[1] Раббы болай ди: «Иерусалим урамнары буйлап узыгыз, тикшерегез, мәйданнарын күзәтегез: гаделлек саклаучы, тугры берәр кеше табарсызмы икән?! Тапсагыз, Иерусалимне Мин кичерер идем.
[2] Шәһәр халкы: „Раббы Үзе шаһиттыр!“ – дип әйтсә дә, ант итүе ялган аның».
[3] Йа Раббы! Күзләрең тугрылыкка төбәлмәгәнмени Синең?! Син бу халыкны кыйнадың, ә алар аны сизмәде дә, Син аларны аздан гына юкка чыгармадың, ә алар сабак алмады, таштан да катырак булып үҗәтләнә барды, Сиңа кайтырга теләмәде.
[4] Мин: «Болар – ярлы, надан кешеләр, Раббы юлын, үз Алласының канунын белмиләр, – дип уйладым. –
[5] Затлы түрәләр янына барыйм әле, алар белән сөйләшим, чөнки алар Раббы юлын, үз Алласының канунын беләдер», – дидем. Ләкин алар да камытларын сындырганнар, бауларын өзгәннәр икән.
[6] Шуның өчен, урманнан арыслан чыгып, аларны үтерәчәк, чүл бүресе ботарлаячак. Шәһәрләре янында аларны каплан сагалап торачак – каладан чыккан һәркемне өзгәләп ыргытачак, чөнки халыкның җинаятьләре зурдыр, Раббыга кылган хыянәтләре хисапсыздыр.
[7] «Ничек итеп ярлыкыйм ди Мин сине, Исраил?! Балаларың, Мине ташлап, ялган илаһлар белән ант итә. Мин аларның тамагын туйдырдым, ә алар уйнашлык иттеләр, өерләре белән фахишәләр йортына йөрделәр.
[8] Симертелгән, нәфесле тайлар болар: һәрберсе икенче берәүнең хатынына карап кешни.
[9] Моның өчен җәзасыз калдырыйммы аларны?! – дип белдерә Раббы. – Шушындый халыктан үч алмыйммы?!
[10] Барыгыз, аларның йөзем бакчаларын туздырып ташлагыз, ләкин бөтенләй юк итмәгез; йөзем куакларының ботакларын кисеп ыргытыгыз, чөнки алар инде Минеке түгел.
[11] Исраил вә Яһүдә халкы Миңа хыянәт итте. Бу – Раббы сүзе».
[12] Алар Раббы турында ялган сөйләделәр: «Ул берни дә эшләмәячәк, һәм безнең өскә бәла килмәячәк, без кылыч та, ачлык та күрмәячәкбез.
[13] Пәйгамбәрләр – фәкать җил генә, аларда Раббы сүзе юк; әйткәннәре үз башына төшсен!» – диделәр.
[14] Шуңа күрә Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, болай ди: «Кешеләр шундый сүзләр сөйләгән өчен, Мин Үз сүзләремне синең авызыңда, Иремия, утка әйләндерәм, ә бу халыкны утын итәм, һәм шул ут аларны яндырып бетерәчәк.
[15] Менә, Исраил, Мин сиңа ерактан бер халык китерәм, – дип белдерә Раббы, – куәтле, борынгы халык ул. Телләрен белмәгәнгә, син аларны аңламассың.
[16] Аның садагы – ачык кабер сыман; һәрбер сугышчысы гаярь-батырдыр.
[17] Алар синең уңышыңны вә ризыгыңны, сарык-кәҗәләреңне вә терлегеңне, йөзем вә инҗир җимешләреңне ашаячак, угыл-кызларыңны үтерәчәк, ныгытылган, өмет баглап торган шәһәрләреңне кылычы белән җимерәчәк».
[18] Ләкин ул көннәрдә дә Мин сине ахырга кадәр кырып бетермәячәкмен, – дип белдерә Раббы. –
[19] Әгәр кешеләр: «Раббы Аллабыз безгә боларның һәммәсен нәрсә өчен эшләде икән?» – дип сораса, син, Иремия: «Сез, Аны ташлап, үз җирегездә чит илаһларга хезмәт иткәнлектән, ят җирләрдә чит кешеләргә хезмәт итәрсез!» – дип җавап бир.
[20] Моны Ягъкуб нәселенә игълан итегез, Яһүдә халкына җиткерегез:
[21] «Әй аңгыра вә акылсыз, күзе була торып күрмәгән, колагы була торып ишетмәгән халык, тыңла!
[22] Миннән куркырга, Минем алда дер калтырап торырга тиеш түгелме сез?! – дип белдерә Раббы. – Комны Мин диңгез мәңге үтеп чыга алмаслык чик итеп куйдым: дулкыннар никадәр генә ургылып бәрелсә дә, ярны җимерергә көчләре җитми, үкерсә-сикерсә дә, яр сызыгын үтеп чыга алмый.
[23] Ләкин бу халыкның йөрәге үҗәт, фетнәчел; алар Миннән йөз чөереп китеп бардылар;
[24] күңелләреннән: „Раббы Аллабыздан куркып, Аны хөрмәтлик! Язын-көзен Ул безгә үз вакытында яңгырын яудыра, игенне урып-җыяр өчен, һәр елны вакыт бирә“, – дип әйтмәделәр.
[25] Кылган җинаятьләрегез сезне шушы нәрсәләрдән мәхрүм итте, гөнаһларыгыз шушы игелекләрдән аерды.
[26] Хактыр: Минем халкым арасында яман кешеләр бар: алар, кош аулаучылар сыман, тозак куялар һәм посып ятып кешеләрне аулыйлар.
[27] Кошлар белән тулган читлек кебек, аларның йортлары мәкер белән тулган; шул мәкерләре аркасында алар баеп киттеләр, югары күтәрелделәр,
[28] тәмам симерделәр – симезлектән битләре майланып тора. Явызлык кылуда алар барлык чикләрне узып киттеләр, мәхкәмәдә ятимнәрнең эшләрен гаделлек белән, алар файдасына карамыйлар, ярлылар хокукын якламыйлар.
[29] Шушыларның барысы өчен җәзасыз калдырыйммы аларны?! – дип белдерә Раббы. – Мондый халыктан үч алмыйммы?!
[30] Бу илдә коточкыч вә шаккатмалы хәлләр кылына:
[31] пәйгамбәрләр ялган хәбәр сөйли, руханилар алар сүзе буенча хакимлек итә, ә Минем халкым моңа каршы килми. Шушыларның бөтенесенә чик куелгач, ниләр кылырлар икән?