Skip to content
Opens in a new window

[1] Җансакчылар башлыгы Нәбузарадан, Бабилгә сөргенгә китеп баручы Иерусалим һәм Яһүдә әсирләре арасыннан богауланган Иремияне табып алып, аны Рамаһ шәһәрендә азат итте. Иремиягә Раббы сүзе әнә шуннан соң килеп ирешкән иде.

[2] Җансакчылар башлыгы, Иремияне чакырып алып, болай диде: – Раббы, синең Аллаң, бу урынга һәлакәт китерергә вәгъдә иткән иде, – диде. –

[3] Инде менә әйткәнен Ул гамәлгә ашырды – сезнең өскә афәт җибәрде, чөнки сез Раббы алдында гөнаһ эш кылдыгыз, сүзләренә колак салмадыгыз.

[4] Ләкин мин бүген кулыңдагы богауларны чишәм. Әгәр минем белән Бабилгә барасың килсә – бар, мин синең турыда кайгыртырмын; ә инде минем белән Бабилгә барасың килми икән – биредә кал. Менә, бөтен җир синең алдыңда; үзең кирәк дип тапкан, барасың килгән урынга бар.

[5] Иремия әле китәргә дә өлгермәде, Нәбузарадан аңа: – Бабил патшасы Яһүдә шәһәрләренә башлык итеп куйган Шафаннан туган Ахикам углы Гедалия янына кайт та шунда халык арасында яшә яисә үзең теләгән урынга бар, – диде. Аннары җансакчылар башлыгы, азык-төлек вә бүләкләр биреп, аны чыгарып җибәрде.

[6] Иремия шуннан, Ахикам углы Гедалия янына Миспа шәһәренә китеп, илдә калган халык арасында яшәде.

[7] Үз кешеләре белән чүлдә качып яткан барлык гаскәрбашлары, Ахикам углы Гедалиянең Бабил патшасы тарафыннан идарәче итеп, ягъни Бабилгә сөрелмәгән ярлы-ябага ирләр, хатыннар, балалар өстеннән башлык итеп билгеләнүен ишеткәннән соң,

[8] аның янына Миспага килделәр. Болар – Нетания углы Исмәгыйль, Кареах угыллары Йоханан һәм Йонатан, Танхумет углы Сераяһ, нетофалы Эфайның угыллары, мәгакәһиләр кавеменнән бер адәмнең углы Язания һәм аларның сугышчылары иде.

[9] Шафаннан туган Ахикам углы Гедалия аларга һәм аларның сугышчыларына, ант итеп: – Килданиләргә хезмәт итүдән курыкмагыз, үз илегездә калып, Бабил патшасына хезмәт итегез, шул чагында барысы да яхшы булыр.

[10] Безнең илгә килүче килданиләр алдында сезнең вәкилегез булыр өчен, мин Миспада калам. Сез исә җәйге җимешләрне җыеп алыгыз, шәраб, зәйтүн мае әзерләп, савытларыгызга тутырып куегыз һәм үзегез урнашкан шәһәрләрдә яшәгез, – диде.

[11] Мәаб, Аммон, Эдом җирендә һәм башка илләрдә көн күрүче яһүдиләр, Бабил патшасы Яһүдәдә яшәүчеләрнең бер өлешен үз җирләрендә калдырганны һәм алар өстеннән Шафаннан туган Ахикам углы Гедалияне билгеләгәнне ишеткәннән соң,

[12] үзләре качып киткән җирләрдән Яһүдә иленә – Гедалия янына Миспага әйләнеп кайттылар; алар күп итеп шәраб әзерләделәр, җәйге җимешләр җыйдылар.

[13] Беркөн Кареах углы Йоханан һәм әлегәчә чүлдә яшеренеп яткан гаскәрбашлары, Гедалия янына Миспага килеп,

[14] аңардан: – Аммониләр патшасы Багалис, сине үтерер өчен, Нетания углы Исмәгыйльне җибәргәнне белмисеңмени? – дип сорадылар. Ләкин Ахикам углы Гедалия аларга ышанмады.

[15] Шунда, Миспада, Кареах углы Йоханан Гедалиягә яшертен генә: – Рөхсәт итсәң, мин Нетания углы Исмәгыйльне барып үтерер идем, моны беркем дә белмәс; нигә әле аңа сине үтерергә юл куярга?! Югыйсә синең янга җыелган яһүдиләр таралып бетәр һәм Яһүдәдә калган халык һәлак булыр, – диде.

[16] Ләкин Ахикам углы Гедалия аңа: – Алай эшләмә, синең Исмәгыйль хакында әйткәннәрең дөрес түгел, – диде.

Иремия пәйгамбәр — Chapters