[1] Раббы болай ди: «Менә, Мин Бабилгә, Ләб-Камайда яшәүчеләргә каршы Үземнең җимерүче җилемне кузгатам.
[2] Бабилгә чит кавемнәрне җибәрәм: алар, бодай җилгәргәндәй, Бабилне җилгә туздырырлар, җирен таларлар, бәла килгән көнне һәр тарафтан аңа һөҗүм итәрләр.
[3] Бабил укчыларына җәясен киерергә ирек бирмәгез, көбә күлмәкләрен кияргә юл куймагыз! Бабилнең яшь егетләрен кызганмагыз, бөтен гаскәрен тулысынча юк итегез!
[4] Килданиләр җире мәетләр белән тулсын, кылычтан төзәлмәс яра алганнар Бабил урамнарында ятып калсын.
[5] Чөнки Исраил вә Яһүдәне үз Алласы, Күкләр Хуҗасы Раббы, ялгыз калдырмады, гәрчә Исраилнең изге Заты алдында җирләре гөнаһка баткан булса да.
[6] Бабил кылган җинаятьләр аркасында һәлак булмас өчен качыгыз аннан, гомерегезне саклап калыгыз, чөнки Раббының үч алыр вакыты җитте; һәм Ул аңа тиешле әҗерен кайтарыр!
[7] Бабил – Раббы кулындагы алтын касә иде, бөтен дөньяны исертте ул; аның шәрабын эчеп, халыклар акылларын җуйдылар.
[8] Кинәт кенә егылып, Бабил ватылды – кызганып елагыз аны! Җәрәхәтләренә бәлзәм алып килегез, бәлки, әле терелер ул».
[9] «Без Бабилне дәвалап карадык, ләкин ул терелмәде, – диде халыклар. – Калдырыгыз аны, һәркайсыбыз үз җиренә китсен, чөнки Бабилгә чыгарган хөкем күкләргә җитте, болытларга кадәр күтәрелде».
[10] «Раббы безне аклады: әйдәгез, Сионга барып, Раббы Аллабызның бөек эшләре турында хәбәр итик!»
[11] Укларыгызны очлагыз, садакларыгызны тутырыгыз! Раббы, Үз йорты өчен үч алырга, Бабилне юк итәргә ниятләп, Мадай патшаларын Бабилгә каршы кузгатты.
[12] Бабил диварлары каршында байрак күтәрегез, сакчылар санын арттырыгыз, күзәтчеләр куегыз, һөҗүм итәргә әзер торыгыз! Раббы Үз ниятен гамәлгә ашырыр – Бабил халкы турында әйткәннәрен үтәми калмас.
[13] Әй син, зур сулар янында яшәүче, бай хәзинәгә ия булган шәһәр! Соңгы сәгатең сукты, гомер җебең өзелде синең.
[14] Күкләр Хуҗасы Раббы Үз Затыннан ант итеп әйтте: «Хактыр: сине саранча чирүе сыман дошман гаскәре басып алыр, аларның галибанә авазлары синдә яңгырап торыр!»
[15] Раббы Үзенең кодрәте белән җирне бар итте, зирәклеге белән галәмне ныгытты, гакылы белән күкләрне түшәде.
[16] Ул аваз салуга, күкләр киңлегендә сулар шаулый башлый. Җирнең читләреннән болытлар алып килә Ул, яшенле яңгырларын яудыра, Үзенең саклагычларыннан җилләр истерә.
[17] Аның алдында һәр кеше ахмак вә надан; көмешче, пот-сыннар коеп, үзен хур гына итә, чөнки ул ясаган әйберләр – ялган, һәм аларның җаны-тыны юк.
[18] Бернигә яраксыз, адашудан килеп чыккан бу нәрсәләр җәза көнендә юкка чыгачак.
[19] Ләкин Ягъкуб нәселенең Өлеше, Аллаһы, андый түгел: Ул – һәммә нәрсәне бар кылган Зат, һәм Исраил халкы – Аның биләмәсе; Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы!
[20] «Син, Бабил, – Минем чүкечем, сугыш коралым; синең ярдәмеңдә Мин халыкларны кырам, патшалыкларны бөлдерәм,
[21] атларны вә җайдакларын җиңәм, арбаларны вә йөкчеләрен тар-мар китерәм,
[22] ирләрне вә хатыннарны, картларны вә яшьләрне, егетләрне вә кызларны юк итәм,
[23] көтүчене һәм аның көтүен, игенчене һәм аның үгезләрен, өлкә башлыкларын вә идарәчеләрен үтерәм Мин.
