[1] Яһүдә җирендә Йошия углы Яһоякыйм хакимлек иткән заманда, Иремиягә Раббыдан мондый сүз булды:
[2] – Рехаб нәселе белән барып сөйләш тә аларны, Раббы йортындагы бүлмәләрнең берсенә алып килеп, шәраб белән сыйла.
[3] Шуннан мин, Хабасиниядән туган Иремия углы Яһазанияне һәм аның барча ир кардәшләрен вә угылларын – бөтен Рехаб нәселен ияртеп,
[4] аларны Раббы йортына, Игдәлия углы Ханан пәйгамбәрнең угыллары бүлмәсенә алып килдем. Ул бүлмә түрәләр бүлмәсе янында, ишек сакчысы Шаллум углы Магасея бүлмәсе өстендә иде.
[5] Рехабиләр алдына шәраб салынган савытлар вә касәләр куеп, аларга: – Шәрабтан авыз итегез, – дидем.
[6] Ләкин алар: – Без шәраб эчмибез, чөнки атабыз, Рехаб углы Йонадаб, безгә: «Үзегез дә шәраб эчмәгез, балаларыгыз да беркайчан эчмәсен!
[7] Йортлар салмагыз, орлык чәчмәгез, йөзем бакчалары утыртмагыз – сездә булмасын алар! Күчмә тормыш алып барган шушы җирдә озын-озак вакытлар яшисегез килсә, гомер буе чатырларда көн күрегез», – дип васыять әйтеп калдырган.
[8] Атабыз, Рехаб углы Йонадаб, васыять иткәннең без барысын да үтибез: беркайчан шәраб эчмибез, хатыннарыбыз, угыл-кызларыбыз да эчми.
[9] Яшәр өчен йортлар салмадык, безнең йөзем бакчаларыбыз да, басу-кырларыбыз да, чәчүлекләребез дә юк;
[10] без чатырларда яшибез һәм һәр нәрсәне атабыз Йонадаб васыять иткәнчә эшлибез, аның кушканнарын үтибез.
[11] Бу җирләргә Бабил патшасы Нәбухаднессар һөҗүм иткәч исә, без: «Әйдәгез, килданиләр һәм арамиләр гаскәреннән Иерусалимгә качыйк!» – дидек. Шулай итеп, без хәзер Иерусалимдә яшибез.
[12] Шулчак Раббыдан Иремиягә мондый сүз килеп иреште:
[13] – Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бар, Яһүдә халкына һәм Иерусалимдә яшәүчеләргә әйт: „Сез шулай Минем үгет-нәсыйхәтләремә колак салмассыз, сүзләремне тыңламассыз микәнни?!
[14] Әнә, Рехаб углы Йонадабның шәраб эчмәскә дигән сүзләре үтәлде: аның угыллары хәзер дә эчмиләр, чөнки аталарының васыятен үтиләр. Мин исә сезгә кат-кат әйтә килсәм дә, сез Мине тыңламадыгыз.
[15] Сезнең янга бер-бер артлы Үземнең колларымны – пәйгамбәрләрне җибәреп: ‘Һәркайсыгыз үзенең яман юлыннан кире кайтсын! Яшәү рәвешен үзгәртеп, чит илаһларга иярмәсен, аларга табынмасын; шул чагында Мин ата-бабаларыгызга һәм сезгә биргән җирдә гомер итәрсез’, – дидем, ләкин сез Мин әйткәннәргә колак салмадыгыз, Мине тыңламадыгыз.
[16] Рехаб углы Йонадаб нәселе аталарының васыятен үти, ә бу халык Мине тыңламый!
[17] Шуңа күрә Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, Исраил Алласы: ‘Яһүдәгә вә Иерусалимнең бар халкына алдан әйткән бөтен бәла-казаларны җибәрәм, чөнки Мин аларга әйтә килдем, әмма алар тыңламадылар, чакырдым – җавап бирмәделәр’, – дип әйтә“».
[18] Ә рехабиләргә Иремия әйтте: – Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Атагыз Йонадаб васыятен үтәгәнгә һәм аның кушканнарын җиренә җиткереп башкарганга, бар нәрсәне ул әйткәнчә эшләгәнгә күрә,
[19] Рехаб углы Йонадаб нәселеннән һәрчак кемдер Миңа хезмәт күрсәтәчәк», – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы.