[1] Раббы йортында назыйр вазифасын башкаручы Иммер углы рухани Пашхур, Иремиянең әлеге пәйгамбәрлек сүзләрен ишетеп,
[2] аны суктырды да Раббы йортының Югары Беньямин капкасы янына агач богауга утыртырга боерды.
[3] Икенче көнне Пашхур Иремияне богаудан чыгаргач, Иремия аңа: – Раббы сиңа «Пашхур» урынына «Магор-Миссабиб» дигән исем куша, – диде. –
[4] Чөнки Раббы әйтә: «Мин синең һәм барлык дус-ишләреңнең котын алачакмын – алар синең күз алдыңда дошманнары кылычыннан егылып үләчәк. Мин бөтен Яһүдә халкын Бабил патшасы кулына тапшырачакмын, берәүләрен ул әсирлеккә куып алып китәчәк, икенчеләрен кылычтан уздырачак.
[5] Бу шәһәрнең бөтен байлыгын вә мал-мөлкәтен, барлык кыйммәтле әйберләрен, Яһүдә патшаларының хәзинәләрен дошманнары кулына тапшырачакмын – алар, шәһәрне тәмам талап бетереп, бар нәрсәне Бабилгә алып китәчәкләр.
[6] Син, Пашхур, үзең дә, синең йортыңда яшәүчеләр дә Бабилгә әсир китәчәксез. Син шунда җан биреп, синең үзеңне дә, ялган пәйгамбәрлек сүзләреңне тыңлаган дусларыңны да шунда күмәчәкләр».
[7] Син мине хәйләләп инандырдың, Раббым, ә мин алдандым. Син миннән көчлерәк, һәм Син мине җиңдең. Көнозын көләләр миннән хәзер, һәркайсы мине мәсхәрә итә.
[8] Авызымны ачып сөйли башлауга, көчләү, җимерү турында кычкырырга тиешмен. Раббы сүзе һәрчак мине кимсетүгә, миннән көлүгә сәбәп була.
[9] «Бүтән Аны телгә алмыйм, Аның исеменнән сөйләмим!» – дип уйласам, Аның сүзе йөрәгемдә ут сыман дөрли, сөякләремне яндыра башлый! Ул сүзне мин эчемдә тыеп торырга тырышам, ләкин булдыра алмыйм.
[10] Бик күпләрнең яман телләнүен ишетәм мин: «Һәр тарафтан дәһшәт яный! Әләкләгез аның өстеннән, әләкләгез!» – диләр. Хәтта якын дусларым да сагалап йөри мине, абынганымны көтеп тора: «Бәлки, эләгер. Шунда аны тотып алырбыз, үчебезне кайтарырбыз!» – диләр.
[11] Ләкин Раббы, пәһлевандай сугышчы сыман, һаман янәшәмдә; шуңа күрә эзәрлекләүчеләр абыныр, мине җиңә алмас. Маташулары барып чыкмагач, алар мәсхәрәгә калыр, һәм бу хурлыклары мәңге онытылмас.
[12] И Күкләр Хуҗасы Раббы, Син тәкъва кешене сыныйсың, аның акылын, күңелен үтәли күрәсең. Синең алардан үч алуыңны күрсәм иде, чөнки үз дәгъвамны Сиңа тапшырдым.
[13] Раббыга дан җырлагыз, Аңа мактаулар яудырыгыз! Чөнки мескен-бичараның җанын явызлардан коткара Ул.
[14] Дөньяга килгән көнемә ләгънәт-каргыш яусын! Әнкәм мине тапкан көн фатихаланмасын!
[15] «Синең ир балаң туды!» дигән хәбәр алып килеп, атамны чиксез сөендергән кешегә ләгънәт-каргыш яусын!
[16] Раббы һич кызганмый җимергән шәһәрләр кебек булсын ул кеше: иртән – илереп елаган, көн уртасында исә сугышка чакырган авазлар ишетсен!
[17] Әнкәм карыны мәңге йөкле калырлык, миңа табут булырлык итеп, мине корсакта чакта ук үтермәгән өчен төшсен иде бу афәтләр шул хәбәрче башына!
[18] Кайгы-хәсрәт кичерер, гомеремне хурлык эчендә тәмамлар өчен генә, әнкәм карыныннан тудыммы мин?