[24] Ләкин Бабилгә, килданиләр җирендә яшәүче бар халыкка Сионда кылган явызлыклары өчен Мин сезнең күз алдында тиешле җәзасын бирермен. Бу – Раббы сүзе.
[25] Әй Бабил, син, таудай булып, бөтен дөньяны һәлак итәсең, шуның өчен Мин сиңа каршы күтәрелермен, – дип белдерә Раббы, – сиңа таба кулымны сузып, кыя башларыннан түбән таба тәгәрәтермен, янып күмерләнгән тау итәрмен сине.
[26] Өйнең дивар почмаклары өчен дә, нигезе өчен дә синнән таш алмаслар, син мәңгегә буш җир булып калырсың. Бу – Раббы сүзе».
[27] Ил өстендә байрак күтәрегез, халыкларга быргы кычкыртыгыз! Халыкларны Бабилгә каршы орышка әзерләгез, аңа каршы Арарат, Минни вә Ашкеназ патшалыкларын чакырыгыз, гаскәрбашы билгеләгез, саранча чирүедәй исәпсез-хисапсыз атларыгызны юнәлтегез!
[28] Бабилгә каршы халыкларны, Мадай патшаларын, өлкә башлыкларын, идарәчеләрен һәм аларга буйсынган бар илләрне сугышка әзерләгез!
[29] Җир тетри, калтырана, чөнки Раббының Бабилгә каршы ниятләгәне гамәлгә ашты – кеше яшәми торган чүлгә әйләнде ул.
[30] Бабил гаскәриләре, сугышудан туктап, кальгаларында утыра – көчләре бетте, куркак хатыннар кебек булды алар; Бабил биналары – ут-ялкын эчендә, капка бикләре – җимерек.
[31] «Шәһәребезне басып алдылар, кичүләрне кулга төшерделәр, ныгытмалар – ялкын эчендә, сугышчылар – куркуда!» дигән хәбәрне Бабил патшасына җиткерер өчен, чапкын арты – чапкын, йомышчы арты йомышчы йөгерә.
[33] Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Бабил-кыз ындыр табагындагы ашлыкка тиңдер: тиздән урак өсте җитәр, һәм аны сугарлар».
[34] «Бабил патшасы Нәбухаднессар кимерде безне, ашап бетерде, буп-буш чүлмәккә әйләндерде; аждаһадай йотты, карынын татлы нигъмәтләребез белән тутырды, аннары безне чыгарып ташлады.
[35] Без кичергән җәбер-золымны Бабил үзе дә кичерсен! – дияр Сион кешеләре. – Безнең кан – килданиләр өстендә!» – дияр Иерусалим халкы.
[36] Шулай итеп, Раббы болай ди: «Менә, Мин сезне яклармын, сезнең өчен үч алырмын, Бабилнең елгасын киптерермен, су чыганакларын корытырмын!
[37] Бабил – хәрабәләр өеменә, чүл бүреләре сыена торган урынга әйләнер, коточыргыч бер нәрсәгә әверелер, адәм мыскылына калыр, һәм анда һичкем яшәмәс.
[38] Килданиләр арысланнар кебек үкерер, арыслан балаларыдай ырылдар.
[39] Алар тәмам кызып җиткәч, мәҗлес оештырырмын һәм, туйганчы күңел ачсыннар да мәңгелек йокыларыннан уянмасыннар дип, исергәнче эчертермен, – дип белдерә Раббы. –
[40] Мин аларны бәрән, сарык вә кәҗә тәкәсе сыман суярга алып китәрмен!
[41] Шешах җиңелде, бөтен дөньяның горурлыгы булган Бабил яуланды! Халыкларның котын ала торган дәһшәтле урынга әйләнде ул!
[42] Диңгез сулары Бабилне басты, шаулы дулкыннар аны каплап китте.
[43] Шәһәрләре коточкыч нәрсәгә – как җиргә, чүлгә, һичкем яшәми торган, кеше үтеп йөрми торган урынга әйләнде.
