[1] Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
[2] – Бар, Иерусалимгә ишеттер. Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин синең яшь чактагы тугрылыгыңны, кәләш чагыңдагы мәхәббәтеңне, Минем артымнан ияреп, чүлгә, берни үсми торган кысыр җиргә барган чагыңны искә төшерәм.
[3] Исраил – Раббы Үзе өчен сайлаган халык, уңышның беренче җимеше кебек иде; аңа зыян китергән һәркем хөкем ителде – бәла-казага тарыды. Бу – Раббы сүзе».
[4] Әй Ягъкуб йорты, Исраил халкының барлык кабиләләре, Раббы сүзен ишетегез!
[5] Раббы болай ди: «Аталарыгыз Миннән йөз чөерергә сәбәп булырлык нинди гаделсезлек тапты Миндә? Алар бернигә ярамаган потларга иярделәр, шуның белән үзләре дә бернигә яраксыз затларга әверелделәр.
[6] Ата-бабаларыгыз: „Безне Мисыр җиреннән алып чыгып, чүл-сахрадан, чокыр-чакырлы, кибеп корыган, караңгы, беркем йөрмәгән һәм яшәмәгән җирдән алып барган Раббы кайда?“ – дип сорамадылар.
[7] Мин бит сезне, җимешләре белән туклансын, байлыгыннан файдалансын дип, уңдырышлы җиргә алып килдем. Ә сез, Минем җиремә кереп, аны нәҗесләдегез – биләмәмне чирканыч бер урынга әверелдердегез.
[8] Руханиларыгыз: „Раббы кайда?“ – дип сорамады, сезнең Канун белгечләре Мине белмәде, хөкемдарларыгыз Миңа каршы баш күтәрде, пәйгамбәрләрегез Багал исеменнән сөйләде, ярдәм күрсәтә алмаган потларга иярде.
[9] Шуның өчен Мин әле сезгә, хәтта угылларыгызның угылларына да дәгъва белдерәчәкмен! – ди Раббы. –
[10] Киттиләр яшәгән утрауга барып карагыз, Кыдарга кешеләр җибәрегез һәм барын да әйбәтләп тикшерегез: сездәге кебек хәл булдымы икән кайчан да бер –
[11] нинди дә булса бер халык үзенең илаһын, гәрчә ул чын булмаса да, башкага алыштырдымы икән?! Ә Минем халкым үзенең данын – үз Алласын – ярдәм күрсәтә алмаган нәрсәгә алыштырды!
[12] И күкләр, таң калыгыз моңа, коточарлык бу хәлдән тетрәнегез! – дип белдерә Раббы. –
[13] Минем халкым ике яман эш эшләде: Мине – терек су чыганагын ташлады һәм су җыярга үзенә таш кыяда чокырлар ясады, ләкин алар ярылып, анда су тормас булды.
[14] Исраил колмыни?! Кол булып туганмыни ул?! Ни өчен соң ауладылар аны?
[15] Исраилгә карап, дошманнары арысландай үкерә, яман тавыш белән ырылдый. Алар аның җирен чүлгә әйләндерде – Исраил шәһәрләре яндырылды, яшәргә кешеләре дә калмады.
[16] Боларга өстәп, Мемфис белән Тахпанхес кешеләре синең башыңны ярачак, әй Исраил!
[17] Сине җитәкләп барган Раббы Аллаңны ташлап, үз башыңа үзең бәла алдың түгелме?!
[18] Әйт әле: Нил суын эчәр өчен, Мисырга юл тотудан сиңа нинди файда? Фырат елгасыннан су эчәр өчен, Ашшурга юл тотудан сиңа нинди файда?
[19] Үз явызлыгың сиңа үзе җәза бирәчәк, Миннән йөз чөерүең сине үзе гаепләячәк. Раббы Аллаңны ташлап китүнең, Миннән курыкмауның ни дәрәҗәдә яман вә ачы эш икәнлеген белеп тор! Бу – Хаким, Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе.
