Skip to content
Opens in a new window

[1] Йа Раббым, әгәр мин Синең белән бәхәскә керсәм, Син һәрвакыт хаклы булып калачаксың; шулай да мин Синең белән гадел хөкем турында сөйләшәчәкмен: ни өчен яман кешеләрнең юлы уңа, хыянәтчеләр нилектән әйбәт яши?

[2] Син аларны утырттың, һәм алар тамыр җибәрделәр, үсеп киттеләр, инде җимеш бирәләр. Исемеңне алар телләреннән төшермиләр, ләкин күңелләре Синнән ифрат ерактыр.

[3] Ә мине Син, Раббы, беләсең, күреп торасың, йөрәгемнең Сиңа нинди мөнәсәбәттә булуын сыныйсың. Инде ул яманнарны, сарыклар кебек, суемга куып алып кит, чалыр көн өчен аерып куй.

[4] Кайчангача җир кайгырып, кырларда үлән кибеп ятар? Шул җирдә яшәүче кешеләрнең явызлыгы аркасында хайваннар вә кошлар һәлак була, чөнки бу адәмнәр: «Безнең юлларны Ул күрми», – диләр.

[5] Әгәр син җәяүлеләр белән ярышып йөгергәндә хәлдән таясың икән, атлар белән ничек ярышырсың?! Әгәр тынычлык хөкем сөргән илдә дә абынып егыласың икән, Үрдүн елгасы агачлыкларын ничек үтәрсең?!

[6] Хәтта туганнарың вә гаиләң дә синең белән хыянәтчеләр сыман кыланалар, артыңнан кычкырып калалар. Сиңа яхшы сүз әйтсәләр дә ышанма син аларга.

[7] «Мин Үз ил-йортымны калдырып киттем, Үз биләмәм Исраилне ташлап киттем, – ди Раббы. – Сөекле халкымны дошманнары кулына тапшырдым.

[8] Үз халкым Минем өчен урмандагы арыслан кебек булды – Миңа каршы тавышын күтәрде; шуның өчен Мин аны күрәлмый башладым.

[9] Минем җирем сыртлан өне сыман булып китте, аның өстендә ерткыч кошлар бөтерелә. Халкымны ашарга дип, барча кыргый җанварлар бире җыелсын!

[10] Көтүчеләр өере, йөзем бакчаларымны харап итеп, биләмәмне таптап бетерде, гүзәл җиремне буш чүлгә әйләндерде.

[11] Аны чүлгә әйләндерде алар – ташландык ул җир Минем алда елап ята; бар җир бушап калган, ләкин моңа бер кешенең дә эче пошмый.

[12] Чүлдәге шәрә калкулыклар буйлап баскынчылар килә; Раббы кылычы илнең бер читеннән икенче читенә кадәр бар нәрсәне кырып бара, һичбер җан иясенә тынычлык юк.

[13] Минем халкым, бодай чәчеп, чәнечкеле үлән җыеп алды, интегүе файдасызга булды. Раббының көчле ярсуы аркасында сез хурлыкка төштегез – уңышыгыздан мәхрүм булдыгыз!»

[14] Раббы болай ди: – Үземнең Исраил халкыма Мин биләмәгә җир биргән идем, ләкин явыз күршеләре шуңа кул сузалар. Мин аларны илләреннән куып чыгарырмын, араларыннан Яһүдә халкын йолкып алырмын.

[15] Йолкып алганнан соң, Мин аларны янә кичерермен, һәммәсен үз иленә, үз биләмәсенә кайтарырмын.

[16] Әгәр шул чит халыклар Минем халкым юлыннан йөрсәләр, кайчандыр халкымны Багал белән ант итәргә өйрәткәнчә, «Раббы Үзе шаһиттыр!» дип, Минем исемем белән ант итсәләр, Минем халкым арасында урнашып калырлар.

[17] Инде Мине тыңламасалар, йолкып алып юк итәрмен. Бу – Раббы сүзе.

Иремия пәйгамбәр — Chapters