[44] Бабил илаһы Бәлне җәзага тартырмын, йотканын авызыннан кире чыгарырмын. Халыклар инде аның янына агылмас, Бабилнең диварлары авып төшәр.
[45] Халкым Минем, чык аннан! Раббының ачу-ярсуыннан җаныңны коткар!
[46] Батырлыгыгызны җуймагыз, җирдә таралган имеш-мимештән курыкмагыз! Бер елда бер хәбәр килер, икенче елда икенчесе килер: „Илдә – көчләү, бер идарәче икенче идарәчегә каршы күтәрелә!“»
[47] «Менә, Бабил потларына җәза бирер көннәрем җитә; бөтен Бабил җире хур булачак, бар җирдә мәетләр ятачак.
[48] Күк, җир һәм анда булган бар нәрсә тантана итәчәк, чөнки Бабил өстенә төньяктан җимерүчеләр килә, – дип белдерә Раббы. –
[49] Бабил җир йөзендә байтак кешенең җанын кыйды; исраилиләрне һәлак иткән кебек, ул үзе дә үләргә тиеш!
[50] Кылычтан котылып калганнар, тизрәк качып китегез, тоткарланмагыз! Ерак илдә Раббыны исегездән чыгармагыз, Иерусалим йөрәгегездә булсын.
[51] Сез: „Хур булдык без, мәсхәрәле сүзләр ишеттек, йөзебезне кызыллык каплады, чөнки чит-ятлар Раббының Изге йортына аяк басты“, – дисез.
[52] Менә, шундый көннәр җитәр, – ди Раббы, – Бабил потларын Мин җәзага тартырмын, бар җирдә яралылар ыңгырашып ятар.
[53] Бабил хәтта күкләргә менеп китсә һәм югарыда үзенең кальгасын ныгытса да, Мин аңа каршы җимерүчеләр җибәрермен», – дип белдерә Раббы.
[54] Бабилдән – үкереп елаган тавышлар, килданиләр җиреннән көчле җимерелү авазлары ишетелә,
[55] Раббының Бабилне җимерүе бу; андагы тәкәббер авазларга чик куяр Ул. Бабил дошманнары ташкын сулар кебек шаулый, гөрелтесе яңгырап тора!
[56] Бабилгә җимерүче килә, Бабил сугышчылары әсир төшәр, җәяләре сынар, чөнки Раббы – җавапка тартучы Аллаһы, әҗерен Ул тулысынча бирер!
[57] «Бабилнең түрәләрен вә акыл ияләрен, өлкә башлыкларын, идарәчеләрен вә сугышчыларын Мин исергәнче эчертермен, һәм алар мәңгелек йокыга талыр – уянмас!» – дип белдерә Патша, исеме Күкләр Хуҗасы Раббы булган Зат.
[58] Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Бабилнең калын диварларын нигезенә кадәр җимерерләр, биек капкаларын яндырырлар; шулай итеп, халыкларның тырышуы заяга китәр, кавемнәрнең хезмәтләре утка азык булыр!»
[59] Яһүдә патшасы Сәдыкыйя хакимлегенең дүртенче елында Сәдыкыйя белән бергә Бабилгә китәргә тиеш булган Махсея углы Нериядән туган Сераяһка – сәфәр кылучы патшага кунар урын табарга тиешле хезмәтчеләрнең башлыгына – Иремия пәйгамбәр әйткән сүзләр түбәндәгечә.
[60] Бабилгә киләсе барлык афәтләр турында – Бабил хакындагы барлык шушы сүзләрне – Иремия төргәкле китапка язган иде.
[61] Иремия Сераяһка болай диде: – Бабилгә килеп җиткәч, кара аны, шушы сүзләрнең барын да кычкырып укы!
[62] Аннары әйт: «И Раббы! Бу җир хакында Син: „Аны юк итәм, анда бер генә кеше дә, җәнлек тә яшәмәячәк, ул мәңгелек чүл булачак!“ – дидең».
[63] Бу төргәкне укып бетергәч, аңа таш бәйлә дә Фырат елгасына ыргыт
[64] һәм Раббы сүзен җиткер: «Бабил дә әнә шулай батачак һәм Мин җибәргән бәладән соң аягына баса алмаячак, тәмам хәлдән таячак!» Шушы урында Иремиянең сүзләре тәмамлана.