[1] Корылык турында Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште:
[2] «Яһүдә хәсрәт чигә, шәһәрләре хәлсезләнә, кайгыга баткан кешеләр җирдә утыра, Иерусалимдә үкереп елаган тавыш ишетелә.
[3] Түрәләр хезмәтчеләрен суга җибәрә, хезмәтчеләр сусаклагыч янына килә, ләкин анда су юк, буш савытларын күтәреп, алар кире әйләнеп кайта, чарасызлыктан аптырап, куллары белән башларын каплый.
[4] Яңгыр яумаганга, җир яргаланып беткән, шуңа күрә игенчеләр дә, аптырап, куллары белән башларын каплый.
[5] Кырда үлән калмаганга, боланнар хәтта яңа туган балаларын ташлап китә.
[6] Кыргый ишәкләр дә шәрә калкулыклар өстендә, чүл бүреләре сыман, әлсерәп һава йота, күзләре тонып калган, чөнки ашарга үлән юк».
[7] Җинаятьләребез безгә каршы сөйләсә дә, Үз исемең хакына безгә ярдәм ит, Раббы! Хактыр: без Синнән күп мәртәбәләр йөз чөердек, Сиңа каршы гөнаһ кылдык.
[8] Әй Исраилнең өмете, кайгылы вакытта Коткаручыбыз! Ни өчен Син хәзер бу җирдә чит кеше кебек, төн кунарга кергән юлчы кебек?
[9] Ни өчен Син хәзер сәерсенеп калган кеше, коткарырга көче җитмәгән сугышчы кебек? Син бит, Раббы, безнең арада! Син безне Үзеңнеке дип атадың – ташлама безне!
[10] Бу халык турында Раббы менә нәрсә ди: – Хактыр: аякларын тыя алмыйча, тегендә-монда сугылып йөрергә ярата алар. Шуңа күрә Мин бу халыктан риза түгел: кылган җинаятьләрен исемә төшереп, гөнаһлары өчен хәзер җәза бирәм!
[11] Аннары Раббы миңа болай диде: – Бу халыкка иминлек сорап дога кылма син!
[12] Ураза тотсалар да, Мин аларның елау-сыктауларын ишетмәм; тулаем яндыру һәм икмәк корбаннары китерсәләр дә кабул итмәм. Мин аларны кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте белән юк итәчәкмен!
[13] Шунда мин әйттем: – И Хуҗа-Раббы! Пәйгамбәрләр аларга: «Кылыч күрмәссез, ачлык кичермәссез, чөнки Раббы сезгә бу җирдә мәңгегә тынычлык бирә», – дип, һаман саен тукып торалар.
[14] Раббы, миңа җавап итеп: – Ул пәйгамбәрләр Минем исемнән ялган нәрсәләр сөйли, – диде. – Мин аларны җибәрмәдем, аларга бернинди боерык бирмәдем, берни сөйләмәдем. Алар сезгә ялган вәхиләр, буш күрәзәлекләр, уйдырма хәбәрләр җиткерәләр.
[15] Шул сәбәпле Раббы болай ди: «Минем исемнән пәйгамбәрлек кылсалар да, аларны Мин җибәрмәдем. Әнә шуның өчен „Бу илдә кылыч күрмәссез, ачлык кичермәссез“ дип әйтүче пәйгамбәрләр үзләре кылычтан вә ачлыктан һәлак булыр!
[16] Аларның пәйгамбәрлек сүзләрен тыңлаган кешеләр дә кылыч вә ачлыктан үләр, җәсәдләре Иерусалим урамнарында аунап ятар! Аларның үзләрен дә, хатыннарын да, угыл-кызларын да күмүче булмас – кылган явызлыклары үз башларына төшәр!»
[17] «Үз исемеңнән шушы хәбәрне җиткер аларга, Иремия: „Күзләрем яшь белән тулсын, көн-төн аксын бертуктамый күз яшем, чөнки минем бичара халкым – гыйффәтле кызым – авыр тетрәнүгә дучар булды, зур җәрәхәт алды.
[18] Кырга чыксам – кылычтан һәлак булганнар ята, шәһәргә керсәм – ачлыктан интеккәннәрне күрәм. Ә пәйгамбәрләр вә руханилар ил буйлап хезмәт күрсәтеп йөриләр, әмма нәрсә эшләгәннәрен үзләре дә аңламыйлар“».
[19] И Раббы, Яһүдәдән тәмам йөз чөердеңмени Син? Сион бөтенләй күңелеңне кайтардымыни? Нигә Син безгә төзәлмәслек җәрәхәт ясадың? Без тынычлык көттек, ләкин яхшылык килмәде, сихәтләнер көнне көттек, ләкин коточкыч хәлләргә дучар булдык.
[20] И Раббы, үзебез кылган явызлыкны, ата-бабаларыбыз кылган җинаятьне таныйбыз – Синең алда гөнаһлыбыз!
[21] Үзеңнең исемең хакына баш тартма бездән, данлы тәхетең торган урынны хур кылма, безнең белән төзегән Килешүне исеңә төшер, аны гамәлдән чыгарма!
[22] Чит халыкларның илаһлары яңгыр җибәрә аламы?! Үзеннән-үзе күктән яңгыр коя аламы?! Моны эшләүче Син түгелме, Раббы Аллабыз?! Без Сиңа гына өметләнеп торабыз – боларның һәммәсен Син генә булдыра аласың.