Skip to content
Opens in a new window

[1] Шул ук елның бишенче аенда, Яһүдә патшасы Сәдыкыйя хакимлегенең дүртенче елында, гибгонлы Аззур углы Ханания пәйгамбәр миңа Раббы йортында руханилар вә барлык халык алдында шушы сүзләрне әйтте:

[2] – Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бабил патшасының камытын сындырам!

[3] Ике ел да үтмәс, Бабил патшасы Нәбухаднессар Раббы йортыннан Бабилгә алып киткән барлык әйберләрне Мин кире шушы урынга кайтарам.

[4] Шулай ук Яһүдә патшасы Яһоякыйм углы Яһояхинны һәм әсир итеп Бабилгә куылган барлык Яһүдә сөргенчеләрен шушы урынга кайтарам, – дип белдерә Раббы, – чөнки Бабил патшасының камытын сындырам».

[5] Иремия пәйгамбәр Раббы йортындагы руханилар һәм бөтен халык алдында Ханания пәйгамбәргә болай дип җавап бирде:

[6] – Амин! Раббы шулай кылсын! Син пәйгамбәрлек иткәннәрне Ул гамәлгә ашыра күрсен – Раббы йорты савытларын һәм барлык сөргенчеләрне Бабилдән кире монда кайтарсын.

[7] Тик сиңа һәм биредәге кешеләргә әйтәсе сүзләремне тыңла:

[8] миннән һәм синнән элегрәк килгән пәйгамбәрләр борын заманнардан бирле байтак илләрне вә бөек патшалыкларны сугышлар, афәтләр һәм үләт зәхмәтләре турында алдан кисәтә торан булганнар.

[9] Әмма иминлек-тынычлык киләсен алдан хәбәр иткән пәйгамбәрнең әйткәннәре тормышка ашканнан соң гына, аны Раббы җибәргән чын пәйгамбәр дип таныганнар.

[10] Шунда Ханания пәйгамбәр, Иремия пәйгамбәр муеныннан камытны салдырып алып, аны сындырып ташлады да

[11] җыелган халыкка мөрәҗәгать итте: – Раббы болай ди: «Ике ел да үтмәс, Бабил патшасы Нәбухаднессар бар халыклар муенына кидергән камытны Мин әнә шулай сындырып ташлармын!» Бу сүзләрдән соң Иремия пәйгамбәр үз юлы белән китеп барды.

[12] Иремия муенындагы камытны Ханания пәйгамбәр сындырып ташлаганнан соң, Иремиягә Раббы сүзе килеп иреште:

[13] – Бар, Хананиягә, Раббы болай дип әйтә, диген: «Син агач камытны сындырдың, ләкин аның урынына син тимер камыт ясарсың!

[14] Чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Бабил патшасы Нәбухаднессарга хезмәт итсеннәр өчен, Мин шушы халыкларның муенына тимер камыт кидерермен, һәм алар Нәбухаднессарга хезмәт итәр. Мин хәтта кыргый җанварларны да аңа буйсындырырмын“».

[15] Иремия пәйгамбәр шуннан соң Ханания пәйгамбәргә болай диде: – Тыңла әле, Ханания! Раббы җибәрмәгән сине, ә син, ялган сөйләп, бу халыкны өметләндердең.

[16] Шуңа күрә Раббы болай ди: «Менә, Мин сине җир йөзеннән юк кыламын – халыкны Раббыга каршы котырткан өчен, син шушы елда үләчәксең».

[17] Шул ук елның җиденче аенда Ханания пәйгамбәр вафат булды.

Иремия пәйгамбәр — Chapters