[20] Син инде күптән камытыңны сындырдың, сине бәйләгән бауларны өздең, „Сиңа хезмәт итмәячәкмен!“ – дидең. Һәр биек калкулыкта, киң ябалдашлы һәр агач астында фахишәлек иттең – башка илаһларга табындың.
[21] Мин сине иң саф орлык – иң затлы йөзем куагы итеп утырткан идем. Ничек соң син Миңа чит булган кыргый йөзем куагына әйләндең?
[22] Шуңа күрә, селте белән юынсаң да, сабынны күп итеп куллансаң да, гаебеңнең табы һаман күз алдымда Минем, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
[23] Син: „Мин пакьмен, Багалга иярмәдем!“ – дип, ничек әйтә аласың?! Үзәнлектә кылган гамәлләреңә кара, үзеңнең нәрсәләр эшләгәнеңне исеңә төшер. Юлларыңда уйнаклап, сикергәләп йөргән ана дөяне хәтерләтәсең син.
[24] Дәрте ташудан җилне иснәүче, чүл киңлегендә үскән кыргый ишәкне дә хәтерләтәсең – андый ишәкне кем тыя алыр?! Бер генә ата ишәккә дә, аны эзләп, көчен әрәм итәсе юк: җенси теләге ташып торганда, кыргый ана ишәкне табу бик җиңел.
[25] Аякларың хәлсезләнмәсен, тамагың сусаудан корып кипмәсен дисәң, саклан син! Ләкин син: „Юкка өметләнмә, мин чит илаһларны яратам һәм алар артыннан барачакмын“, – дидең.
[26] Исраилнең халкы, патшалары, түрәләре, руханилары, пәйгамбәрләре, тотылган карак кебек, оятка калдылар.
[27] Агачка алар: „Син – минем атам“, – дип, ташка: „Мине син тудырдың“, – дип әйтәләр. Алар бит Миңа йөзләре белән түгел – аркалары белән борылдылар; әмма бәлагә тарыганда: „Килеп коткар безне!“ – диләр.
[28] Үзең ясаган илаһларың кайда соң синең?! Бәла килгәндә коткарсыннар сине, булдыра алсалар! Синдә бит, әй Яһүдә, һәр шәһәрнең үз илаһы бар.
[29] Нигә сез Минем белән дәгъвалашасыз? Сез барыгыз да Миңа каршы баш күтәрдегез! – дип белдерә Раббы. –
[30] Юкка гына Мин сезгә, әй халкым, җәза бирдем – акылыгызга килмәдегез сез. Кылычыгыз, ерткыч арыслан сыман, пәйгамбәрләрегезне үтерде.
[31] И-и бүгенге буын, Раббы сүзенә колак сал: әллә Мин Исраил өчен чүл яисә караңгылык иле идемме?! Нигә соң Минем халкым: „Без үзебезгә үзебез хуҗа, без инде Сиңа кайтмаячакбыз!“ – дип әйтә?
[32] Кыз кеше үзенең бизәнү әйберләрен, кәләш үзенең туй тасмаларын онытырмы?! Ә Минем халкым күптән инде Мине онытты!
[33] Сөяркәләр табуда нинди оста син! Иң бозык хатын да синнән өйрәнә алыр иде.
[34] Синең итәкләреңә бер гаепсез ярлы кешеләр каны ябышкан; әйтерсең, син аларны угрылык өстендә тоткансың. Шуңа да карамастан син:
[35] „Минем гаебем юк! Инде миңа ачу тотмый Ул“, – дисең. „Гөнаһ кылмадым“ дигәнең өчен, Мин сине хөкем итәчәкмен!
[36] Юлларыңны нигә шулай җиңел генә алыштырасың син? Ашшур сине хурлыкка калдырган кебек, Мисыр да сине хур итәчәк.
[37] Син Мисырдан да башыңны тотып китәчәксең, чөнки син өмет баглаганнардан Раббы баш тартты – алардан бернинди ярдәм булмаячак сиңа».