[1] Раббы миңа әйтте: – Бар, киндер билбау сатып ал да билеңә бу, ләкин суга чылатма, – диде.
[2] Мин, Раббы кушканча, билбау сатып алдым һәм аны билемә буып куйдым.
[3] Аннары миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:
[4] – Сатып алып билеңә буган билбавыңны ал да юлга чык, Перат елгасы буена бар һәм аны кыядагы ярыкка яшереп куй.
[5] Мин, Раббы кушканча Перат янына барып, аны яшереп куйдым.
[6] Байтак көннәр узганнан соң, Раббы миңа: – Перат буена бар да Мин сиңа яшереп куярга кушкан билбауны кире ал, – диде.
[7] Мин, Перат буена барып, күмеп куйган урыннан билбавымны казып алдым; билбау черегән, бернигә яраксыз булып калган иде.
[8] Шунда миңа Раббы сүзе килеп иреште.
[9] – Раббы болай ди: «Яһүдәнең тәкәбберлеген, Иерусалимнең чамасыз горурлыгын Мин менә шулай юкка чыгарырмын!
[10] Әйткәннәремне тыңлаудан баш тарткан бу явыз халык үзенең үҗәт йөрәге кушканча яши, хезмәт итәр һәм сәҗдә кылыр өчен, чит илаһларга иярә. Алар шушы черек билбау кебек бернигә яраксыз булып калырлар.
[11] Билбау кешенең биленә ничек якын булса, Мин дә бөтен Исраил вә Яһүдә халкын Үземә шулай якынайткан идем. Алар Минем халкым булыр, исемемә мактау вә дан-шөһрәт китерер, дип өметләнгән идем, ләкин алар сүзләремә колак салмадылар».
[12] Син, Иремия, аларга шушы сүзләрне җиткер: «Раббы, Исраил Алласы, болай ди: „Һәр шәраб савытын шәраб белән тутырырга кирәк“. Алар сиңа әйтерләр: „Без һәрбер шәраб савытын шәраб белән тутырырга кирәклеген белмибезме әллә?!“ – диярләр.
[13] Ә син аларга, Раббы болай дип җавап бирә, диген: „Шушы җирдә яшәүче бар кешене – Давыт тәхетендә утыручы патшаларны, шулай ук руханиларны вә пәйгамбәрләрне, Иерусалимнең бар халкын исергәнче шәраб белән тутырырмын.
[14] Мин аларны бер-берсе белән, хәтта аталары белән угылларын бәрелешергә мәҗбүр итәрмен, – дип белдерә Раббы, – беркемне кызганмам һәм аямам, рәхимсез рәвештә юк итүдән тайчанмам“».
[15] Тыңлагыз һәм күңелегезгә сеңдерегез, тәкәббер булмагыз! Чөнки моны Раббы әйтте.
[16] Раббы җир йөзенә караңгылык иңдергәнче, эңгер-меңгердә аякларыгыз тауларда абынганчы, Раббы Аллагызны данлагыз! Сез яктылык көтәрсез, ә Ул аны тоташ күләгәгә, дөм караңгыга әйләндерер.
[17] Әгәр әйткәннәргә колак салмасагыз, минем күңелем яшертен генә сыктар, тәкәбберлегегез аркасында күземнән елга булып яшьләрем агар, чөнки Раббы көтүе әсирлеккә алына.
[18] «Патша белән патшаның анасына син, Иремия, болай диген: „Тәхеттән түбәнрәк төшеп утырыгыз, чөнки даныгызның таҗы башыгыздан төшеп китте“».
[19] Нәгеб шәһәрләре чолгап алынган, аларга үтеп керердәй кеше юк. Яһүдәнең бар халкы әсир ителгән, бөтенләе белән сөрген киткән.
[20] Күзләреңне күтәреп, төньяктан килүчеләргә кара әле, Иерусалим: сиңа тапшырылган көтү, шәп-шәп сарыкларың кайда соң?
[21] Син остазлык кылган аркадашларыңны Раббы синең өстән хакимлек итәргә билгеләсә, ни әйтерсең? Бала табучы хатын кебек газапланмассыңмы икән?!
[22] Син үзеңнән: «Нигә болар башыма төште икән?» – дип сорасаң, җавап мондый булыр: «Бихисап күп гөнаһларың өчен итәгең күтәрелгән синең, үзең хур булгансың».
[23] «Хәбәши – тәненең төсен, юлбарыс үзенең тапларын үзгәртә аламы?! Явызлык кылырга өйрәнгәнгә, сез дә шулай игелек кыла алмыйсыз.
[24] Чүлдән искән җил кибәкне туздыргандай, Мин сезне төрле якка сибәрмен.
[25] Сиңа чыккан жирәбә, Мин бүлеп биргән өлеш әнә шулдыр, Иерусалим, – дип белдерә Раббы, – чөнки син Мине оныттың, ялганга ышандың.
[26] Әнә шуның өчен итәгеңне йөзеңә каплармын – хур итәрмен Мин сине.
[27] Мин синең уйнашлык итүеңне, дәртләнеп кешнәвеңне, кырларда, калкулыкларда оятсызланып фәхешлек кылуыңны күреп тордым. Кайгы сиңа, Иерусалим! Син пакьләнгәнче, күпме гомерләр үтәр икән әле?»