде. Ә син, Исраил, күп сөяркәләр белән уйнашлык итеп, Миңа кире кайтырга җыенасыңмы? – дип белдерә Раббы. –
[2] Шәрә калкулыкларга текәлеп кара, син фахишәлек итмәгән берәр урын бармы анда?! Чүлдә сагалап утырган бәдәви сыман, юл читендә син сөяркәләреңне көттең. Фахишәлегең, явызлыгың белән җирне нәҗесләдең син.
[3] Шуның өчен җиргә яңгырлар яумады, хәтта язын да яңгырлар булмады. Ләкин шул чагында да синең йөзең фахишәнеке кебек иде, шул чагында да оялуны белмәдең син.
[4] Әле күптән түгел генә Миңа: «Атам! Син минем яшьлек дустым!
[5] Шулай һәрвакыт ачулы булырсың микәнни? Беркайчан ачуың онытылмас микәнни?» – дидең син, әмма шулай дип әйтсәң дә, үзең һаман явызлык кыласың.
[6] Йошия патшалык иткән көннәрдә Раббы миңа: – Иремия, Миннән йөз чөергән Исраилнең явызлыкларын күрдеңме син? – диде. – Ул һәр биек тауга, киң ябалдашлы һәр агач астына барып уйнашлык итте.
[7] Ул, шушыларны эшләгәннән соң, Миңа кире кайтыр дип уйладым, ләкин ул кайтмады; һәм моны аның хыянәтчел кыз туганы Яһүдә күреп торды.
[8] Миннән йөз чөергән Исраилне барлык фахишәлек гамәлләре өчен аерып җибәреп, аңа талак хаты тоттырганымны күреп торса да, хыянәтчел сеңлесе Яһүдә курыкмады, үзе дә аның артыннан китте һәм уйнашлык итте.
[9] Ачыктан-ачык фахишәлек итеп, бөтен илне нәҗесләде ул, таш вә агачка табынып, Миңа хыянәт итте.
[10] Шулай, Исраилнең хыянәтчел сеңлесе Яһүдә бөтен йөрәге белән Миңа борылмады, ул Миңа кире кайткан булып кыланды гына. Бу – Раббы сүзе.
[11] Раббы миңа: – Миннән йөз чөергән Исраил хыянәтчел Яһүдәгә караганда тәкъварак булып чыкты, – диде. –
[12] Төньяк тарафка юл алып, Минем сүзләремне җиткер! Раббы болай дип әйтә, диген: «Миннән йөз чөергән Исраил, кире кайт! Моннан ары Мин сиңа ачу тотмам, чөнки Мин мәрхәмәтле, мәңге ачуланып тормам.
[13] Бары тик гаебеңне генә таны: Син, үзеңнең Раббы Аллаңа каршы баш күтәреп, киң ябалдашлы һәр агач астында чит илаһларны иркәләдең, Мин әйткәннәрне исә ишетергә теләмәдең. Бу – Раббы сүзе.
[14] Миннән йөз чөергән балаларым, кире кайтыгыз, – дип белдерә Раббы, – чөнки Мин сезнең Хуҗагыз. Һәр шәһәрегездән – берәр, һәр кабиләгездән икешәр кеше алып, Мин сезне Сионга кайтарырмын,
[15] Үз йөрәгемә якын көтүчеләр бирермен – алар сезнең өстән зирәклек вә акыл белән җитәкчелек итәрләр».
[16] Килер шундый вакыт: сез җирдә бик нык ишәерсез, үрчерсез; ул заманнарда инде, – дип белдерә Раббы, – беркем дә Раббының Килешү сандыгы турында сүз алып бармаячак, аның турында беркем дә уйламаячак, беркем аны искә алмаячак, сагынмаячак, инде икенче бер сандык та эшләмәячәк.
[17] Ул чагында Иерусалимне Раббы тәхете дип атаячаклар; һәм барлык халыклар, Раббы исемен олылар өчен, Иерусалимгә җыелачак, алар инде үзләренең явыз вә үҗәт йөрәкләре кушканча эшләмәячәк.
[18] Ул көннәрдә Яһүдә вә Исраил халыклары бергә кушылачак һәм Мин сезнең ата-бабаларыгызга төньяк җиреннән биләмәгә биргән җиргә киләчәк.
[19] «Үзалдыма әйттем Мин: „Сине Үз балаларым исәбенә кертергә һәм гүзәл җирне, дөньядагы иң матур биләмәне сиңа бирергә шулкадәр теләгән идем. Син Миңа ‘Атам!’ дип дәшәрсең, Миннән йөз чөермәссең дип уйлаган идем.
[20] Ләкин хатыны үзенең иренә ничек хыянәт итсә, син дә Минем белән шулай кыландың, Исраил халкы! Бу – Раббы сүзе“.
[21] Шәрә калкулыкларда кычкырган тавышлар ишетелә – Исраил халкының елавы вә ялваруы бу. Ялгыш юлдан китеп, Раббыны – үзләренең Алласын оныткан алар.
[22] Кире кайтыгыз, Миннән йөз чөергән балалар: Мин сезне мөртәтлектән дәвалармын!» «Менә, без Сиңа киләбез, чөнки Син – Раббы, безнең Аллабыз!
[23] Хактыр: калкулыкларда – ялган, тауларда – халык гөжләве генә. Хактыр: Исраилнең котылуы Раббы Аллабызда!
[24] Яшь чагыбыздан бирле бу чирканыч илаһ ата-бабаларыбызның хезмәт җимешен, аларның сарык-кәҗәләрен вә терлеген, угыл вә кызларын ашый килгән.
[25] Оят вә хурлык баткагына баттык без, чөнки үзебез дә, ата-бабаларыбыз да яшь чагыбыздан алып бүгенге көнгә кадәр Раббы Аллабыз каршында гөнаһ кылдык һәм Раббы Аллабыз тавышына колак салмадык».