[1] Яһүдә илендә Йошия углы Яһоякыйм патша хакимлек итә башлаган көннәрдә Раббыдан Иремиягә сүз килеп иреште.
[2] – Раббы болай ди: «Раббы йортының ишегалдына кереп бас та, сәҗдә кылыр өчен, бөтен Яһүдә шәһәрләреннән җыелган халыкка Мин әйтергә кушканнарның берсен-бер калдырмый җиткер!
[3] Бәлки, алар сүзләремә колак салыр, һәм һәркайсы үзенең яман юлыннан кире борылыр, шул чагында Мин аларның явыз эшләре өчен бирергә ниятләгән афәтне җибәрми калырмын.
[4] Раббы болай дип әйтә, диген аларга: „Әгәр дә сез Мине тыңламыйсыз, Мин биргән Канун буенча яшәргә теләмисез икән,
[5] бер-бер артлы сезгә җибәргән колларым – пәйгамбәрләрем сүзенә колак салмыйсыз икән (сез аларны һичкайчан тыңламадыгыз),
[6] Шилоһ шәһәренә нәрсә кылсам, бу йортка да шуны эшләрмен, калагызны исә җир йөзендәге барлык халыкларның каргышына дучар итәрмен“».
[7] Руханилар, пәйгамбәрләр вә бар халык Раббы йортында Иремия сөйләгән шушы сүзләрне ишетеп торды.
[8] Раббы иңдергән шушы сүзләрне Иремия кешеләргә сөйләп бетерүгә, руханилар, пәйгамбәрләр һәм бар халык аны эләктереп алды да: – Үтерегез аны, үтерегез! – дип кычкырырга тотынды. –
[9] Ни өчен син: «Бу йорт Шилоһ хәленә төшәр, шәһәр, вәйран булып, кешесез калыр», – дип, Раббы исеменнән пәйгамбәрлек итәсең? – диде алар, Иремияне Раббы йортында уратып алып.
[10] Шул турыда ишеткән Яһүдә түрәләре, патша сараеннан Раббы йортына юнәлеп, Раббы йортының Яңа капкасы янына үз урыннарына килеп утырдылар.
[11] Шуннан соң руханилар вә пәйгамбәрләр түрәләргә һәм барлык халыкка: – Бу кеше үлемгә хөкем ителергә тиеш, чөнки ул, үзегез ишетеп торганча, шәһәребезгә каршы пәйгамбәрлек итте, – диделәр.
[12] Шунда Иремия барлык түрәләргә вә халыкка болай диде: – Шушы йортка вә шушы шәһәргә каршы сез ишеткән пәйгамбәрлек сүзләрен әйтергә мине Раббы җибәрде.
[13] Йөргән юлларыгыздан кайтып, яман эшләрегездән баш тартсагыз һәм Раббы Аллагыз әйткәннәргә колак салсагыз, Раббы да ниятеннән кире кайтыр, сезгә игълан иткән һәлакәтне булдырмый калыр.
[14] Инде миңа килгәндә, менә, мин сезнең кулдамын – үзегез дөрес вә гадел дип тапканча эшләгез;
[15] ләкин шуны белегез: әгәр мине үтерәсез икән, бер гаепсез адәмнең канын түккән өчен, сез үзегез дә, шушы шәһәр һәм аның халкы да җавап бирәчәк. Хак дөрестер: әлеге сүзләрне сезгә җиткерер өчен, мине Раббы Үзе җибәрде.
[16] Шуннан түрәләр һәм бар халык руханиларга вә пәйгамбәрләргә: – Бу кеше үлемгә хөкем ителергә тиеш түгел, чөнки ул безгә Раббы Аллабыз исеменнән сөйләде! – диде.
[17] Ил өлкәннәреннән кайберәүләр, урыннарыннан торып, халык җыенына шуны җиткерде:
[18] – Яһүдә патшасы Хизәкыйя заманында пәйгамбәрлек иткән морешетлы Михә дә Яһүдә халкына болай дип әйткән иде: «Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: „Сионны басу кебек сөрәчәкләр, Иерусалим хәрабәләр өеменә әйләнәчәк, һәм Аллаһы йорты урнашкан тау урман белән капланачак“».
[19] Шушы сүзләре өчен Яһүдә патшасы Хизәкыйя һәм бөтен Яһүдә халкы аны үтергәнме соң?! Киресенчә, патша, Раббыдан куркып, Аңардан мәрхәмәт сораган; һәм Раббы, ниятеннән кире кайтып, аларга игълан иткән һәлакәтне булдырмый калган. Ә без үз-үзебезгә зур явызлык кылабыз!
[20] Ул заманда Раббы исеменнән пәйгамбәрлек кылучы тагын берәү – кыръят-ягаримле Шәмәгыйя углы Урия исемле кеше бар иде. Ул да шушы шәһәргә һәм шушы җиргә каршы нәкъ Иремия сөйләгәнчә пәйгамбәрлек итте.
[21] Яһоякыйм патша, аның барлык гаскәриләре вә түрәләре, Уриянең сүзләрен ишетеп, аны үтерергә уйлады. Әмма Урия бу турыда белде дә, куркып, Мисырга качып китте.
[22] Шуннан соң Яһоякыйм патша аның артыннан Мисырга үз кешеләре белән Ахбор углы Элнатанны җибәрде.
[23] Алар, Урияне Мисырдан алып кайтып, аны Яһоякыйм патша хозурына китерделәр. Патша аны кылыч белән чабып үтертте дә мәетен гади халык күмелә торган урынга ташларга кушты.
[24] Ләкин Шафан углы Ахикам Иремияне яклап чыкты – аның җанын кыярга теләгән халык кулына тапшырырга ирек бирмәде.