[1] Бабил патшасы Нәбухаднессар Иерусалимнән Яһүдә патшасы Яһоякыйм углы Яһояхинны, аның белән бергә Яһүдәнең түрәләрен, балта осталарын вә тимерчеләрен Бабилгә әсирлеккә алып киткәч, Раббыдан миңа вәхи иңде, һәм мин шуны күрдем: Раббы йорты алдында инҗир салынган ике кәрзин тора иде.
[2] Кәрзиннең берсендә иртә өлгергән яхшы инҗир, ә икенчесендә начар, бозык, ашарга яраксыз җимешләр иде.
[3] Шунда Раббы миннән: – Иремия, син нәрсә күрәсең? – дип сорады. – Инҗир җимеше күрәм. Яхшы дигәннәре – искиткеч шәп, начар дигәннәре – үтә бозык, шулкадәр начар ки, хәтта ашарга яраксыз, – дидем.
[4] Аннары Раббы миңа әйтте:
[5] – Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бу яхшы инҗирләрне Мин шушы җирдән килданиләр иленә Үзем сөреп җибәргән Яһүдә халкына охшатам.
[6] Аларга карашымны юнәлтеп, Мин игелек кылырмын: аларны бу җиргә кире кайтарырмын; шушында әйбәтләп урнаштырырмын – бөлгенлеккә дучар итмәм; шушы урында төпләндерермен – йолкып алмам.
[7] Мине белсен, Раббы дип танысын өчен, аларга акыллы йөрәк бирермен, һәм алар – Минем халкым, ә Мин аларның Алласы булырмын, чөнки алар ихлас күңелдән Миңа борылырлар.
[8] Ә инде Яһүдә патшасы Сәдыкыйяне, аның түрәләрен, Иерусалимнең исән калган һәм Мисырга качып киткән халкын Мин менә шушы бозык, ашарга яраксыз инҗир сыман итәрмен, – ди Раббы. –
[9] Җирдәге барлык патшалыклар өчен алар коточыргыч, җирәнгеч бер нәрсәгә әйләнерләр. Үзем куып җибәргән барлык урыннарда алар хурлыкка калырлар, афәт билгесе буларак телгә керерләр, адәм мыскылы вә каһәр иясе булырлар.
[10] Мин аларның үзләренә һәм ата-бабаларына биргән җирдән алар тәмам юкка чыкканчы, өсләренә кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте җибәреп торырмын».