Skip to content
Opens in a new window

[1] Әй Беньямин кешеләре, Иерусалимнән качыгыз! Тыкуа шәһәрендә быргы кычкыртыгыз! Бәйт-Һаккеремда учак ягып кисәтегез! – Төньяктан әнә афәт вә зур һәлакәт яный!

[2] Нәфис, гүзәл Сион-кызны Мин бөлгенлеккә төшерәм!

[3] Дошман көтүчеләре, үзләренең көтүләре белән аның янына килеп, әйләнә-тирәсендә чатырларын корыр, һәркем үз өлешенә тигән җирдә көтү көтәр.

[4] „Сионга каршы сугышка әзерләнегез; торыгыз, көн уртасында һөҗүм итәбез!“ – „Юк шул, көн инде кичкә авышып бара, кичке күләгәләр төшә башлады“. –

[5] „Әйдәгез, торыгыз, төнлә һөҗүм итик, шәһәрдәге ныгытмаларны җимерик!“ – ди алар бер-берсенә».

[6] Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Иерусалимгә һөҗүм итәр өчен, агач кисегез, шәһәр тирәли туфрак өемнәре күтәрегез! Бу шәһәрне җәза көтә, чөнки ул җәбер-золым белән тулган.

[7] Чишмәдән су бәреп чыккан кебек, аңардан явызлык бөркелә – анда көчләү вә талау хөкем сөрә; Минем күз алдымда бары тик авыру-газаплар вә җәрәхәтләр генә.

[8] Акылыңа кил, Иерусалим! Юкса Мин синнән йөз чөерермен, сине чүлгә әйләндерермен, кеше яшәми торган җир итәрмен».

[9] Күкләр Хуҗасы Раббы миңа болай диде: «Исраилнең исән калган кешеләре ботаклардагы соңгы йөзем җимеше кебек җыеп алыныр: син, Иремия, йөзем җыючы кабат тикшергән кебек, кулың белән ботакларны тикшереп чык!»

[10] «Кемгә сөйлим?! Кемне кисәтим?! Сүзләремә кем колак салыр?! – Аларның колаклары томаланган, ишетмиләр; Раббы сүзен алар мәсхәрә дип кабул итә, хуш күрми.

[11] Шуңа күрә эчемдә Раббыныкына тиң ярсу кайный, аны башкача тыеп тора алмыйм». Раббы болай ди: «Шул ачу-ярсуымны урамдагы балалар, җыелып торган яшь егетләр өстенә түк! Ир белән хатын да, соңгы көннәрен яшәүче карт та аңардан качып котылмас.

[12] Аларның йортлары, шулай ук басу-кырлары вә хатыннары бүтәннәргә күчәчәк, чөнки Мин Үземнең кулымны бу илдә яшәүче кешеләргә каршы күтәрәм, – дип белдерә Раббы. –

[13] Аларның һәммәсе, кечесеннән алып олысына кадәр, баю ягын гына карый, пәйгамбәрдән алып руханига кадәр барысы да ялган гамәл кыла.

[14] Халкымның җәрәхәтен алар өстән-өстән генә дәвалыйлар, „Иминлек, иминлек!“ – дип сөйләнәләр, ә иминлек юк.

[15] Кабахәтлек эшләгәч, ояламы соң алар?! – Юк, оялмый да, кызармый да! Шуның өчен алар егылганнар арасына егылачак, Мин җәза биреп, алар һәлак булачак!» – ди Раббы.

[16] Раббы болай ди: «Мин: „Юллар кисешкән урында туктап, тирә-якка күз салыгыз, борынгы юл турында сорагыз, дөрес юлның кайда икәнен белегез дә шуның буйлап барыгыз – һәм җаныгызга тынычлык табарсыз!“ – дидем. Ләкин сез: „Бармыйбыз!“ – дидегез.

[17] Мин: „Быргы тавышына колак салыгыз!“ – дип, сезгә сакчылар куйдым, ләкин сез: „Колак салмыйбыз!“ – дидегез.

[18] Шулай булгач, әй кавемнәр, тыңлагыз, халкым ни хәлгә төшәсен белеп торыгыз!

[19] Әй җир, тыңла! Бу халык өстенә Мин һәлакәт җибәрәм! – Яман ниятләренең җимеше бу. Алар әйткәннәремне тыңламады һәм Канунымнан баш тартты.

[20] Шеба җиреннән килгән хуш исле сумала-майлар вә ерак илдән кайтарткан хуш исле камыш нәрсәгә Миңа?! Сезнең тулаем яндыру корбаннарыгыз кирәкми – сез китергән корбаннар күңелемә ятмый Минем».

[21] Шулай итеп, Раббы болай ди: «Бу халык алдында Мин зур каршылыклар корам, аталар – балалары белән, күрше – дусты белән шул каршылыкларга абынып егылачак һәм һәлак булачак!»

[22] Раббы болай ди: «Менә, төньяк иленнән бер халык килә, җир читеннән бөек кавем күтәрелеп чыга.

[23] Кулларында – җәя белән сөңге; алар рәхимсез вә миһербансыз, диңгез кебек шаулашалар, атларга атланып чабалар; сиңа һөҗүм итәр өчен, Сион-кыз, гаскәриләр сафларга тезелеп бастылар».

[24] Иерусалим халкы: «Алар турындагы бу хәбәрне ишетеп, кулларыбыз хәлсезләнеп асылынып төште; без сызланабыз – бала тудыручы хатын кебек газапланабыз.

[25] Кырга чыкмагыз, юлларда йөрмәгез, чөнки һәр тарафтан дошман кылычы һәм дәһшәт яный!» – дип әйтә.

[26] Әй бичара халкым! Тупас тукымага төренеп, көлдә ауна, бердәнбер углың үлгәндәй кайгыр, ачыргаланып ела, чөнки җан кыючы дошман безнең өскә көтмәгәндә килер!

[27] «Мин сине, Иремия, – тимер эретүче, ә халкымны мәгъдән иттем: син аны сынарга, тоткан юлын бәяләргә тиешсең.

[28] Алар бөтенесе киребеткән вә тыңлаусызлар, ялган-гайбәт таратучылар; бәгырьләре бакыр йә тимердәй каты аларның, һәм барысы да азгындыр.

[29] Тимерче күреге әнә һава өрдерә, учак ялкынында кургаш инде эреп бетте, әмма юшкын аерылып чыкмады – эретүче юкка гына тырышты.

[30] Аларны „читкә тибәрелгән көмеш“ дип йөртерләр, чөнки Раббы алардан баш тартты».

Иремия пәйгамбәр — Chapters